Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Яңа җитәкче PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Август 18, 2010 05:10

Хөрмәтле дуслар! Шушы елның 19 гыйнвары безнең арабыздан олы шәхесебезне тартып алды. Ул- Зиннуров Шамил Зиннурович иде. Күп еллар район мәгариф бүлеген җитәкләве дәверендә ул үзенең кешелеклелеге, профессиональ осталыгы, тырыш булуы белән аерылып торды. Шулай яхшы гына эшләгәндә язмыш үзенчә хәл итте шул. Нишлисең бит, тормыш дәвам итә. Мәгариф бүлеген 7 ай буе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы җитәкләде. Хатын-кыз өчен әлеге вазыйфаның никадәрле авыр икәнлеген бер үзе генә белгәндер. Ләкин аның тырышлыгы белән районыбыз мәгариф өлкәсендә кискен борылышлар булмады, ирешелгәннәр саклап калынды. Инде менә Саба районы мәгариф бүлегенә яңа җитәкче- Шакиров Илфат Фоат улы билгеләнде. Без аны әлеге вазыйфасына билгеләнү уңаеннан кайнар котлыйбыз. Эшендә, тормышында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез, бик күп еллар районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең яклаучысы, таянычы булып калыр дигән ышанычта калабыз.

Уңышлар сезгә, Илфат Фоатович!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Август 18, 2010 06:58
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Яңа җитәкчеБулат Шакиров 19.08.2010 06:52
Пединститутта эшләвен-эшләмәвен белмим. Әмма соңгы елларда Саба районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы булганлыгын беләм. Белеме буенча математика һәм информатика укытучысы.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Яңа җитәкчеРаушания 19.08.2010 05:53
Булат, яңа җитәкчегезнең элек кайда эшләве турында да яз әле. Аңа кадәр пединститутта эшләмәдеме ул? исеме бик тә таныш тоелды. Бәлки үзегезнең мәгариф бүлегендә эшләгәндер?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.