Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ноябрь
03,
2010
Көз PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Дуслар! Һәрберебездә ел фасыллары алышынганда урынлы сорау туа: "Ә быел көз, кыш, яз, я булмаса җәй нинди килер икән?"-дигән. Моның белән әлбәттә инде күптәннән кызыксыналар.

  Һәм менә без халкыбызның сыналган сынамышларын тәкъдим итәргә булдык. Сез дә сынап карагыз. Беренче октябрь. Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Бүген җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.
Көз озын килсә, яз соң килер.
Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак боз яуса, кыш суык булыр.
Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса - җылыга.
Сентябрь аяз - кыш салкын.
Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар - ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар - ел салкын килә.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш суык килә.
Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.
Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.
Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.
Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя баш-ласалар, ел суык була.
Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.
Искечә беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.
Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Апрель 12, 2013 09:38
 

Агымдагы рейтингы: 4.2
Тавыш бирде: 15

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.