Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Июль 27, 2010 01:27

Хөрмәтле дуслар! Әлеге вакыйгага инде бераз вакыт үтсә дә, вәхшилек кылынган җирдән әле бүген генә үтәргә туры килде. Күңелдә бик авыр хисләр калды. Моннан берничә көн элек кайсыдыр бер вәхшие төнлә белән бик күптәннән районыбыз символы булып торган, хәтта тарихи язмаларда да телгә алынган, Байлар Сабасына җитәрәк үсеп утыручы  ялгыз нарат агачын кисеп алган. Ние белән комачаулады икән ул нарат? Әлеге вәхшине вөҗдан газабы соңгы көненәчә интектерер анысы, ләкин инде наратыбыз юк! Менә бүгенге Сабага барудан үзеннән-үзе бәет килеп чыкты, шуны дәфтәр, түгел инде, компьютер битенә сырладым да сезгә тәкъдим итәргә булдым. Алай бик талантым юк инде, гафу итәрсез. Һәркем җырлый бит, ләкин артист түгел, шигырь дә яза күңеленнән , ләкин шагыйрь түгел. Алып ата күр дисәгез ,атармын яме, әйдә укып карагыз инде башта:

Бисмиллаһи-ррахман иррахим

Җитте ураза гаете.

Мин әйтәмен , сез тыңлагыз

“Ялгыз нарат” бәетен.

2010ның коры җәе

Афәт өстенә афәт.

Бер көн төнлә явыз бәндә

Чапкан наратны, мөртәт!

Нинди уйлар булган икән

Вәхшинең башларында.

Куллары ничек баргандыр

Күңлем ышанмый шуңа.

Еллар буе һич армыйча

Каршылап юлчыларны.

Озатып калды саулык теләп

Юлга чыгучыларны.

Ерак юлдан кайткан чакта

Килеп җитсәк наратка

“Туган якка кайттык бит”- дип

Сөенә идек бар да.

Киткән чакта еракларга

Яннарыннан үткәндә

Күзгә яшьләр тула иде

Ничекләр соң түзәргә?

Беркемнең дә туган ягын

Килми ташлап китәсе.

Юк шул инде наратыбыз

Инде нихәл итәсе.

Исән чакта беребез дә

Белмибез кадерләрен

Киткәч кенә искә төшә

Булган изге эшләрең.

Ялгыз нарат мисалында

Китердем әле менә.

Белик бер-беребез кадерен

Дөнья 3 көнлек кенә.

Их син вәхши, ни эшләдең?

Ни иде башларыңда?

Йокылар керәме күзгә?

Керәме нарат төшкә?

Керер әле күп тапкырлар

Калмас мәкер җавапсыз.

Кылмагыз яманлык, дуслар!

Калмый беркем җәзасыз.

Саубул инде “Ялгыз нарат”

Урның җәннәттә булсын.

Кичер безне, бәндәләрне

Монысы соңгысы булсын!

Беркем хәсрәтләр күрмәсен

Куркыгыз харамыннан

Беркем  уза алмый икән

Тәкъдиргә язганыннан.

2010 ел. Мишәбаш.

Булат Шакир

 

 

 

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Июль 28, 2010 04:46
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #14 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Нагимов 01.08.2010 13:40
http://beznen.ru/news/?id=1788
Өземтәләргә
 
 
0 #13 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 01.08.2010 13:34
Рәхмәт, эзләп карармын.
Өземтәләргә
 
 
0 #12 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Нагимов 01.08.2010 13:34
Quoting
Quoting
Quoting
Quoting
Булат дус. "Безнең гәҗит" газетасының соңгы саннарының берсендә очраклы рәвештә бу хакта укыдым. Бик кызганыч язылган. Бер укучының иҗат иткән шигыре дә басылган. Шул материалны сканердан чыгарып урнаштырсаң яхшы булмасмы? Газетаны бөтен кеше дә укымый бит.

"Безнең гәҗит" не алмыйм шул

Шулай да тап син ул гәҗитне. Үзең укып чыксаң да яхшы. Шул наратка кагылышлы риваятләр дә язылган. Кызганыч, мин дә ул гәҗитне алмыйм.

Монда язылганча гына түгел мени: http://www.matbugat.ru/news/?id=2912&added#comments

Ул гына түгел, өстәрлек ни дә булса табарсың
Өземтәләргә
 
 
0 #11 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 01.08.2010 13:30
Quoting
Quoting
Quoting
Булат дус. "Безнең гәҗит" газетасының соңгы саннарының берсендә очраклы рәвештә бу хакта укыдым. Бик кызганыч язылган. Бер укучының иҗат иткән шигыре дә басылган. Шул материалны сканердан чыгарып урнаштырсаң яхшы булмасмы? Газетаны бөтен кеше дә укымый бит.

"Безнең гәҗит" не алмыйм шул

Шулай да тап син ул гәҗитне. Үзең укып чыксаң да яхшы. Шул наратка кагылышлы риваятләр дә язылган. Кызганыч, мин дә ул гәҗитне алмыйм.

Монда язылганча гына түгел мени: http://www.matbugat.ru/news/?id=2912&added#comments
Өземтәләргә
 
 
0 #10 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Нагимов 01.08.2010 13:29
Quoting
Quoting
Булат дус. "Безнең гәҗит" газетасының соңгы саннарының берсендә очраклы рәвештә бу хакта укыдым. Бик кызганыч язылган. Бер укучының иҗат иткән шигыре дә басылган. Шул материалны сканердан чыгарып урнаштырсаң яхшы булмасмы? Газетаны бөтен кеше дә укымый бит.

"Безнең гәҗит" не алмыйм шул

Шулай да тап син ул гәҗитне. Үзең укып чыксаң да яхшы. Шул наратка кагылышлы риваятләр дә язылган. Кызганыч, мин дә ул гәҗитне алмыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #9 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 01.08.2010 13:21
Quoting
Булат дус. "Безнең гәҗит" газетасының соңгы саннарының берсендә очраклы рәвештә бу хакта укыдым. Бик кызганыч язылган. Бер укучының иҗат иткән шигыре дә басылган. Шул материалны сканердан чыгарып урнаштырсаң яхшы булмасмы? Газетаны бөтен кеше дә укымый бит.

"Безнең гәҗит" не алмыйм шул
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Нагимов 01.08.2010 13:18
Булат дус. "Безнең гәҗит" газетасының соңгы саннарының берсендә очраклы рәвештә бу хакта укыдым. Бик кызганыч язылган. Бер укучының иҗат иткән шигыре дә басылган. Шул материалны сканердан чыгарып урнаштырсаң яхшы булмасмы? Газетаны бөтен кеше дә укымый бит.
Өземтәләргә
 
 
0 #7 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 31.07.2010 22:33
Quoting
Бу мәкаләне күрмәгән идем әле. Кызык. Сылтамагыз өчен рәхмәт.

Әйе, Гөлназ кызык, халык икегә аерылды.
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 31.07.2010 08:12
Quoting
"Татарстан яшьләре" газетасы, 27.07.2010

"Саба наратын кискәннәр!"

Рәхмәт Илнур, шулай да интернеттагысы кызыклырактыр дип уйлыйм
http://www.matbugat.ru/news/?id=2912&added#comments
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Вәхшилек яки "Кичер безне Ялгыз нарат"!Булат Шакиров 28.07.2010 12:43
Quoting
Мин бу турыда кайдандыр укыдым. Риваятьләр барлыгы, әлеге агачка 200-250 яшь тирәсе булуы язылган анда. Фотосы да сез тәкъдим иткән төсле иде.

Әгәр сылтамасын бирә алсагыз мин бик рәхмәтле булыр идем. Чит район кешеләре битараф түгел. Ә менә үзебезнекеләр ләм-мим!!!Әгәр инде Сез интернетта түгел, ә басма материалда укыган булсагыз, кабат очрашсагыз, материалны сканер аша үткәреп җибәрүегезне үтенер идек.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.