Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Белдерү!!! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Октябрь 19, 2010 10:31

Дуслар! Сайтта теркәлгәндә мәгълүматларыгызны саф татарча язсагыз иде . Шулай булмаган очракта сезнең теркәлүегезгә рөхсәт бирмәскә мәҗбүр булабыз. Сайт татар телендә һәм анда туган телебезне бозуга тамчы да юл куелмаячак. Моңа кадәр теркәлгәннәрдән үзләре турында мәгълүматларны татарчалаштырып чыгуларын үтенәбез. Әлбәттә  бу таләп башка милләт кешеләренә кагылмый , туган телен татар теле дип санамаучылар да моны инкарь итә ала , ә инде милләте белән горурланган һәркем әлеге гади генә мәшәкатьне җиңеп чыгар дип ышанабыз. Әгәр  сезнең компьютерда татар хәрефләре юк икән, болай эшләгез:


Бу бит инде  татарча ресурс, шушында гына булса да туган телдә аралашыйк! Үзегезгә ошыймы инде, мәсәлән Гибадуллина Гелюся Хамитовна, Шакирзянова, я булмаса гузалия (хәтта исемен ихтирам итеп баш хәрефтән дә язмаган) дип теркәлүләр. Матур итеп, үзебезчә Гыйбадуллина Гөлүсә Хәмит кызы, Шакирҗанова, Гүзәлия дип язсагыз ни була?


Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 24, 2010 10:22
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.