Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мәктәп формасы PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Июль 24, 2010 12:07

Бердәм мәктәп формасы.

 Быел республика мәктәпләренә бердәм мәктәп формасы кертеләчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров хәбәр итте. Алдагы елларда Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман районнарының барлык мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертелгән иде. Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай муниципаль районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең кайбер мәктәпләрендә попечительләр советлары һәм ата-аналар комитетлары карарлары нигезендә бердәм стандарт нигезендә киенә башлаганнар. “Муниципаль берәмлекләрдә бердәм стандарт кертүнең зарурлыгын аңлыйлар. Мәктәптә бердәм форма булу социаль аспектка да бәйләнгән. Бу балалар арасындагы материаль тигезсезлекне каплар өчен эшләнә. Әлеге фикерне педагогик коллективлар да хуплый”, - диде Айрат Зиннуров. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Күптән кирәк иде инде бу. Алайса байлар котыра дип, хәлләре чамалырак кешеләрнең балалары да әти-әнисеннән яхшы кием даулый. Мескен ата-ана нишләсен ди. Әҗәткә бата-бата кием алырга тотына баласына. Ә үзенең гардеробын карасаң, бөтен гаредеробы бәясе баласына алынган бер матур күлмәк бәясенә тормыйдыр. Бу гамәлнең тагын бер яхшы ягы бар. Укытучылар да җиңел сулап куяр инде азрак. Алайса оят иде бит укучыңның өстендә 10-15 меңлек кием, ә синдә "Конфискат"тан алынган 800-1000 сумлык . Бер очтан хөкүмәтебезгә укытучыларга кием өчен компенсация дә түли башларга вакыттыр. Мәсәлән, теге газета-журналларга язылырга бирелә торган 100 сум акчага өстәп тагын бер 50 сум Laughing. Ул акчаны алганда мин илебез өчен гомумән оялам. Я бетерсеннәр иде инде аны. Булды ни ул, 100 сум, булмады ни? Байлар әбәттә бер чынаяк чәйне дә 200 сумга алып эчә бит!!!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Июль 25, 2010 05:24
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Мәктәп формасыКунак 24.07.2010 15:30
Формага килгәндә, аны бетерергә кирәк тә түгел иде. Шундый бер чор булып алды: кайсысы укытучы, ә кайсысы укучы икәнлеген дә аеру кыенлашкан иде. Укучылар берсеннән-берсе уздыра-уздыра әти -әнисенә әллә нинди кемнәр алдыра башлаганнар иде. Укытучы хәтта мескен булып та калды. Башлангыч мәктәп укытучылары өчен, бәлки, мин язганнар сәер тоелыр, ләкин 11 еллык мәктәптә югары сыйныф укучыларын, чынлап та, укытучыдан аерырлык түгел иде. Аерылсалар да шул кыска итәк, кендек күренә торган кофталар белән генәдер. Менә ниһаять форманы тагы керттеләр. Безнең өчен бу - зур җиңү. Тәртипне бетерүе генә җиңел, ә яңадан кайтару бик авыр. Ни дисәгез дә, форма укучыны кысада тота, укучы икәнлеген онытырга ирек бирми. Үз читатында ул укуга да уңай йогынты ясый.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.