Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Менә сиңа, мә! PDF Бастыру E-mail
җомга, Август 27, 2010 11:17

Бүген беренче сыйныфка керүче улыма уку әсбаплары тапшырдылар. Аларны күреп шаккатттым. Әлифбадан кала бар да урыс телендә. Кем саф татар, русча 10 сүз дә белмәгән татар баласына шундый китаплар өләшергә фәрман бирде икән? Кайда конституциядә язылган һәркем үз телендә белем алырга хокуклы дигән гарантиябез, кайда телләр турындагы закон? Әлеге укыту-методик комплект өчен татар телендә тәрҗемә ителгән дәреслекләр юк дип аклану да дөрес түгел. Аның өчен балалар газапланырга тиеш түгел. Әйтерләр: "Без бит татарча укытмаска кушмадык",-дип. Алайса укытучы нишләргә тиеш? Төне буе дәрес тәрҗемә итеп утырсынмы? 1 сыйныфка керүче укучының әтисе буларак та, укытучы буларак та мин моны коточкыч ялгыш дип саныйм. Шул уңайдан үзеннән-үзе килеп чыккан шигырь юлларын махсус "тулырак" эченә тыкмыйча, тәкъдим итәм. Бәлки, уйланучылар табылыр. Шигырь ул беркайчан да тик торганнан чыкмый. Аның өчен тетрәндергеч сәбәп кирәк. Менә бу очрак нәкъ шул сәбәп булган, күрәсең.

Татар теле- газиз туган телем,

Тагын күпме сынау үтәрсең?

Чишмә башың- авылларга әнә

Керә урыс, керә күрәмсең?

Чеп-чи авыл баласына бүген

Тоттырдылар русча әсбаплар.

Бала гына түгел, мөгаллим дә

Кичерер соң күпме газаплар?

Нигә карар кылыр алдыннан без

Уйламыйбыз ахыры турында.

Татар теле тамырын чабар өчен

Тоттырдылар балта кулыңа.

И укытучы ... тәҗрибә тычканы күк

Синдә ниләр генә сыналмый.

Беләсең бит үзең дә син моны

Башлангычта русча булалмый.

Әллә соң бу татар милләтеннән

Котылырга хәйлә, тозакмы?

Укытабыз хәзер заманча дип

Руслаштырып кую озакмы?

Озак түгел, авыз ачып торсаң,

Тыныч үтсә мондый тәҗрибә.

Туган телдә сөйләшү дә бетәр

Калыр аннан бары хатирә...

Булат Шакир /Мишәбаш  27.08.2010

 

Дуслар, хет моңа битараф калмагыз инде. Үз фикерегезне белдерегез.

 

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Август 28, 2010 08:18
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Менә сиңа, мә!Раушания 31.08.2010 17:23
Булат, кызым беренчегә кергәндә, мин әллә ничә тапкыр татар мәктәпләре программасы белән укытсыннан дигән тәкъдим әйтеп карадым, тыңламадылар. Ә бит татар мәктәпләре программасы белән барганда, әлифбаның урысчысы гына кебек бара, бик җиңел кебек күренә. Бәлки мин ялгышамдыр, башлангычта укытканым булмагач, миңа татар мәктәпләренең программасы белән татарча уку җиңелрәк кебек. Татар баласының русчага нинди авырлык белән өйрәнгәнен үз җилкәмдә татыдым. Алар түгел, үзем дә аңлап бетермәгән сүзләрне балага ничек итеп аңлатмак кирәк? Иске славян стилендә язылган текстлар балага бернинди дә белем бирми, ә киресенчә русча укыйсы килмәү теләге генә уята. Сезнең дә шул әсбаплар белән күрәсегез бар икән әле дип уйлап куйдым әле. Алла ярдәм бирсен инде үзегезгә. Бик җиңел булыр дип уйламыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Менә сиңа, мә!Булат Шакиров 29.08.2010 12:57
Урусча укыганыгыз күренеп тора шул.
Ә мин татарча укыдым. Бик аңгыра күренмимдер бит. :lol:
Без ни үзгәртә алабыз? да дөрес түгел. Ун авылда ата-аналар балаларын мәктәпкә бирмәсә, икенче көнне үк чарасын күрәләр.
Шул без ни эшли алабыз инде, шулай инде, бернишләтер хәл юк.кебек сүзләр татар телен шушы хәлгә төшерде инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Менә сиңа, мә!Кунак 29.08.2010 12:42
Бездә урусча укыдык әммә ангыра калмадык.
Тырышсан укыйсын аны, замана шуны тәләп киткэч нишлисен.Без ни узгәртә алабыз?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.