Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Фаҗигага 10 ел. PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Август 15, 2010 11:56

Хөрмәтле дуслар! 12 августта "Курск" су асты көймәсе фаҗигасына 10 ел тулды. Әлеге фаҗигада һәлак булган 100 дән артык ватандашыбызны инде кайтарып алып булмый, ләкин.... бу вакыйгалар, ул вакытта хәрбиләребез язмышы өчен борчылулар беркайчан да исебездән чыкмастыр мөгаен. Сезгә бу фаҗига турында тулырак күзаллау өчен түбәндәге сылтамаларны тәкъдим итәбез. Рәхим итегез! Ни генә булмасын,безнең геройларны  онытырга хакыбыз юк!!! Сылтамалар: официаль булмаган версия, официаль версия

Мондый фаҗигалар, бүтән беркайчан да кабатланмасын иде!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Август 16, 2010 12:38
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Фаҗигага 10 ел.Раушания 17.08.2010 07:43
Булат, синең язмаңны укыгач, ул вакыттагы хәлләрне истә калган кадәресен хәтеремдә яңартырга тырыштым. Вакыйга булуга ук, телевидение ниндидер комментарийлар биргәнче, иптәшем су асты көймәсендә хезмәт итү сәбәпле, аларның исән калу мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә икәнлеген әйтеп куйган иде инде. Аның юравы туры килде. Мине ул вакытта тетрәндергән 2 вакыйга булды: берсе - ул елны ил башлыгы яңа гына сайланып куелган булса да, фаҗига булган урынга барырга ашыкмау булса ( ул күпмедер вакыт үткәч кенә фаҗига булган урынга барды), икенчесе - шактый вакыттан соң берсенең язган хатын табу булды. Кызганыч, ул хаттагы материалларны безгә ирештермәделәр, бәлки мөһим фактлар да ачылгандыр әле. Ә безгә аларны әйтергә генә ярамагандыр.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.