Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Без күпме булганбыз һәм булырбыз икән? PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Август 05, 2010 10:11

Хөрмәтле кунагыбыз! Башта монда бас! Сезгә эшне җайлаштырып, 2002 елдагы халык саны буенча татарлар санын регионлап җыеп күрсәтергә булдык әле. Кайбер кызыклы саннарга да тап булдык . Мәсәлән татарлар иң аз яши торган регион Ингушетия Республикасы икән , анда нибары 151 татар яши. Шулай ук иң аз татар яшәүче регионнар арасында Ненец автоном округы - 211, Алтай Республикасы - 460 татар, бар. Ничек анда барып җитмәдең син татар!KissӘлбәттә инде иң күп татарның кайда яшәгәнен беләсездер: Татарстан -  2 000 116, икенче урында Башкортстан - 990 072, өченче урында Чиләбе өлкәсе (монысы да кызыклы, без я Удмурт Республикасы , я Ульяновск өлкәсе дип уйлый идек) - 205 087. Калганнары белән сайтыбызның уң як блогындагы "Күпме син газиз халкым?" рубрикасында таныша аласыз.

RS// Бер сайттан кызыклы гына өземтә:

В Башкортостане проживает 1120,7 тыс. татар. Так же как и русские, татары - не коренное население. Они формировались в пределах Среднего Поволжья и Нижнего Прикамья. Переселение их на восток, в том числе на территорию современного Башкортостана, началось со второй половины XVI века. 2002 нче елда 130 628 татар кая киткән? чыганак: http://bashkir.info/94-tatary.html

Сездән фикерләр көтеп калабыз!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Август 06, 2010 09:26
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Без күпме булганбыз һәм булырбыз икән?Раушания 05.08.2010 13:44
Без бит хәзер милләтсез халык, хөкүмәт бит безне паспортта татар дип язудан да мәхрүм итте. Ә ишетүемчә, халык санын документларга нигезләнеп түгел, ә телдән әйткәннәргә ышанып башкаралар икән. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар татарлыкларынна н оялмыйлар, киресенчә, алар татар булулары белән горурланалар. Ә Татарстанның үзендә яшәүчеләр арасында үзен татар итеп танытырга читенсенеп йөрүчеләр дә шактый. Белмим, сан исәбен алу нәрсәгә китереп җиткерер инде? Татарлар үзен ничек күрсәтер, әйтеп булмый.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.