Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кайтарыгыз "йолдызларны"!!! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Октябрь 11, 2010 06:15

Исем китә минем хәзерге заманда чыккан яңалыкларга. Нәрсәгә нигезләнеп, ни өчен уйлап чыгаралардыр. 60-70 ел буе яраган, ә хәзер ярамый . Сүзем әлеге дә баягы беренче сыйныфлар турында. Ни өчен билге куелмый, ни өчен безнең замандагы кебек йолдызлар , байракчыклар бирү тыела. Ярар "икеле"не куймасыннар да. Улымның сыйныф җитәкчесе: "Квалификация күтәрү курсларында безгә бу турыда, ярамый мондый нәрсәләр, дип 3 өндәү белән әйттеләр",- ди. Хәзер дә хәтеремдә әле "5" ле алып очып-очып кайтканнарым, я булмаса иң чиста дәфтәр дип йолдыз беркетелгән дәфтәремне гаиләдәге һәркемгә күрсәтеп чыгуларым. Ә хәзер укучылар мәктәптән бернинди реакциясез кайтып керә, әллә ул мәктәптә булган, әллә урамда, аерма юк. Кешенең табигате шул бит инде. Аңа һәрвакыт стимул кирәк. Эшләгәнгә хезмәт хакы алабыз, болар тагын да күбрәк эшләсеннәр дип "грамота", конкурслар уйлап чыгарылган. Премия биреп "котырталар". Начармыни? Юк, әлбәттә! Бер кызык нәрсә искә төште әле....

 

 

Безгә җәй көне ерак Санкт-Петербургтан туганнар кайта, алар белән кечкенәдән урманга гөмбәгә йөреп үстем. Сер түгел бит инде татар халкының гөмбәнең 3 төрен генә җыйганы. Әле яңа гына кеше гөмбә аера башлады. Һичюгы бу бездә шулай иде моңарчы. Ә шәһәр кешесе ,урыс әйтмешли, "подряд" җыя иде аны. Болар да свинушки дигән гөмбәне яратып җыялар, тозлыйлар, маринадлыйлар иде. Көннәрдән-бер көнне  "Правда" газетасында свинушки гөмбәсе бик агулы дип язылган мәкалә күргәннәр дә, шуннан соң җыймый башладылар?! Кызыкмы, кызык... моңарчы шул гөмбәдән бер ни булмаган, югыйсә. Ярый читкә кителде. дуслар. Әйдәгез бу турыда ныклап фикер алышыйк әле. Минем белән килешсәгез, күтәрик бу мәсьәләне. Сездән фикерләр көтәбез. Бөтен нәрсәгә битараф булмыйк инде!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 24, 2010 01:14
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Кемнәр уйлап чыгара икән?Илүзә 21.10.2010 21:15
килешәм)
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Кемнәр уйлап чыгара икән?Тагын Мин Әле 21.10.2010 16:34
Эх сез, җаныйлар!
Эт койрыгын болгый-болгый хуҗасыннан сөяк көтә.
Кешегө баш һәм акыл ни өчен?
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Кемнәр уйлап чыгара икән?Булат Шакиров 18.10.2010 17:53
Об этом я написал аж 27 августа. Ну не кто не откликнулся. http://meshabash.ru/2010-03-17-21-12-21/306-jaacha-tl.html.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Кемнәр уйлап чыгара икән?Кунак 18.10.2010 17:23
Дали зарплату,так называемую в новой системе оплаты.Курам на смех!За проверку тетрадей 56 рублей?Премия 123 рубля?Посмешище!
Не хочется идти в школу!Директора м и завучам прибавили-пускай они работают!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Кемнәр уйлап чыгара икән?Гөлназ 11.10.2010 22:20
Минемчә, "йолдызлар системасын" калдырсалар, дөресрәк булыр иде. Ул бит гади хакыйкатьне ачыклый: тырышсаң - бар да була ул, тырышмасаң - нәтиҗәсе белән шатланып булмас. Балаларда битарафлык тәрбияләү белән тиң.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.