Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Уйланулар, уйланулар!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Гыйнвар 28, 2011 11:44

Дуслар! "Нишләп укытучының дәрәҗәсе шулкадәр төште?",- дигән сорау иртә таңнан төнгәчә тынгы бирми. Уйлар... уйлар... Әлеге мәкаләмдә мин сезгә бу турыда уйлап, нинди нәтиҗәләргә килгәнем турында бәян итәргә тырышырмын. Иң беренче сәбәп дип, мин укытучылар коллективының состав өлешен хатын-кыз укытучылар тәшкил итүен атар идем. Ни өченме, аңлатып карыйм. Хатын-кызлар табигате буенча күндәм, яңалыкны авыр кабул итүче, самими, күп вакыт үз фикерен ныклап әйтә алмавы белән аерылып тора. Гаиләдә дә бит ире дөрес әйтәме юкмы, бар да ир дигәнчә була. Хатын-кызга җитәкче:" Кар кара төстә,"- дип әйтсә, ул беркайчан да : "Ак бит ул, Фәлән Фәләнович,"- дип әйтмәячәк. Ә: "Нәчәлник кара дип әйткәч, карадыр инде ,"-дип килешәчәк. Һәм менә шушында ТУКТА...

Балаларга да нәкъ менә шулай төшендерергә азаплана. Гүзәл затларыбызның тагын бер "кимчелеге"- "Китап кушкан икән, димәк анда бар да дөрес,"-дип уйлавы. Әйе,  партия заманында да шулай иде анысы, без барысына да ышанып яшәдек:"Иң бәхетле илнең балалары- без!"- дигән, «Социализм тәтәй, капитализм кәкәй» кебегрәк төшенчәләр шулкадәр нык сеңдерелгән, аны әле хәзер дә хәтердән, күңелдән куып чыгарып булмый. Без матур- матур дәреслекләрдән, матур-матур әсәрләр укып үскән буын. Әсәрнең матур итеп эчтәлеген сөйләп бирсәң, методик кулланмада, я дәреслектә әсәр ахырында балалардан автор ишетергә теләгән фикерне әйттерә алсаң, шул җитә кебек иде. Әлбәттә инде барысы да "җылы" төсләр белән генә бирелде. Мин дә дәресләремне нәкъ шулай алып барган булыр идем дә бит... Бервакыт А. Г. Яхинның әдәби уку дәресләрен укыту буенча авторлык программасы ялгыш кына очрап куймаган булса. Кулымда аның дәреслеккә методик ярдәмлеге. Кызыксынып ачып карыйм. Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе турында... Ни күрим, Сабантуйга ат өйрәтүче малай кансыз, хайваннарны яратмаучы, эгоист диелгән. "Я Алла, ни язган бу ?"дип кызыксынып укып киттем. Чыннан да, Закирның хайваннарны яратмавы, эгоистлыгы, кансызлыгы бик тиз ачылды. Ул атны яхшылап тәрбияләве, ашату-эчертүе- баксаң, бары тик бер генә максат өчен- Сабантуйда 1 урын алу өчен генә эшләнә бит. Ат чабышындагы ашаткан- эчерткән, тәрбияләгән атын каннары чәчрәп чыкканчы камчылавы Закирның чын йөзен ача да инде. Ә менә А. Г. Яхин методикасы белән укытмаган укытучыга бала бу фикерне әйтсә, ни булыр дип уйлыйсыз? Анысын чамалыйсыздыр,  икелесе гарантияләнгән була инде. Менә шушы миңа әлеге методиканы куллана башларга этәргеч бирде дә инде. "Нигә соң болай читкә киттең әле ?"- диярсез. Баланың үз фикерен курыкмыйча әйтә белүе безгә ошамый, чөнки аны без-укытучыларга да әйттермиләр.  "Шуннан ни булган ?"-диярсез. Ә менә ниләр. Укытучының бар нәрсәне матур төсләр белән генә күрергә өйрәтүе - балада фикер ныклыгы сәләтен бетерә, бала күндәм, ни кушсалар шуңа иярә торганга әйләнә. Әлбәттә, беренче чиратта мондый удар астында йомшаграк характерлы бала кала. Урамда усалрак малайлар алар белән бик теләп идарә итә. Аннары аптырыйбыз инде:"Шундый тәрбияле бала ничек суд эскәмиясенә килеп басты соң әле?"- дип. Тагын бер мисал китереп үтәм. Әлеге ни кушсалар, шуны берсүзсез үтәү - ир балаларда характер йомшаклыгын китереп чыгара, ягъни үз фикерен катгый итеп әйтәсе, яклыйсы урында ул карусызга әйләнә. Моннан күпләр оста файдалана инде, дуслар. Иң беренче чиратта үз җилкәләрендә аны  егетләр "татып" карый. Армиядә 45-50 татарны 5-6 дагестан егете ни теләсә- шуны эшләтә. Ерак барасы юк. Йошкар-Олада гына да, миңа калса, хәлләр шулайрак бугай. Бер татарны кыерсытсалар, калганнары дер калтырап тора. "Миңа кайчан чират җитәр икән?"-дип.  Яклап чыгар иде иптәшен, без аны алай тәрбияләмәдек шул. Менә шуннан кайта инде илнең төрле почмакларыннан цинк табутлар... Инде чират кызларыбызга җитә. Алары да ни әйтсәң - шуңа риза. Ире исерек булса да, кыйнаса, хыянәт итсә дә, түзә. Бары тик бер генә бирелә торган гомерен шул юньсез белән уздыра. Ә сәбәп: әти-әни әйткән: “Ирдән кайткан кеше ул- адәм көлкесе,”- дип.  Яклый алмый шул үзен, чөнки аның үз фикере юк, аны без- укытучылар бирмәдек , ә безне үзебезне өстән бастылар. Моңа өстәп, әле татар халкының болай да изелгән , горурлыгын югалта башлаган халык икәнен дә онытмаска кирәк. Кайсы милләттә бар соң сәламләү сүзенең безнеке кебек тәрҗемә ителә торганы? Юктыр, белмим- "Исәнмесез- Живы ли вы?".

Хөрмәтле хатын кызларыбызның тагын бер "кимчелек"ле ягын әйтеп китәм. Һәр нәрсәгә артык йөрәк биреп , бик нык кайгыру. Кайгырмаслык та түгел шул! Көн туып, эшкә килүгә башлана..... Казаннан тикшерү чыккан, РОО дан киләләр икән, мәктәпне ябалар икән,  укытучыларны кыскарталар икән. Һәр көн шул сүз, түзеп кара син аңа! Мин үзем ир кеше буларак, тирем калынрак. Килә икән, килсен тикшерү, куркыр нәрсәм юк. Кыскарталар икән , кыскартсыннар, сәламәт булсаң, җае чыгар әле. Кем әйтмешли. "Пока гром не грянет, мужик не перекрестится" категориясенә керсәм дә , хатын-кызларыбызның даими утлы табада басып тору халәте ирексездән миңа да күчә.

Инде менә нәтиҗә ясыйк:

Мәктәпләрдә укытучылар нисбәте ир-укытучылар 50%, хатын-кызлар 50% булган очракта гына, укытучының авторитеты азмы-күпме күтәрелер кебек. Без дә әллә ни мактана алмыйбыз анысы. Ләкин 100 кешелек хатын-кызлар коллективында 2 кеше курыкмыйча үз фикерен әйтә алса, минемчә, ирләрдә 2 кеше фикере 10 кешелек колективта да булыр кебек. Бәлки, ялгышамдыр...

Инде килеп, көндәлек мәшәкатьләребез ниләрдән гыйбәрәт соң безнең? Бер генә профессия кешесенең дә эш мәшәкатьләре артыннан ияреп өенә кайтмый. Ә безнеке кайта. Сумка тулы китап, тикшерелмәгән дәфтәр, план, тагын әллә ниләр. Горурланам  мин синең белән , укытучы ире. Бөек кеше син!!! Кызганам мин сине укытучы баласы, мескен бала син. Тулырак тукталып китик инде бөек ир һәм мескен балаларга. Сәгать 4 тә очып кайткан укытучы хатын, ашык-пошык ашарга әзерләргә тотына, нинди күңел биреп әзерләсен инде ул , тәмле итеп. Баш кадәр суган турый да, "Ролтон" тәмләткече белән эшкәртеп ,урыс әйтмешли, "еда быстрого приготовления, по-учительски" ясап куя. Ул арада кич җитә , сыер саварга чыгып йөгерә, аннан кергәч,  укытучы хатын-кызның иң бәхетле бердәнбер мизгеле- җыелышып кичке аш ашау. Бүтән тәүлек әйләнәсендә мондый бәхет тәтемәячәк бит. Инде балаларга дәрес хәзерләтә башлый безнең героебыз. Бу вакытта башка профессия кешесе булган ире кырын ятып телевизор карый. Ул аңлый да алмый сине, аңларга теләми дә. Балалар дәрес хәзерләде , хәзер ял итсәң дә була дисезме? Юк, дусларым юк!!! Хәзер инде иртәгесе дәрескә әзерләнер вакыт җитте шул. Телевизордан соңгы хәбәрләр дә карый алмый ул, гомумән тышкы дөнья белән инде аралар күптән өзелде. Берәр бала кичә илдә булган берәр вакыйга турында сорамаса гына ярар иде. Ә иң авыры татарча белем бирүче мәктәптә укытучыга төшә. Интернетта бар да бар бит, диярсез. Бар , тик татар өчен түгел шул. Без аннан әзер презентация дә, дәрес эшкәртмәсе дә, класстан тыш чарага материал да ала алмыйбыз. Русчасын алабыз да, сәгатьләр буе тәрҗемә итәбез. Әле бер көнне сынлы сәнгать дәресләре өчен «Песи рәсеме ясау» темасы буенча презентация алган идем. Рәсем дәресенеке ярыйдыр инде, русчасы да диярсез. Юк шул . Презентация мәчеләр турында табышмактан башлана, ә табышмакны турыдан-туры тәрҗемә итеп булмый, киттем китап актарырга. Рәсем ясауның һәр этабы фотошопта ясалган. Русча язулы рәсемнәр аша бара. Тагын әлеге рәсемнәрне кабат фотошоп аркылы үткәреп, тәрҗемә итеп чыгарга туры килде. Менә шуңа барлыгы 1 сәгать 35 минут китте. Сәгатькә карыйм- 22.30 минут. Мин әле үз мисалымда күрсәттем , презентация ясау михнәтен. Ә укытучы хатыныбызның бөек ире телевизорын карый-карый йокыга китә. Бүген дә кочаклау насыйп булмады бит аңа сөйгәнен. Ә инде төнге беренче яртыларда безнең героебыз эшләрен тәмамлап, күптән татлы йокыга талган, җиденче тәмле төшен күрүче балалары һәм сөекле иренең өсләренә ябып, мендәр- ястыкларын төзәткәләп, песи кебек кенә  урынга кереп ята. Тагын кесә телефонының ачыргаланган тавышы ишетелә. Тагын көн туды.... тагын барысы да яңа баштан башлана. Түз син , бөек укытучы, бигрәк тә ,хатын-кыз - укытучы. Берчак синең дәрәҗәң тагын күтәрелер әле. Әлегә сиңа үз сүзеңне нык итеп әйтә белергә, хокукларыңны яклый белергә өйрәнергә кирәк...

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 31, 2011 12:47
 

Агымдагы рейтингы: 4.43
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
-1 #8 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Гөлүсә 02.02.2011 17:08
(Ир-атларда лидерлыкка омтылу бөтенләй юк диярлек дигән фикер белән килешә алмыйм, бар ничек кенә бар әле.Һәр кешенең фикере тыңлана, тыңлануын анысы дөрес тыңлана да барыбер лидерлар уйлаганча эшләнә))
Лидерлар тарафыннан өстәгеләргә ярарга тырышу, астагыларны буйсындыру башлана;
(Ир-атларга бу да хас түгел)Бәлки сина Булат абый хас түгелдер, мондый сыйфатлар хас ир-атлар да бар)) Мин байтак ир-ат колллективларин беләм. Кайберләрендә интригалар хатын-кыз коллективларына караганда текәрәк. Бәлки укытучылар коллективында башкачарактыр, анысын белмим.
Өземтәләргә
 
 
-1 #7 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Булат Шакиров 31.01.2011 07:16
Дусларым! Сүз бернинди дә бунт күтәрү, революциягә чакыру түгел, элементар нәрсәләр турында бара.
Өземтәләргә
 
 
+1 #6 УйлануларФилософ 30.01.2011 21:42
Булат! Синең язмаларыңны укыйм да (үпкәләмә инде), бүгенге көннең яңа революционеры дип сине кабул итәм. Фикерләреңнең күбесе белән кушылам. Ләкин бүгенге тормышта безнең районда революция ясап булмавындада инандым. Бер генә кеше дә "Әйдәгез!"- диюче артыннан күтәрелмәячәк. Кайсы "урыны" турында, кайсы "исеме" турында уйлаячак. Ә әкерен генә фикерләреңне хупларлар анысы... (Сине да ни эшләтерләр микән дип кетеп торучылар бар.)
"Уйланулар"ыңа килгәндә, ир-ат коллективта күбрәк булды ни, азрак булды ни хәзер? Миңа калса, ир-ат үз дәрәҗәсен төшерде инде. Мисал өчен, мәктәптә җиһаз күчерәбез: хатын-кызлар өстәл эстери, ә ир-ат, аңа дәшмәгәч, карап тора, үзенең күзе дә калмады инде, фикере турында әйтәсе дә юк. Ир-ат "тыйнак"ка әверелде.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Булат Шакиров 30.01.2011 19:47
Кытык килгеч нәрсәләр күп әле ул Раушания:
Хатын-кызлар һәм ир-атлар коллективындагы аермаларны карап карыйк.
Әйдәгез теләсә кайсы берәр авыл районы укытучыларын(пр офессия мөһим түгел) кечкенә генә бер экзаменга җыеп алыйк һәм 4 группага бүленергә кушыйк(1 генә группа булса да моны чамаларга кыен түгел. әмма тегеләй ачыграк күренә), күзәтик шуннан ниләр буласын:
Хатын-кызлар: Секунд эчендә түбәндәге группаларга бүленәчәкләр:
1.- Район үзәге "текә" укытучылары;
2.- Район үзәге гади укытучылары;
3.- Авылларның "текә" укытучылары;
4.- Авылларның гади укытучылары.
(Ир-атларда бу роль уйнамый. Арткы урыннарга эләгү өчен бераз төртешү генә булырга мөмкин.)
Алга таба: Мизгел эчендә һәр группада лидер барлыкка киләчәк. Тора-бара ул төркемнең старостасы дигән официаль статусны барыбер алачак.Лидер үз тирәсенә бер-ике якын кеше алачак. Экзаменатор тел төбен чамалаучы, финансист кебегрәк инде. Булды, коллектив шапкасы төзелеп бетте. Башкалар берсүзсез шуларга иярә. Аларның дөрес булу-булмаулары мөһим түгел.
(Ир-атларда лидерлыкка омтылу бөтенләй юк диярлек, шуңа анда һәр кешенең фикере тыңлана)
Шуннан:
Лидерлар тарафыннан өстәгеләргә ярарга тырышу, астагыларны буйсындыру башлана;
(Ир-атларга бу да хас түгел)
Ярарга тырышуның беренче этабы нинди дә булса берәр нәрсә алып бүләк итү(китә акча җыю күренеше). Экзамен нәтиҗәләренә моның ярдәме бары тик шул лидер һәм аның тирәсендәгеләрг ә генә тия, калганнарга аның абсолютно файдасы юк.
(Ир-атларда бу вакытта бу чарадан котылу юллары эзләү башлана. Һәм һәркем тигез дәрәҗәдә чишелеш табу юлында катнаша. "Качу юлы" бар икән, моннан "шустрыйраклар" файдалана, юк икән инде авыр язмышны ничек тә җиңеләйтү максатыннан "акча төртү" ысулы кулланыла, "Теге собака"га күпме бирәбез дип гомуми уртак фикергә киленә, ә хатын-кызларда сумманы "лидерлар" билгели).
Әлеге җитеп торыр, кирәк дип тапсагыз дәвам итәрмен.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Булат Шакиров 28.01.2011 22:07
Quoting
Яз ,Булат!Синең язмаларыңны көтеп калам.

Зимфира, бәлки мин дөрес тә уйламыймдыр. Сезнең фикер белән дә тулысынча килешәм. Фикерләр күбрәк булган саен укытучының бүгенге көндәге дәрәҗәсе сәбәпләрен ныграк аңларбыз. Минем язманы хатын-кызны түбәнсетү дип кабул итмәгез, зинһар. Кимчелек сүзе шуның өчен дә куштырнаклар эченә алынды.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Зимфира Гараева 28.01.2011 21:18
Ну ,Булат!Язып та карыйсың инде.Бәлки безнең син әйткәнчә булуыбыз ныклы җилкә булмаудан,
ышыкланыр ышанычлы ир-ат педагоглар булмаудандыр?!Хәер Сезне әзрәк эш күрсәтсәгез өскәрәк күчереп тә куялар инде.Бу Булат нишләп ята,ник язмый башлады дип юксынган идем әле соңгы вакытта ,ә син әнә нинди доклад әзерләп яткансың.Сезгә ир-атларга ,әлбәттә эштән кыскартылу алай ук куркыныч түгелдер,ләкин хатын -кызлар турында алай дип әйтеп булмый шул ,бигрәк тә авыл җирендә.
Яз ,Булат!Синең язмаларыңны көтеп калам.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Булат Шакиров 28.01.2011 20:34
Хөрмәтле Раушания ханым, кытык кирәк вакытта да килсен иде ул. Мәсәлән электрон мәгариф сайтының татарча версиясе булмавына, ничәшәр ел укытып ничәмә-ничә укучы укытып чыгарган укытучыга да ЕГЕ бирдегәннәр өчен дә. Кытык та кайда, кайчан һәм кемгә киләсен чамалап килә шул сезнең. Ачуланмагыз, бөтен кеше бер калыптан була алмый. Семьяда да төрле бала була дигән урыс мәкален беләсездер. Кытык килер өчен бүген барлык мөмкинлекләр бар иде, сүз уңаеннан , минеке килде.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Уйланулар, уйланулар!!!Раушания 28.01.2011 20:00
Ай-һай, бигрәкләр дә зурлагансың син безнең затны. Хатын-кызлар табигате буенча күндәм, яңалыкны авыр кабул итүче, самими, күп вакыт үз фикерен ныклап әйтә алмавы белән аерылып тора, дип язасың. Бу сүзләреңә бик тә кытыгым килде. Барысын да бер иләктән иләп дөрес эшләмәгәнсең. Әле тагы минем фикерне дәвам итүчеләр булыр дип ышанам. Мин үз чиратымда бу язмадагы фикернең дөреслеге өчен 5 ле куя алмыйм. Ачуланма.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.