Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сәфәрдә булдык әле!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Июль 23, 2010 06:13

Сәфәр чыксам ерак юлга

Әйләнеп карыйм артка.

Китсәм ерак, яна йөрәк

Күңел гел Туган якта!!!

Юк ла инде, әллә ни уйламагыз тагын. Бөтенләйгә китмәдек ич сөекле Мишәбашыбыздан, ә башкалабыз-Казанга сәяхәткә генә барып кайттык. Казанга ел да барабыз бит без, традицияләрне бозып булмас дидек, быел да. Эссе дип тормадык, җыендык та киттек. Яхшы цирк программасын тамаша кылып кайттык. Ә цирк башланганчы шәһәр белән танышып йөрдек. Бераз фотоларыбыз бар-барын , тик барысын да күрсәтә алмыйбыз. Серлеләре дә бар, анысын әйтмәскә сүз бирдек. Сез дә сорап тилмертмәгез, барыбер әйтмибез, дуслар, үпкәләмәгез, яме?Әйдәгез, берничә фотоны карап үтик. Кайдан икәнен белгәнсездер инде. Сайтыбызның сул блогындагы "Фотогалереяләр җыелмасы"нда. Табарга җиңел булсын өчен без аларны шул ук исемдә китерергә тырышырбыз.

Серле фотоларны күрәсегез килсә сайт идарәчесенә мөрәҗәгать итегез.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Июль 25, 2010 05:24
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.