Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Яңача түләү PDF Бастыру E-mail
җомга, Август 27, 2010 11:19

Дуслар! Яңача түләү буенча булачак хезмәт хакымны санап карадым әле. Мин специалист түгел инде, шулай да кызыксындыра бит.  Менә болайрак чыкты:

Мин югары белемле булсам да, я бик зур сан чыгар дип куркып урта махсус белемле укытучы өчен генә исәпләгән идем.Laughing

Ставка- 4330 сум

Кабинет өчен (2,5 %)- 108,25 тиен

Класс җитәкчесе өчен өстәмә түләү (30Х укучылар саны + 200 сум) - 350 сум

Татар классларында рус теле һәм әдәбиятын укыткан өчен(4.5%) - 194сум 85 тиен

Дәфтәр тикшерү. Рус теле, татар теле дәфтәрләре (6%) - 259,80 тиен

Дәфтәр тикшерү. Математика.(3%)-129,90 тиен

Дәфтәр тикшерү. Башка предметлар (1.5%) -64,95 тиен

Авыл укытучыларына өстәмә 25% - 1461 сум 37 тиен

Барлыгы: 6899 сум 12 тиен. Математиканы белмим ахры мин, шулай әз чыкмас иде белсәмFrownКат-кат санап карадым, юк инде һаман шулай чыга юньсез. Хәзер алган 9000 "с копейками" белән чагыштырсаң, яңача түләүгә күчүнең яхшымы юкмы икәнен Хуҗа Насретдин да чамалар кебек. Дуслар, мин якынча гына чамаладым, райфо документларына нигезләнеп. Бәлки ялгышканмындыр да. Шуңа күрә әлеге мәкаләне күчермәләп алып пикетка чыга күрмәгез тагын. Бу юридик көчкә ия түгел, яме!

Гафу, гафу төшеп калган икән әле тиеннәрем...

Стаж өчен(6%). - 347,48 тиен

Категория өчен (10%)- 579,14 тиен

Җәмгысы: 7825 сум 74 тиен

Югары белемле укытучыныкын чыгару өчен дә югары математика кирәкмидер инде. Чыккан санны 1,43 кә тапкырлыйсы буладыр. 11190,81 тиен (бу бит тотылганчы).   Менә шул суммага ир кешегә тормыш алып барып буламы? Шуннан үзегез уйлагыз инде. Әйтәм аны мәктәпләрдә ир кешеләр бармак белән генә санарлык. СОРАУ: Ә безне мәктәптә ни тота икән? Әйдәгез, әлеге сорауга фикер алышып карыйк, хөрмәтле ир укытучылар. Үз эшебезгә бирелгәнлекме? Безнең кулдан башка эш килмиме? Сәбәп нидә? Ир кеше бит ул хатыны эшләмәсә дә гаиләсен, балаларын туйдырырга тиеш. Югарыда күрсәтеп үтелгән сумманы 4 кешелек гаиләгә бүлеп карагыз әле!!!

 Кызыклы гына бернәрсәгә тап булдым әле  Олы Чакмак мәктәбе сайтында йөргәндә. Чыганак аларныкы түгел-түгелен: --------

 

Яңа система нидән гыйбарәт соң? Биредә хезмәт хакы стажга һәм разрядларга карамый. Ул ике өлештән тора. Беренчесе, база өлеше. Аны һәр район үз финанс мөмкинлекләренә карап билгели. Икенчесе – үзең тырышып табачак акча. Һәр яңалык, һәр уңай нәтиҗә өчен өстәмә түләү каралган. Ачык дәрес үткәрсәң – 1000, укучың олимпиадада җиңсә – 2000, балаларны экскурсиягә алып чыгу – 500, түгәрәкләр алып бару, артта калган укучы белән өстәмә шөгыльләнү 300 сум белән бәяләнә.О-О-О китә икән әле эшләр хутка. Укучыларым әз, шәхси машинага сыя. Ике көнгә-бер экскурсияләргә барып байыйсылар алда икән әле!!!Laughing

RS. Вакыйгалар әлеге юнәлештә барса эш эзли башлыйсы булыр инде. Ярый ашыкмыйк әле, "Алдан кычкырган күкенең башы тишелә",- ди бит!

Фикерләр көтәбез.

 

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Август 28, 2010 09:39
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #7 RE: Яңача түләүЛилия Таҗетдинова 11.10.2011 21:29
Раушания фикере белән тулысынча килешәм.Фамилиясе туры килгән кешеләргә әз генә эш башкарса да балларны әйбәт яздылар,ә үз эшенең фанатларына фамилия туры килмәгәч. балларны күп куюны кирәксенмәделәр . Тагы бер кызык ягы бар күләмле эшләрне санаганда баллар бик эз, мәсәлән грант откан укытучыга бары 1балл( сездә бәлки икенче төрледер).Ул 60 баллны үлгәнче эшләсәң дә җыtп булмый!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Яңача түләүЛәйсән Сабирҗанова 10.10.2011 19:21
Акча алгансыздыр бит инде, я ничек соң фаразларыгыз туры килмәгәндер дип уйлыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Яңача түләүРаушания 27.08.2010 18:51
тәлинкә тоту дигәннән, чыннан да, күп нәрсә хәзер директорга ярый белүгә барып тоташырга мөмкин. Әллә нинди нәтиҗәләрең булып та, фамилияң туры килмәсә, тиешлесен ала алмавың бар. Анысы белән килешәм.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Яңача түләүБулат Шакиров 27.08.2010 18:21
Әле укытучының хезмәт хакын 20 меңгә җиткерәбез дигән булалар тагын. Олимпиадада җиңүчеләре булган укытучыга да өстәмә түләү буласы икән. Ә башлангыч сыйныф укытучысы 4 елга бер тапкыр кече олимпиадада катнаша ала һәм анда да район буенча 3 урын булуын исәпкә алсаң.... гомумән сәер нәрсәләр күп инде ул. Сыйфатка карап түли башласалар сыйфат күтәрергә тотынырбыз инде законлы-законсыз юллар белән, китәр инде "взятка" бирү, "тәлинкә тоту" һ.б. лар Гомумән укытучы хезмәте нәтиҗәсен бүген-иртәгә күрсәтә торган хезмәт түгел. Ул дистә еллардан соң гына күренә.
Өземтәләргә
 
 
+1 #3 Хисаплаулар дөрестерКунак 27.08.2010 18:07
Булат. Хисаплауларыгыз ның дөресме-юкмы икәне сентябрь өчен хезмәт хакы алганда күренер. Аны сез санап чыгарган суммадан артык нык аерылыр дип уйламыйм.
Тиешле акчалар түләнеп, тәрбияле һәм акыллы балалар үстерә алырлык белемле укытучылар эшләсә, милициягә эш калмый ич. Милицияне үстерергә кирәк, аларга эшләргә тәртип бозучылар җитешми. Тәрбиясез Рәсәй - идарә итү өчен менә дигән ил!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Яңача түләүБулат Шакиров 27.08.2010 13:29
Шулай булса бик шәп тә. Тик мин сирәк ялгышам. Урыс әйтмешли "погрешность" 200-250 сум гына булырга мөмкин.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Яңача түләүРаушания 27.08.2010 13:26
Булат, әйдә әле без син ялгыш санагансың дип юанып торыйк. Өметсез шайтан гына була бит, бәлки гел безнең файдага булыр, ә???
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.