Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
"Зур рәхмәт" PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Октябрь 24, 2010 10:07

"Зур рәхмәт", хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары, безнең мини-конкурста актив катнашуыгыз өчен, шулай ук "олы рәхмәтебезне" безнең "Белдерү" мәкаләсендәге сайтта теркәлү вакытында мәгълүматларны татарча тутыру үтенечебезне "яхшы" тыңлаганыгыз өчен, димәк сайтка керүнең, теркәлүнең төп сәбәбе фикер алышу, проблемалар турында сөйләшү, сайт тормышында актив катнашу түгел, ә берәр нәрсә юк микән дип эзләү генә икән. Кешене  мәҗбүр итеп булмый инде, ихтыярыгыз. Әлеге проблема турында аралашкан сайтларыбыз идарәчеләре белән күптәннән сөйләшәбез . "Бәйрәм ашы, кара-каршы"- диләр. Сезгә 2 юл фикер язуы да бик кыен булгач, без дә моннан соң әзер материаллар урнаштыруны туктатабыз. Бу турыда күптәннән әйтеп киләбез. Һәрнәрсәнең чиге бар, шулай булгач безгә үпкәләргә кирәкми. Сайт бүгеннән информацион характерда гына эшләячәк, ягъни мәктәп һәм авыл тормышы вакыйгаларын гына чагылдырачак. "Методик сандык"ны да биклибез. Анысы укытучыларның иҗат лабораториясенең электрон варианты булып хезмәт итәчәк. Без хаклымы?

Тырышмадык түгел инде, тырыштык.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 24, 2010 10:57
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: "Зур рәхмәт"Гыйлфанова Илмира 01.12.2010 19:35
Булат, сайтыгызны ташламагыз,безг ә ул бик кирәк.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: "Зур рәхмәт"Булат Шакиров 26.10.2010 16:44
Сайтны гомумән ташларга җыенып торам, телсез, чукраклар белән сайтта эшләп булмый. Сайт кулланучылары бик актив булганда гына ул үсә , ныгый. Ә мондый формадагы эш, чукракка әкрен генә бер кызыклы хәлне тырыша-тырыша сөйләүне хәтерләтә. Бик зур масштаблы эшләргә тотынмакчы идем. Кирәге юк, безнең халык менталитеты белән, әлеге планнарны тормышка ашырып булмый. Сайтның 31 декабрьдә, хостинг вакыты чыга, озынайтырга бернинди теләк тә калмады.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: "Зур рәхмәт"Сабарадуга 26.10.2010 15:16
Бөгәм дип сындырып ату түгелме бу, Булат7
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.