Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кулларыгыз җиңел булсын! PDF Бастыру E-mail
җомга, Июль 16, 2010 12:23

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгегә беренче эш килде дә. Саба районы Мичән урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Сабирҗанов Илмирның бик матур иҗат җимеше белән таныша тора аласыз. Бу эшендә аңа ярдәм күрсәткән информатика укытучысы Сабирҗанова Финә Мәгрүф кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Афәрин!!! Безнең конкурска битараф калмавыгыз өчен тагын бер кат рәхмәтебезне белдереп, Сезнең җылы кулдан яңадан-яңа эшләр көтеп калабыз. Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары һәм кулланучылары!!! Шушындый матур эшне йөкләгәндә кысып, сыйфатын начарлатмаска тырыштык, ә бу инде озак йөкләнүгә китерә. Ролик озаграк ачылса, ачуланмагыз. Урыс әйтмешли: "Красота требует жертв" бит. Ә Илмирның эше белән танышу өчен конкурска махсус эшләнгән сайтыбызның уң як өске почмагындагы ачылып, селкенеп торучы бит почмагына тычкан белән чиртегез. Кисәтеп куябыз, бию көе уйнап җибәргәч, кисәк торып бии башлап аягыгызны җәрәхәтләмәгез тагын!!!Laughing

Хөрмәтле конкурста катнашырга теләүчеләр!!! Сезгә бер үтенечебез бар иде. Зинһар презентациядә кулланган аудио һәм видеофайлларыгызны презентациягә куйганчы ук исемен латин хәрефләрендә саклагыз. Мәсәлән, "Чияләр.mp3" түгел, ә "Chialar.mp3" дип. Чөнки презентацияне сайтта урнаштырганда татарча исемле файллар зур кыенлыклар тудыра. Чит районнардан катнашучылар игътибарына!!! Бүләкләр аларга да, әлбәттә булачак, тик безгә кунакка килергә туры киләчәк. Әгәр чыннан да чит районнар катнашса, аларга аерым призлар билгеләнәчәк һәм 1 сентябрь көнне килә алмавыгыз исәпкә алынып, бүләкләүне 2 сентябрьгә үзгәртү мөмкинлеге булачак.

Әйдәгез, дуслар! Активрак булыйк! Кыйммәтле призлар түземсезләнеп җиңүчеләрне көтә.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июль 16, 2010 08:53
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.