Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бәйрәм табынына бер рецепт PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 02, 2010 10:20

Дуслар! Яңа ел табынында һәрвакыт ысланган балыкка урын табыла инде. Шуңа да без сезгә өй шартларында бу тәмле ризыкны әзерләү, иң мөһиме күпкә арзангарак, рецептын тәкъдим итәбез. Яңа елга кадәр сынап карарга вакыт бар әле. Шуңа күрә ясап, авыз итеп карагыз. Әзерликме? Менә болайрак:

1 кг туңдырылган скумбрия балыгын "ыслау өчен":

Бер литр суга 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 уч суган кабыгы салып 15 минут кайнатабыз. Шуннан соң әлеге суны талык хәлгә килгәнче суытып, аңа кибетләрдә сатыла торган 100 грамм "Жидкий дым" (сыек төтен) салабыз һәм балыкларны шул суга батырабыз. 3 көн торганнан соң балыкларны әлеге судан алып, тәмләп бәрәңге пешереп рәхәтләнеп сыйланабыз. Телегезне йота күрмәгез тагын!Смеётся

Тапкансыз мәктәп сайтында диярсез... Акланабыз: кибеттә мәсәлән 2 кг ысланган балык 400 сум тора. Ә без килосын 80 сумнан алып ясыйбыз. Менә мондый гади генә гамәл эшлик: 400 - ( 2 х 80) = 240 сум . Әлеге экономияләнгән акчага 2 "Снегурочка" , я балаңа кызыклы китаплар аласың?! Аклана алдыкмы? Сездән дә "тәмле" рецептлар көтеп калабыз, дуслар!

Ә монысы барып чыктымы, юкмы икәнен, языгыз!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Декабрь 04, 2010 01:04
 

Агымдагы рейтингы: 4.67
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.