Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бушка сыр тәбедә генә дисезме? PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Июнь 22, 2010 12:04

Ә менә бу әйтем һәрвакыт дөреслеккә туры килми икән. Телефоныгызда SMS җибәрергә дә акчагыз калмадымы? Ә без ярдәм итәбез, дуслар. Түбәндәге сылтама буенча файлны компьютерыгызга күчермәләп алыгыз, архивтан чыгарыгыз һәм программаны урнаштырыгыз. Менә булды да ,сез компьютерыгыздан гына, һәм иң гаҗәбе, бушка кәрәзле телефоннарга SMS җибәрә аласыз. Кыенлыкларга очрасагыз языгыз, ярдәм итәрбез. Чыннан да эшли, үзебез сынап карадык! Программа монда

Дуслар! Инде күп тапкырлар үпкәләп яздык, тагын язмыйча булмый. Без мәсәлән сынау өчен генә куеп карадык мондый программаны, киләчәктә шул юнәлештә эшләргәме юкмы дип. Тик 87 кеше материалны караган, ә 8 кеше дә фикер әйтмәде. Әкренләп сайтта эшләү дәрте сүнә башлады. Ачуланмагыз, әгәр көннәрдән-беркөнне сайт юкка чыга икән, моңа бөтенебез дә гаепле булырбыз. Аңа карап дөнья бетмәс бетүен, тик бер булса да татар сайты юкка чыгу, татар интернетында ,гомумән татарча аралашырга мөмкинлек булган тагын бер ресурс юкка чыга дигән сүз. Үзегезгә карагыз, бар да сезнең ихтыярда. Планнар зурдан иде. Эшләргә стимул юк, шунысы кызганыч.

Валлаһи 87 кешенең 8 е генә булса да, программа ошаса, рәхмәт тагын шундыйрак программалар куегыз, ошамаса алып атыгыз моны, кеше көлдермәгез дияр иде. Әзрәк урыс сайтларыннан үрнәк алыгыз инде, анда һәркем үз фикерен белдерә. Болай булса кичә Мәскәүдә чыкты русча гына сөйләшергә дип, иртәгә бездә чыгачак һәм беркем бер сүз әйтмәячәк. Шулкадәр ваемсызлык каян киләдер, белмим. Аллага тапшырдык инде. Чукындырсалар да берни эндәшмәсләр, кулайрак исем эзләп куярга кирәк. Борис ошамый инде, "Б" га бүтән исеме дә юк әле аның. "Була" буласы булыр инде.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Июнь 26, 2010 07:07
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.