Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Конкурска күзәтү PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Август 29, 2010 12:01

Хөрмәтле укучылар, сайтыбыз кунаклары, кадерле кулланучыларыбыз! "Самими балачак" интернет-бәйгесенә күзәтү ясап алыйк. Бәйге нигезләмәсе буенча эшләр 30 августка кадәр кабул ителергә тиеш иде. Әмма кайбер эшләрне җибәрә алмыйбыз дип әйтүчеләр булуы һәм лагерьларның 28 августта гына тәмамлануын искә алып эшләрне кабул итү вакытын 5 сентябрьгә кадәр озынайтырга булдык. Ашыгыгыз, дуслар! Конкурсны оештыргач, катнашучылар аз булса алга таба андый чаралар уздыру теләге сүнә шул. Шуңа күрә эшләрегезне җибәрергә оялып тормагыз. Әлегә килгән эшләргә анализ уздырсак мондыйрак фикерләр әйтеп булыр иде:

-Конкурсантлар аз булса да, сыйфат ягы югары дәрәҗәдә;

- Нишләптер "Үз өемдә-үз көем"темасы күбрәк сайланган. Бу лагерьлар начар дигәнне аңлатамы? Әллә өйдә рәхәтрәк дигәннеме?

- Безнең халыкның бары ак төсләрне генә күрүе күзгә ташлана. Идеаль бернәрсә дә була алмый бит. Бер слайдны проблемага багышласаң әйбәт булыр иде. Әгәр кимчелекне күрсәтсәң ,син начар кеше булачаксың, сине беркем яратмаячак дигән комплексыбыз һаман яши әле. "Чирен яшергән , үлгән" мәкален онытмаска иде. Кимчелекләрне дипломатик яктан да оста, югары культуралы итеп тә күрсәтеп була ич.

- Катнашкан барлык укучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез, ә катнашмаганнарга әле мөмкинлек бирәбез. Бүләкләр хуҗаларын түземсезлек белән көтә инде дуслар!

Әйдәгез, эшләрне почта аша җибәреп булмаганнар белән сөйләшеп алыйк. Моның өчен....

народ.ру файллар урнаштыру һәм саклау хостингын кулланырга була. Шунда кереп түбәндәге рәсемнәр аша ничек эшләргә икәнен карап үтегез:

Әлеге сайтны ачуга битнең уң ягында урнашкан "Делитесь файлами" га басабыз.

 

Шуннан соң менә болай эшлибез:

 

Обзорга басып компьютерыгыздагы презентацияле папканы сайлыйбыз. Сайтта урнашкан WinRAR программасы белән архивка тыгылган булса бик яхшы инде. Табып "открыть" ка басуга сезнең презентация шунда загружаться итәчәк (йөкләнәчәк) . Йөкләнеп беткәнче битне яба күрмәгез.

Шуннан соң мондыйрак нәрсә барлыкка килер:

Отправить по почте ны сайлыйбыз да, түбәндәге рәсемдәгечә язабаз:

 

Һәм соңгы рәсем:

Уңышлар сезгә!!!

 

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Август 30, 2010 09:38
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Конкурска күзәтүБулат Шакиров 03.09.2010 19:08
Quoting
БУЛАТ, БАРЫП АЛА АЛМАСАК, ГРАМОТАЛАРНЫ НИЧЕК ИТЕП КУЛГА ТӨШЕРЕРБЕЗ ИКӘН ДИП БОРЧЫЛЫП ЯТАБЫЗ (СҮЗ ҖИҢҮЧЕ ГРАМОТАСЫ ТУРЫНДА БАРМЫЙ, КАТНАШУЧЫ БУЛАРАК ЯЗЫЛГАНЫН ӘЙТҮЕМ, ӘЛЕ ҖИҢҮ КЕМГӘ ЭЛӘГӘСЕН ТӨГӘЛ ГЕНӘ АЛДАН КЫЧКЫРЫП БУЛМАГАНЫН БЕЛӘМ ИНДЕ). СИН НӘРСӘ ӘЙТЕРСЕҢ? БӘЛКИ ДИРЕКТОРЛАР КИҢӘШМӘСЕНДӘ БЕЗНЕҢ ТАНЫШ ДИРЕКТОРГА ТАПШЫРЫП БУЛЫР Ә? ӘГӘР ДӘ РИЗА ДИСӘҢ, МИН АНЫҢ КЕМ ИКӘНЕН ӘЙТЕРМЕН, ЯМЕ.

Ничек тә җайларбыз инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Конкурска күзәтүРаушания 03.09.2010 14:41
БУЛАТ, БАРЫП АЛА АЛМАСАК, ГРАМОТАЛАРНЫ НИЧЕК ИТЕП КУЛГА ТӨШЕРЕРБЕЗ ИКӘН ДИП БОРЧЫЛЫП ЯТАБЫЗ (СҮЗ ҖИҢҮЧЕ ГРАМОТАСЫ ТУРЫНДА БАРМЫЙ, КАТНАШУЧЫ БУЛАРАК ЯЗЫЛГАНЫН ӘЙТҮЕМ, ӘЛЕ ҖИҢҮ КЕМГӘ ЭЛӘГӘСЕН ТӨГӘЛ ГЕНӘ АЛДАН КЫЧКЫРЫП БУЛМАГАНЫН БЕЛӘМ ИНДЕ). СИН НӘРСӘ ӘЙТЕРСЕҢ? БӘЛКИ ДИРЕКТОРЛАР КИҢӘШМӘСЕНДӘ БЕЗНЕҢ ТАНЫШ ДИРЕКТОРГА ТАПШЫРЫП БУЛЫР Ә? ӘГӘР ДӘ РИЗА ДИСӘҢ, МИН АНЫҢ КЕМ ИКӘНЕН ӘЙТЕРМЕН, ЯМЕ.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Конкурска күзәтүБулат Шакиров 29.08.2010 14:16
Рәхмәт Гөлназ. Мин әйтергэ дә онытканмын. Гомумән интернет кирилицаны яратмый!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Конкурска күзәтүКунак 29.08.2010 14:13
Народның файллар саклау хостингына салган вакытта файл исемен латин хәрефләре белән пробелсыз язарга кирәклеген онытмагыз. Рус, татар хәрефләре куллансагыз, сылтама постага дөрес килми. Үземнең бу проблема белән очрашканым бар. Уңышлар сезгә!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.