Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
«Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булды PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Октябрь 16, 2010 09:24

Рәсемгә басып зурайтып карагыз.15 октябрь көнне "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Татар телендә ясалган файдалы интернет-проектларны барлаучы әлеге конкурс беренче елында ук 40тан артык конкурсантны үзенә җәлеп итә алган. Финалга исә бары тик 30 эш кенә чыккан.

Бәйге интернет челтәрендә татар телендә ясалган җәүһәр дип саналырлык кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру; Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен интернет-ресурсларны бер урынга туплау; мәгариф өлкәсендәге интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү; интернет челтәрендә белем чыганакларын булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру максатын куя.
Бәйгедә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән кеше катнаша ала. Конкурска тәкъдим ителгән интернет-проектка бары тик бер генә таләп куелган - ул кимендә 50%ка татар телендә эшләнергә тиеш.
Иң күп интернет-проект авторлары укытучылар булган. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була. Әлеге хезмәт тә шул ук укытучыларның тырыш хезмәт җимеше дип бәяләргә мөмкин.

Иң яхшысын сайлап алганда иң зур игътибар ресурсның сыйфатына бирелгән. Уникаль эчтәлекле, яхшы бизәлешле, технологик яктан камил сайтларның әлеге бәйгедә җиңеп чыгу ихтималы аеруча зур булган.

 Финалистларны бүләкләү танатанасына Казан шәһәренең Мәскәү районында  урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясенә җыелды.Чакырылган кунаклар арасында Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчеләре Шәйхиева Фирая Разыйх кызы һәм Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге, Казан шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һ.б.  бар. Бәйгедә  җиңүчеләр барлыгы 7 номинация буенча билгеләнде.

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
1 урын - Мишәбаш башлангыч мәктәбе
2 урын - Туган ягым - яшел бишек
3  урын - Күңелле татар теле

Бүләкләребезне карап үтегез!

 

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе:
1 урын - Гүзәлия Тарханова сайты - Татар телен укыту серләре
2 урын  - Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты
3 урын - Татар теле укытучысы Раушания Матзянова сайты, Серле сандык

"Укучы – җәүһәр" номинациясе:
1 урын - Мөслим төбәге фольклоры  
2 урын - Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә. Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге блогы
3 урын - Явлаштау урта мәктәбенең "Яшь хәбәрче" түгәрәге сайты

 

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

1урын - Сабантуй газетасы

2 урын - Татар Википедиясе
3 урын - Абага чәчәге

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Аккүз мәктәбе

3 урын - Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе ,

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
Призлы урын - Татар филологиясе һәм тарихы факультеты (КДУ) ,

"Белемле гаилә – нур чәчүче җәүһәр" номинациясе
1 урын – юк
2 урын - Тазбаш
3 урын - Галиевлар семьясы сайты

Чыганак: Татарстан Республикасы электрон газетасы

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 17, 2010 07:08
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #14 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыБулат Шакиров 01.12.2010 19:46
Quoting
Булат! Сезне чын күңелемнән котлыйм.Сайтыгыз өчен рәхмәт.Сезгә бер сорау бар иде:башка мәктәп укытучылары сездә үз материалын чыгара аламы? Аны ничек эшләргә? Рәхмәт.

Рәхмәт Ильмира! Бик рәхәтләнеп. Моның өчен менә бу почтага эшегезне җибәрегез һәм ул тиз арада сайтта урын алыр. shbbulat.71mail.ru
Өземтәләргә
 
 
+1 #13 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыГыйлфанова Илмира 01.12.2010 19:42
Булат! Сезне чын күңелемнән котлыйм.Сайтыгыз өчен рәхмәт.Сезгә бер сорау бар иде:башка мәктәп укытучылары сездә үз материалын чыгара аламы? Аны ничек эшләргә? Рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
-1 #12 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыБулат Шакиров 19.10.2010 13:50
Quoting
Чын күңелдән зур җиңүең белән котлыйм, Булат. Син бу бүләкләргә бик лаек. Алдагы конкурсларда да җиңүчеләр сафында булырыңа һич шигем юк. Тырыш хезмәтеңнең нәтиҗәсе сиңа файда китерсен иде дигән теләктә калам.

РӘХМӘТ, Рәхмәт дуслар!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #11 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыГөлназ Илсуровна 19.10.2010 13:38
Чын күңелдән зур җиңүең белән котлыйм, Булат. Син бу бүләкләргә бик лаек. Алдагы конкурсларда да җиңүчеләр сафында булырыңа һич шигем юк. Тырыш хезмәтеңнең нәтиҗәсе сиңа файда китерсен иде дигән теләктә калам.
Өземтәләргә
 
 
0 #10 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыБулат Шакиров 18.10.2010 22:07
Quoting
Котлыйм дустым! Көн-төн эшләүләреңнең нәтиҗәләре бушка китмәгәнен сизәсеңме? Мин шат синең өчен, Мишабаш мәктәбен зур үрләргә күтәргән өчен бик зур Рәхмәт! Яңа уңышлар теләп калам

Рәхмәт Кәрим , дус!!! :oops:
Өземтәләргә
 
 
0 #9 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыКунак 18.10.2010 21:14
Котлыйм дустым! Көн-төн эшләүләреңнең нәтиҗәләре бушка китмәгәнен сизәсеңме? Мин шат синең өчен, Мишабаш мәктәбен зур үрләргә күтәргән өчен бик зур Рәхмәт! Яңа уңышлар теләп калам
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыБулат Шакиров 18.10.2010 17:45
Quoting
Поздравляем,теб я Булат Шакиров!
Ты успешный педагог и новатор!
Скоко ты получаешь,кстат и?

Спасибо за поздравления!!! А при чем тут сколько получаю. Если это вам так интересно, не копейки не больше , чем другие. Если конкретно сумма интересует , пишите, не секрет скажу.. :-) RS/ По нормам этики с незнакомыми людьми говорят на "Вы".
Өземтәләргә
 
 
-1 #7 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыКунак 18.10.2010 17:26
Поздравляем,теб я Булат Шакиров!
Ты успешный педагог и новатор!
Скоко ты получаешь,кстат и?
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыГөлназ 17.10.2010 21:08
Котлыйм! Уңышлар тормыш юлдашыгыз булсын!
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: «Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булдыБулат Шакиров 17.10.2010 19:43
Quoting
Сезне чын кунелемнэн шушы зур жинуегез белэн тэбрик итэм! Сезгэ алдагы коннэрегездэ дэ зурдан-зур унышлар,яна урлэргэ менеп,барлык сынауларны жинеп чыгып,гел мактаулы исемлэргэ генэ лаек булып ижатыгызны дэвам итуегезне телим!

ЗУР РӘХМӘТЛӘР, барыгызга да!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.