Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Безнең өчен һәркем кадерле!!! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Сентябрь 29, 2010 06:51

Хөрмәтле дуслар! Халык санын алыр вакыт килеп җитә башлагач Россия өчен һәркем кадерле булган кебек, (гәрчә минималь хезмәт хакы 4 меңнән аз гына артык булган илдә ай-һай кадерле микән?). Укытучылар да ул кадәр кадерледер дип уйламыйм. Радионы, телевизорны кайчан ачма, 2010 ел - Укытучылар елы фразасын бик канатланып дикторлар әйтсә дә, ел үтеп бара, нинди уңай үзгәрешләр булды инде? Тамчы да бер ни үзгәрмәде, дуслар. Хезмәт хакының соңгы тапкыр кайчан артканын инде барыбыз да онытып бетергәнбездер, киресенчә быел кәгазь волокитасы сазлыгы безне тагын да катырак үзенә тартып алды. Урыс китаплары өләшеп 1 сыйныфларны "яңача" укыту үзе генә дә ни тора!!! Минемчә, башта  татарча дәреслек бастырырга кирәк тә, аннары гына яңача укытабыз дип лаф орырга кирәктер. Яңача түләү дип тә күпме халык пошаманга төште. Кирәк бит ә!!! Бар да шул "2010 ел-Укытучы елы" на туры килүе.

Я ярый дуслар, читкә киттек әле... Сүзебез бит безнең сайт өчен һәркемнең кадерлелеге турында иде. Әйе, сайтыбызда ни эшләсәк тә кунакларыбыз, кулланучыларыбыз өчен уңайлы булсын дип тырышабыз. Менә хәзер дә сайтыбызның видеозалын реконструкцияләп алдык. Элек видеоязмаларны табу авыррак булса, хәзер шул бүлектәге "Нәни видеопорталыбыз" сылтамасына басыгыз да, ачылган биттәге "Бүлекләр" сылтамасы аша кызыксындырган видеоязмагызга рәхим итегез!

Күңелле караулар сезгә!!!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 3
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.