Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Яңача түләү яки һәрвакыттагыча "Хотели как лучше, получилось как всегда"мы? PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Июль 25, 2010 09:50

Хөрмәтле коллегалар. Быелның 1 сентябреннән укытучыларга яңача түләү системасы буенча хезмәт хакы исәпләү кертеләчәге турында барыгыз да хәбәрдардыр инде. Менә шуның буенча мәгълүмат эзләп интернет диңгезен колачлап карадык әле бераз. Һәм менә мондый баш астындагы мәкалә үзенә җәлеп итеп, уч төпләре кычытынып алды. Әлбәттә язмаларны укыгач, уч төбе дә "төзәлде", яңача түләүгә карата өметкә караганда шик тә күбәйде. Менә ул материал: "17400 - Россия буенча укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы". 

Хөрмәтле коллегалар! Кайсыгыз шуның кадәр хезмәт хакы ала, зинһар өчен корешогыгызны сканер аша үткәреп безгә җибәрегез әле. Ичмасам, сезнең белән горурланыр идек. Әле бит бу язма 2009 елның 4 сентябрендә урнаштырылган, димәк хәзер хезмәт хакларыбыз 20 меңнән дә артыктыр. Әллә әлеге статистиканы алып баручылар Россия ул -Мәскәү белән Санкт-Петербург дип кенә уйлыйлармы икән? Һәрхәлдә бу мәкаләдәге 200 дән артык фикерне җентекләп укып чыгыгыз, шуннан соң һәркем нәтиҗә ясый алыр дип уйлыйбыз, дуслар! Белмим, сез ничектер, ә мин...


Белмим, сез ничектер, ә мин шул акча юрганын башка ябам, аякка калмый, аякка ябам, баш ачык кала. Өйдә кечкенә генә ремонт ясау өчен дә җитмәде ике укытучының отпуск акчасы. Моннан тыш бер улым беренчегә, икенчесе 5 нчегә югары мәктәпкә бара. Берсенә форма 2200 сум. Шуннан чамалыйсыздыр инде. Кемнән әҗәт җыярбыз икән тагын? 9000 акчага бернишләп тә булмый шул. 17400 булса,( юк, юк була күрмәсен андый акча күреп я башка зәгыйфьлек килерLaughing) бәлки җитәр иде дә. Әле яңа уку елына кием үзебезгә дә кирәк бит. Ярар инде узган елгы чалбар , күлмәкне юып, үтүкләштергәләп куясы булыр, булмаса "Конфискат" та бер 100 сумлык чалбар белән күлмәк табылыр әле.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Июль 25, 2010 10:28
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #1 RE: Яңача түләү яки һәрвакыттагыча "Хотели как лучше, получилось как всегда"мы?Кунак 09.08.2010 19:59
Бик дөрес яздың. Безнең якларда конфискат әйберләре дә юк :-| Менә ничә ел инде безнең зарплатабызны күтәрмиләр. Пенсияләр артып бара, шуңа карап "коммерсантлар" бөтен товарларның бәяләрен арттырып кына торалар. Газ (Европага труба сузалар!), электр тогы (газ бәясе артты дип!), һ.б. артып бара. Хәзер кием турында уйлап та булмый шул. Әле безнең Министр да куркытым тора - имеш 15% укытучыларны куып чыгарам, яңа кешеләрне (яшьләрне, инженерларны, специалистларны ) эшкә алачакмын дип. Ноутбуклар тараталар, имеш. Аның урнына зарплата арттырсыннар иде, Мәскәүдәге шикелле. Штансыз укытучы, но кулында ноутбук!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.