Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Татар телендә белем бирүче укытучы михнәтләре... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Сентябрь 30, 2010 08:21

Яратам мин телемне, яратам мин милләтемне, горурланам татар булуым белән. Халык санын алганда да Сезне ТАТАР дигән урынга тамга куярга чакырам. Ә хәзер инде шушы матур сүзләрне беразга онытып торып, татар телендә белем бирүче укытучының көндәлек мәшәкатьләренә тукталыйк.

1. Уку елы башланыр алдыннан бар да дәррәү укыту планнары әзерләргә керешәбез. Татар булуыбыз беренче тапкыр менә шунда искә төшә. Ни кызганыч, уңай яктан түгел. Русча белем бирүче бар халык интернеттан ә дигәнче "суырып ала" да эш программаларын, принтердан чыгарып, матур папкасына тыгып куя. Ә без нишлибез соң? Төннәр буе шуларны тәрҗемә итеп утырабыз.

2. Татар телендә альтернатив дәреслекләр юк. Укыту планыннан бер адым уңга "аталар", бер адым "сулга" шул ук язмыш. Хан заманындагы дәреслекләр, гәрчә үзгәртелгән фәләненче басма диелсә дә. Бер китапны икегә бүлеп чыгару иң зур прогресс бу өлкәдә.

3. Әле шул дәреслекләрне татар телендә табып булса, зур уңыш. Бигрәк тә  укытучы өчен ярдәмлекләр. Минем 19 ел укытып, гомумән татар теленнән методик кулланма күргәнем юк  (диктантлар җыентыгыннан кала).

4. Хәтта язарга өйрәнү дәфтәре табу да елдан-ел проблемага әйләнеп бара. Быелгы "Белем бәйрәме"ндә 1 сыйныфларга таушалып беткән (бераз гына әдәби әсәрләрдәге арттыру алымын кулландым инде) "Әлифба" биреп,  калган дәреслекләрнең күз явын алырлык, елкылдап торганнарының  рус телендә икәнлекләрен күргәч, укучыларыбыз татар теленең нинди дәрәҗәдә булганлыгын чамалагандыр, анысы. Ил буйлап татар телен икенче дәүләт теле итәбез дип имза җыеп йөргәнче, тәртипне башта үзебездә кертсәк икән?! Беренче сыйныфлар нишләптер, бик кызганыч. Рус теленә аларга атнага 4 сәгать каралган. Җәмгысы ел буена -136 сәгать . Шушы вакыт эчендә ул 2 "Азбука", 2 "Литературное чтение", 1 "Руссий язык" китабы укып бетерергә тиеш. Моны бит авыл татар баласы түгел, шәһәрдә туган чып-чын урыс укучысы да булдыра алмый!!!!!!!!

5. Чеп-чи татар районы булган - Саба районы китап кибетләрендә җылап эзләсәң дә татарча дәреслек тә, әдәби китап та таба алмыйсың.

6. Фәннәрдән татарча эш дәфтәрләренең безнең  район кибетләрен күргәне бар микән? Юктыр. Һәрхәлдә миңа очраганнары юк. Милли составында татар өлеше күпкә әзрәк булган Кукмара районыннан татарча эш дәфтәрләрен бер генә экземпляр алып кайтып, бик үкендем. "Анда булганны бездә булмас микән ни?",- дип ялгышканмын, күрәсең.

Менә шушы эш дәфтәрләре дигәннән әле 3 сыйныф өчен "Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН" дәресләреннән эш дәфтәрен сканерлап утырдым. Моңа минем 4 сәгать 45 минут вакыт китте. Шуңа күрә хөрмәтле дуслар, хет сезнең вакыт янга калсын дип, аны сайтка урнаштырам. Кирәк булса, рәхим итеп алыгыз. Әллә мин "йоклап" кына калганмындыр. Ләкин урыс телендәге китапларны ел әйләнәсе алу мөмкинлеге булуын искә алсаң,  "уянырга" кайчан да соң түгел. Әлеге мәкаләне укучы ТИЕШЛЕ ОРГАННАР хезмәткәрләре (монда кереп укулары бик шикле инде) сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу турыда сезгә мәгълүммы? Булса, ни эшләдегез әлеге проблеманы чишү өчен?

 Менә шулай итеп, татар булуым белән горурлана-горурлана математикадан эш дәфтәре сканерларга киттем әле, вакытым юк, эш программаларын да тәрҗемә итәсе бар. Ике пачка "Снегурочка" бетте инде. Ярый әле хөкүмәтебезнең методик әсбаплар өчен бирә торган 100 сумы бар. Чит ил кешесе кереп укымасын тагын моны.Laughing Әстәгафирулла! Көлеп үләр. Кемнәргә эш дәфтәрләренең электрон варианты кирәк, фикер өстәүдә языгыз. Бары тик 3 сыйныфлар өчен эшләргә тырышырбыз.Ә {gcontent}беренчесен алып карагыз. Киттем-киттем....

Менә шулай,дуслар!!!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Август 24, 2011 09:45
 

Агымдагы рейтингы: 4.45
Тавыш бирде: 11

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 ТАТАР ТЕЛЕНДЭ УКЫТУЗИНФИРА 06.02.2012 17:31
Ә МИН ТАГЫН ТАТАРСТАНГА БАРЫП МЕТОДИК КУЛЛАНМАЛАР,КИТ АПЛАР,ЭШ ДӘФТӘРЛӘРЕ ТӨЯП КАЙТЫРГА ХЫЯЛЛАНЫП ЙӨРГЭН БУЛАМ...
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Татар телендә белем бирүче укытучы михнәтләре...Нурзия 12.08.2011 21:46
Булат, зинхар миңа шушы копияны җибәр әле!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Татар телендә белем бирүче укытучы михнәтләре...Булат Шакиров 07.10.2010 21:16
Гөлназ Сезгә урыс әйтмешли бик "повезло". Мин 2 тапкыр барып тапмадым, Казанга көн дә барып булмый бит. Аннары Бауманда китап кибете ябылды дип белә идем мин.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Татар телендә белем бирүче укытучы михнәтләре...Кунак 07.10.2010 21:09
3 класс өчен өстәмә эш дәфтәрләрен мин Баумандагы китап кибетеннән таптым. Әйләнә һәм математика өчен
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: Татар телендә белем бирүче укытучы михнәтләре...Гөлназ 01.10.2010 09:17
Татар дөньясында бу гаҗәпләнмәслек хәл кайчан гаҗәпләнерлек хәлгә әверел икән? :sigh:
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.