Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тагын, тагын җиңү !!! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Декабрь 22, 2010 01:20

21 декабрь көнне Саба гимназиясендә 4 класс укучыларының рус теленн кече олимпиадасы булып узды. Башлангыч сыйныфларда ук иң белемле укучыларны ачыклау инде традициягә әйләнеп китте. Ел саен чиратлашып олимпиадалар математика, рус теле, әйләнә тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән үтә. Олимпиаданың беренче этабы, 1нче декабрьдән 18 декабрьгә кадәр, барлык мәктәпләрдә үтте. Җиңүче укучылар район турында катнаштылар. Олимпиада бик оешкан төстә, 1,30 сәгать дәвамында барды. Башлангыч сыйныф укучыларының рус теленнән алган белемнәрен күтәрү; тирән һәм ныклы белем булдыру; логик фикерләү сәләтләрен ачу; орфографик дөрес язу күнекмәләрен, беренчел практик күзаллауларын үстерү максат итеп куелды.

Һәм менә нәтиҗәләре:

Рус төркеме:

1 урын Гарипов Ильмир - Шәмәрдән лицее (Укытучы: Назмутдинова Э.Р.), (35)
2 урын Яковлева Диана - Шәмәрдән лицее (Укытучы: Назмутдинова Э.Р.), (31)
3 урын – Тюшин Данил – Лесхоз урта мәктәбе (Укытучы:Закиева Р.Р.), (27)
Татар төркеме:
1 урын – Баталова Ангелина- Елыш башлангыч мәктәбе (Укытучы: Рамазанова Р.В.), (29)
2 урын – Зарипова Гүзәлия – Мишәбаш башлангыч мәктәбе (Укытучы:Шакирова Р.Р.), (27)
3 урын – Харисова Энҗе – Сатыш урта мәктәбе (Укытучы:Шакирова А.Х.), (26)
Мәгълүмат Саба районы мәгариф бүлеге сайтыннан алынды

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #3 RE: Тагын, тагын җиңү !!!Гелюся 24.01.2011 00:33
Котлыйм!!!! МОЛОДЦЫ!)))
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Тагын, тагын җиңү !!!Булат Шакиров 26.12.2010 18:38
РӘХМӘТ!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Тагын, тагын җиңү !!!Раушания 25.12.2010 20:29
Булдырасыз да инде, афәрин!!! Мишәбашларның укытучыларына карап укучылары да калышмый диясе килә. Котлыйм җиңүегез белән.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.