«Белем җәүһәрләре» җиңүчеләре билгеле булды Бастыру
Шимбә, Октябрь 16, 2010 09:24

Рәсемгә басып зурайтып карагыз.15 октябрь көнне "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Татар телендә ясалган файдалы интернет-проектларны барлаучы әлеге конкурс беренче елында ук 40тан артык конкурсантны үзенә җәлеп итә алган. Финалга исә бары тик 30 эш кенә чыккан.

Бәйге интернет челтәрендә татар телендә ясалган җәүһәр дип саналырлык кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру; Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен интернет-ресурсларны бер урынга туплау; мәгариф өлкәсендәге интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү; интернет челтәрендә белем чыганакларын булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру максатын куя.
Бәйгедә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән кеше катнаша ала. Конкурска тәкъдим ителгән интернет-проектка бары тик бер генә таләп куелган - ул кимендә 50%ка татар телендә эшләнергә тиеш.
Иң күп интернет-проект авторлары укытучылар булган. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була. Әлеге хезмәт тә шул ук укытучыларның тырыш хезмәт җимеше дип бәяләргә мөмкин.

Иң яхшысын сайлап алганда иң зур игътибар ресурсның сыйфатына бирелгән. Уникаль эчтәлекле, яхшы бизәлешле, технологик яктан камил сайтларның әлеге бәйгедә җиңеп чыгу ихтималы аеруча зур булган.

 Финалистларны бүләкләү танатанасына Казан шәһәренең Мәскәү районында  урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясенә җыелды.Чакырылган кунаклар арасында Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчеләре Шәйхиева Фирая Разыйх кызы һәм Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге, Казан шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һ.б.  бар. Бәйгедә  җиңүчеләр барлыгы 7 номинация буенча билгеләнде.

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
1 урын - Мишәбаш башлангыч мәктәбе
2 урын - Туган ягым - яшел бишек
3  урын - Күңелле татар теле

Бүләкләребезне карап үтегез!

 

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе:
1 урын - Гүзәлия Тарханова сайты - Татар телен укыту серләре
2 урын  - Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты
3 урын - Татар теле укытучысы Раушания Матзянова сайты, Серле сандык

"Укучы – җәүһәр" номинациясе:
1 урын - Мөслим төбәге фольклоры  
2 урын - Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә. Мөслим районы Әмәкәй урта мәктәбенең Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге блогы
3 урын - Явлаштау урта мәктәбенең "Яшь хәбәрче" түгәрәге сайты

 

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

1урын - Сабантуй газетасы

2 урын - Татар Википедиясе
3 урын - Абага чәчәге

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Аккүз мәктәбе

3 урын - Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе ,

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
Призлы урын - Татар филологиясе һәм тарихы факультеты (КДУ) ,

"Белемле гаилә – нур чәчүче җәүһәр" номинациясе
1 урын – юк
2 урын - Тазбаш
3 урын - Галиевлар семьясы сайты

Чыганак: Татарстан Республикасы электрон газетасы

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 17, 2010 07:08
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1