Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тагын мактаныйкмы? PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Декабрь 26, 2010 06:28

Тагын мактаныйкмы, дуслар? Мактанабыз алайса! 25 декабрьдә район үзәге- Байлар Сабасында чыршы ачылу тантанасы булып узды. Елдагыча әлеге бәйрәмдә Кар сыннары ясау буенча учреждениеләр арасындагы конкурска йомгак ясала. Һәм менә безнең мәктәп әлеге тантанада билгеләп үтелеп, 1500 сум күләмендәге премиягә лаек булды. Мәктәбебез бюджетына кергән һәр тиен исәптә булган заманда, ярап торырдыр бит, дуслар!!! Улыбка Рәсемгә басабыз һәм икенче рәсемне күрәбез!!!

Шундый уңышлы ел үтеп бара, кызганыч!

 

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Декабрь 26, 2010 06:36
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Тагын мактаныйкмы?Раушания 30.12.2010 19:34
Булдырасыз, молодцы!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Тагын мактаныйкмы?Булат Шакиров 28.12.2010 08:02
Quoting
Мактаныйкмы?- диюегез
Бик тә урынлы, дуслар.
"Бигрәк матур сын дөньясы"-
Эшләгән алтын куллар.
Киләчәктә дә шулай
Тырыш, уңган булыгыз.
Яктылыкка гына илтсен
Барыр-йөрер юлыгыз

Бик матур шигырь белән безне котлавыгыз өчен зур рәхмәт Гөләндәм ханым!
Өземтәләргә
 
 
-1 #3 Тагын мактаныйкмы?Гөләндәм Гөлүс кызы 28.12.2010 00:14
Мактаныйкмы?- диюегез
Бик тә урынлы, дуслар.
"Бигрәк матур сын дөньясы"-
Эшләгән алтын куллар.
Киләчәктә дә шулай
Тырыш, уңган булыгыз.
Яктылыкка гына илтсен
Барыр-йөрер юлыгыз
Өземтәләргә
 
 
+1 #2 RE: Тагын мактаныйкмы?Булат Шакиров 27.12.2010 21:22
Рәхмәт!Әйе инде гомер буе кәгазь грамотага куанып яшәгән укытучыга 1500 сум (әле үзенә түгел,мәктәпкә) бер вагон алтын кебек тоела. Ә бер спорт ярышында җиңгән кешегә кимендә 3000 сум бүләк бирәләр.
Өземтәләргә
 
 
-1 #1 RE: Тагын мактаныйкмы?Роза 27.12.2010 21:18
Бигрәк матур һәм күп сыннарыгыз, мактанырлык шул! Һәм күреп алулары куанычлы!( Премия бирүчеләрнең дим).
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.