Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Читтә калмыйк, дуслар! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Август 02, 2010 10:06

Хөрмәтле коллегалар!!! "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үткәрүче "Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесендә катнашырга онытмадыгызмы? Әле вакыт бар, ашыгыгыз. Сезгә әлеге бәйгедән яңалыклар өземтәсен китерәбез:

Бүген - 1 нче август. "Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар тапшыру өчен тагын төгәл ай ярым вакыт калып килә.

Бүгенге көнгә бәйгедә катнашырга 30 интернет-проект теләк белдерде.

"Укытучы - җәүһәр" номинациясендә - 11, "Укучы - җәүһәр" номинациясендә - 2, "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә - 6, "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 4, "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 5, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 1, "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясендә - 1, барлыгы - 30 интернет-проект катнаша.

Конкурсантларның шулай аз булачагы бәйге башланыр алдыннан ук билгеле иде инде. Теләсә кайсы зур эш беренче адымнан башлана. Чынлап та, әлеге адым интернет челтәрендә тагын берничә интернет-проект калкып чыгуга күпмедер дәрәҗәдә этәргеч булып торды, күп кенә сайтларның сыйфатлары яхшыра төште. Инде татар интернетында да (татар телле интернет күз алдында тотыла) яхшы сыйфатлы сайтлар юк түгел.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, татар интернетын кулланучылар, белем дөньясы белән кызыксынучылар!

Ай ярым вакыт - күп вакыт түгел. Әмма шулай да, бу вакыт интернет челтәрендә яңа сыйфатлы ресурс калкып чыгарга җитәрлек вакыт. Вакытыгызны һәм көчегезне кызганмыйча татар телле белем дөньясының интернет челтәрендә ныгуына Сез зур өлеш кертә аласыз. Өлеш кенә кертеп калу түгел, әлеге проект Сезне татар интернетында өскә күтәрә, сезгә яңа белемнәр бирә, куаныч китерә ала.

Татар интернеты күтәрелеп килгән заманда (Яндекс, Google татар телендә эшли, татар телле сыйфатлы интернет проектлар артканнан арта бара) Сез әлеге дулкынның алдында була аласыз. Сезнең белемле булуыгызга, көч һәм дәртегез ташып торуына безнең иманыбыз камил!

Уңышлар Сезгә! Сезне бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

 

01.08.2010 Битараф булмык инде. Бар бит сайтлар, рәхәтләнеп катнашырга гына кирәк.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Август 02, 2010 10:22
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Читтә калмыйк, дуслар!Булат Шакиров 03.08.2010 14:18
Проблема анда гына түгелдер инде. Хәзер бит спонсорлар табу бик авыр, туй бүләксез булмый дигәндәй. балаларны да бер уенга катнаштырып булмый, бүләк бирмәсәң. Ә бай абзыйларыбызны татар мәгарифе әллә ни борчымый . Менә шуннан чыга инде кичектерүләр. Ә конкурс оештыручы әле бер бай . әле икенче бай артыннан йөгерә.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Читтә калмыйк, дуслар!Кунак 03.08.2010 13:49
Миңа калса, әлеге конкурсның вакытын күчереп бер дә дөрес эшләмәделәр. Катнашырга теләгәне уку елы башланганны көтеп утырмый, барыбер эзләнә, катнаша. Ә бер ялгаулыкка салынганын Яңа елга кадәр вакыт бирсәң дә, үзгәртеп булмый. Бу - минем фикер. Башкалар бәлки башкача уйлыйдыр.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.