Без 100 кулланучылы булдык!!! Бастыру
Сишәмбе, Август 17, 2010 05:14

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Бүген сайтыбызда  100 нче кулланучы булып Гөлинә теркәлде. Без аны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа һәм барлык кулланучыларга эшләрендә, тормышларында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз. Алга таба да бергә-бергә, аралашып яшик! Сайтыбыз тормышында актив катнашсагыз иде. Нинди материаллар сезне күбрәк кызыксындыра, нәрсә ошый, ни ошамый? Бу турыда берничә сүз белән генә булса да, 1 минут вакытыгызны кызганмыйча, әлеге мәкалә ахырында үз фикерегезне калдырсагыз, без би-и-и-к рәхмәтле булыр идек. Кунакларыбызга кыенлык тудырмас өчен фикер калдыру мөмкинлеген мөмкин кадәр җиңеләйттек тә инде. Тик нигәдер халык битараф. Үзеңнең әйтер сүзеңне бер кыенлыкларсыз, фикерләр сылтамасына басып, хәбәреңне язгач, инглиз хәрефләре белән күрсәтелгән кодтагы язуны , шул код астындагы шакмакка күчереп язасы да, исемне генә куеп, калган "E-mail," "сайт," "тема" кырлары мәҗбүри дә түгел, җибәрергә төймәсенә басасың да эше бетте кодагый!!!

Активрак булыйк инде!!!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Август 17, 2010 05:30
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1