Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Абау!!! Укытучы булу тиздән тормыш өчен куркыныч һөнәрләр рәтенә кермәсме? PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Октябрь 30, 2010 03:22

SuperJob.ru тикшеренүләр үзәге сораштыру нәтиҗәләренә караганда Россиядә иң куркыныч һөнәр ияләре дип илебез халкы түбәндәге профессия ияләрен саный икән:

 

1. Шахтёр.

2. Коткаручылар.

3. Янгын сүндерүчеләр.

4. Машина йөртүчеләр.

5. Эчке эшләр хезмәткәрләре.

5.Хәрбиләр.

6. Журналистлар.

Эшләр болайрак барса, тиздән укытучы һөнәре дә әлеге куркыныч исемлектә үз урынын алмагае. Чөнки шушы елларда гына инде берничә очрак теркәлде. Менә шушы көннәрдә генә булганы:

Санкт Петербург шәһәрендә яшәүче Андрей Петров мәктәпкә бәреп кереп, укучылар күз алдында, башлангыч сыйныфлар укытучысын кыйнарга тотына. Әлеге вакыйганы күзәтү камералары төшереп ала. Бу турыдагы роликны карап үтегез:

 

 

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 30, 2010 03:56
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Абау!!! Укытучы булу тиздән тормыш өчен куркыныч һөнәрләр рәтенә кермәсме?Венера Гәрәева 13.05.2011 22:56
Укытучы һөнәренә караш тамырдан үзгәрде һәм яхшы якка түгел.Элек, совет чорында, укытучы иң дәрәҗәле кешеләрнең берсе булган. Хәзер аңа карата балаларның да, ата-аналарның да хөрмәте кимегәннән-кими бара. Сәбәп нидә соң? Гаеп укытучының үзендәме, әллә дәүләт абзый бик тырышамы бу өлкәдә? Мин гадәти авыл мәктәбен татарча укып медальгә бетердем. Әнием кебек укытучы буласым килеп, пединститутта укыдым. Мәктәпкә укытырга кайттым һәм укытучыга икенче сортлы караш күреп, аптырап калдым.Шуның өчен укып йөрдеммени дигән уй да керде күңелгә. Мәктәптәге тавык чүпләп бетермәслек эше өстенә гаилә, йорт, балалар мәшәкатьләре өстәлә.Ә хезмәтенә түләве - ташка үлчим. Әле кыйнап китәргә дә күп сорап тормыйлар. Укытучы үз проблемалары белән бергә бер кала. Кемнән яклау көтә ала ул? Дәүләттәнме? Юк!Аңа укытучының алдына карап, биргәнгә канәгать булып, артыгын сорамыйча эшләве дә эшләве кирәк. Кыскасы, ишәк төсле (гафу итегез, хөрмәтле укытучылар, бу чагыштыру өчен). Ә балалар, әти-әниләр моны күреп, белеп торалар. Хәзер исә мескен укытучы кәгазь боткасына батты. Аны 5 ел саен тестлар бирдереп, белемен тикшереп, аттестация узарга мәҗбүр итәләр. Инде җавап биреп карагыз: кем хөрмәт итсен мондый укытучыны? Тәрбиячеләр белән дә шул ук хәл.
Чебен дулап тәрәзә ватылмас, әлбәттә. Бераз күңелдәгесен языйм дидем.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Абау!!! Укытучы булу тиздән тормыш өчен куркыныч һөнәрләр рәтенә кермәсме?Раушания 30.10.2010 19:22
Чыннан да, озакламый без иң куркыныч һөнәр ияләре булырбыз, ахырысы. Кайберәүләр безне болай да "бүкәй"(баланы куркыту өчен кулланыла торган мифик зат) дип саный бит инде, ә инде әти-әниләр үз балалары янында безне юкка чыгарып сөйләшсәләр, куркыныч кына түгел, бөтенләй кирәкмәс кешеләр булып калуыбыз да бар.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.