Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Читлектәге кош сайрамый... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Сентябрь 08, 2010 01:39

Менә дуслар яңа уку елының нәкъ бер атнасы үтеп тә китте. Ниләр сөендерде, ниләр көендерде соң безне шушы вакыт эчендә? Сөендергәне шулдыр мөгәен, балалар күңеле әле һаман самими, әле һаман эчкерсез, шат һәм бик кызыксынучан. Алар белән эшләргә күңелле, һаман да мең төрле сораулары, аларга җавап көтеп янган күзләре...

Быел , барыбыз да белгәнчә, 1 сыйныфларыбыз яңа стандартлар буенча белем алырга кереште. Тик аның да шикле яклары бар икән шул. Иң беренчесе: әле кичә генә туйганчы йоклап, үз иркендә, үз җае белән йөргән балаларга, инде мәктәпнең катгый таләпләренә буйсынырга туры килә. Әлегә моңа ияләнмәгән балалар өчен мәктәптә булу вакыты чамасыз авыр йөк булып тоела ахры. 1 сыйныфлардан : "Мәктәптә ни ошамый?", - дип сорасаң, "Озак...", - дип җавап бирәләр. Дөрестән дә 1 сыйныф өчен 13.20 минутка кадәр мәктәптә булу авыррактыр шул. Бәлки ял көнен дә ике көн рәттән куймыйча, чәршәмбе көнгә куярга кирәктер. Атна уртасында бер көн ял итеп алу файдага гына булыр иде кебек. Их, бар да бездән торса иде шул....

Менә хәзер инде мәкалә темасына якынрак килик. Юк шул, укытучыларны ниндидер кыса, рамка ,татарча итеп әйтсәк ,"читлек" кә көчләп, тыгызлап, дынгычлап тутыру дәвам итә . Теге программа белән укытасы, моны кулланасы түгел, дәресеңнең темасында шул булсын, дәрес төре күрсәтелсен, предметара бәйләнеш язылсын, мәктәптә шуның кадәр торасы ....... күп әле алар. Уйлап кына карагыз инде, барлык фәннән эш программалары 129 бит!!! булды. Ә компьютер булмаган заманнарда, укытучы ике-өч җөмлә план язганда алар укыткан укучылардан галимнәр чыкмадымы әллә? Америкадан күп нәрсә буенча алда идек  (Әллә безне алдадылар гына микән?). Иң яңа атом-төш кораллары өлкәсендә дә тигезлекне саклый алдык . Шуның белән күптән бетәсе дөньяны әлегә кадәр саклап киләбез. Аннары укытучы иҗат кешесе бит ул, шагыйрьгә: "Син иртәгә мондый шигырь, берсекөнгә тегенди шигырь чыгарасың!",- дип әмер биреп булмаган кебек , укытучыга да биреп булмыйдыр. Юк, бирәләр шул! Алдан планлаштыру кирәк анысы, сүз дә юк, ләкин аны 129 бит итеп язу нигәдер, белмим. Әйтик,

укытучы 20 мартта буласы дәресендә нинди предметара бәйләнеш буласын каян белсен ди, дөрес аны чамаларга була, ләкин ул ясалмалык тудыра? Предметара бәйләнешне бала дәрестә башка берәр предметка турыдан-туры катышы булган хата ясаса кулланырга буладыр. Күп ситуацияләр дәрес барышында туа, шунда аны  бәйлисең , шунда проблема туа, шунда аны чишәсең. Ул 129 битне чыгарып утырганчы, мин ничә дәрескә материал булдыра алыр идем . Укытучының мәктәптә булу вакытын да, минемчә конкрет  сәгатьләр белән билгеләү бер файдасыз нәрсә. Укытучы, эше булса, куып кайтарсаң да кайтмый ул мәктәбеннән. Чөнки  "чирләгән" инде ул әлеге һөнәр белән, ә "чирләмәгәне" аның мәктәптә озак тоткарланмый, берәр ел гына укытып карый да, кача ул базарга сатучы булып. Анда тел генә кирәк. Ә көчләп тоту нигә китерә соң? Дөнья хәлләре сөйләшеп эш сәгатен тутыруга инде, җәмәгать. Дәрескә, гомумән төнлә белән хәзерләнергә яратабыз бит, комачаулаучы юк, илһам да шул вакыттарак йөри. Менә әлеге мәкаләне дә төнлә язып утырам, көндез дөнья куабыз . Тагын бернәрсәне әйтмичә калмыйм инде, бер башлагач. Ул түгәрәкләр буенча.... Рисәнә туташ килә дип дер калтырап, түгәрәк эшен уңышлы алып барып буламы? Булмый билгеле,15 балаң да килсә, үзеңне күрсәтәсең килеп: "Бар да бар ич бүген!" , -дип шатланып аны көтәсең, күзләрең гел юлда була. Берәр балаң килмәсә, аның юклыгына сәбәп эзләп, әйтер сүзләреңне эчтән кабатлый-кабатлый түгәрәк вакытыңны тагын юлга күзләреңне төбәп үткәрәсең инде , анда нинди иҗади эш  теләге калсын ди. Укытучы түгәрәккә килгән һәр баласының сәләтен белә, кайбер укучыларга әз генә юнәлеш бирәсең дә кайтарып җибәрәсең, чөнки ул өйдә дә эшли алачак. Ә кайберсенә индивидуаль якын килү (хәзерге вакытта бик популяр сүз, яңа терминнар чыкканын күзәтеп бетереп булмый, әмма барсы да шул шәһәр кешесенең: "Обедка фрикадельки ясадым әле, кетчуп белән дип , ә авыл кешесенең : "Мисарупкадан ит чыгарып, йомарлап аттым әле обедка",- дип нәкъ бер үк мәгънәне төрлечә әйтүләре генә икәнен беләбез инде, югыйсә) кирәк, аның белән аерым, озаграк эшләргә туры килә, ул баланы түгәрәк көне булмаса да чакырасың әле, өстәмә эшлисең аның белән, ә 15 саны артыннан кусаң, калган 14 е (дөрес, бер бала белән генә эшләмиләринде түгәрәктә, мин мисал гына китерәм) комачаулый инде. Башка көнне өйдә шөгыльләнгәне белән эшләргә була. Мең төрле юллары бар, эшлим дигән кешегә. Ә отчет өчен булса, боларның берсен дә эшләп булмый.  Менә әлегә шул, дуслар. Фикерләрегез булса, языгыз!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Сентябрь 08, 2010 07:45
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Читлектәге кош сайрамый...Кунак 08.09.2010 22:46
Мәктәптә 3-4кә кадәр утыру турындагы фәрман турында беренче тапкыр ишетәм. Анысы нинди мәҗбүрилек тагын? Болай да 2дән дә иртә кайта алган юк бит инде. Мәктәптә дәрес хәзерләп була димени?! Дәфтәреңне тикшерә алсаң, зур сөенеч инде. Барлык кирәкле материал өйдә. Менә укытучының эш сәгате күпме булуын чамалагыз шуннан.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Читлектәге кош сайрамый...Булат Шакиров 08.09.2010 21:47
Мәктәптә укытучы сәгать 3 кә, 4 кә кадәр булу турында. Нишлим мин анда? Ярый дәрескә әзерләндем (яттан беләм инде хәзер кайчан нинди тема, нинди материал үтәсен), дәфтәр тикшердем, кабинетка берәр нәрсә ясадым ди. Моңа максимум 1 сәгать китә, дәрескә берәр күрсәтмәлек кирәк булса поиск - копировать-вставить- печать. + ярты сәгать. Сайтың бар бит эшлә шунда рәхәтләнеп дисездер, юк прокси сервер мине сайтның файловый менеджеры (FTP) на кертми, барлык материал өйдәге компьютер аша урнаштырыла. Берәр "текә" нәрсә әзерлә дәресеңә, "текә" программалар да өйдә, чөнки мәктәп компьютерына лицензиясез программа кертү тыела. Нәтиҗә: кайда мин файдалырак эш эшли алам? Өйдә әлбәттә, кушсалар утырам инде мәктәптә кичкә кадәр, шәл бәйләргә өйрәнәсе булыр инде!!! :-)
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Читлектәге кош сайрамый...Кунак 08.09.2010 20:58
Булат, сәлам!
Бик дөрес фикерләр язасың.
Эш программалары белән бездә дә шул хәл.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.