Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Безне иң эссе җәй көтә?! PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 23, 2010 04:54

Америка галимнәре бөтен Төньяк ярымшар , шул исәптән Европада да быелгы җәйне бөтен метеокүзәтүләр тарихында иң эссесе булыр дип фаразлыйлар. Бу аномаль эсселекне алар Тын океан җылы агымнарының үзгәрүе белән аңлаталар.

“Соңгы 12 айда Җир атмосферасының уртача тәүлеклек температурасы соңгы 130 елда иң югарысы булган. Ә гыйнвар-апрель 2010 аралыгында ул гомумән абсолют рекордлы күрсәткечләргә якынлашкан. Математик модельләр шуны күрсәтә: соңгы айларда температура тагын да үсәчәк һәм Төньяк киңлектә яшәүчеләргә метеокүзәтүләр тарихында беренче тапкыр иң эссе җәй кичерергә туры киләчәк”, -ди профессор Джеймс Хансен.

Аллага тапшырдык инде!!!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Май 23, 2010 04:57
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.