Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Нәтиҗәләр, нәтиҗәләр... PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Гыйнвар 31, 2011 12:12

RS/// Кызыклы фикерләр ишетелә башлады әле. Имеш, мине эшкәрткәннәр дә, башка төрле сөйли башлаганмын. Мине ни кызыксындырды, шуңа җавап алдым, миңа шул җитә. Беркем махсус эшкәртмәде, беркем басым ясамады. Ә сез алай бик "текә" булгач дусларым, хет мәкаләдә фикер калдырган булыр идегез. Исемегезне язып түгел, (анысы зур батырлык булыр иде!!!) язмыйча гына булса да. Югыйсә, 8 фикернең  4 се минеке. Батырлык дәрәҗәгезне шуннан үзегез үлчәгез инде. Менә шуннан соң мине тикшерергә мөмкин булыр иде. Курыкмагыз, сез курыккан кешеләр бу сайтка кереп карамый, бу бер эч бушату гына. Шулай да бик хәтерем калды шулай уйлаучы иптәшләргә.

Рәсемнең әңгәмәгә бер катышы да юк. Темага туры килүе генә. Хөрмәтле , дуслар! Сезне тынычландырыйм әле. Үземне борчыган сорауларымның чишелешен таптым булса кирәк. Һәрхәлдә шулай дип уйларга нигез бар. Саба районы хакимият башлыгы Рәис Нургали улы белән булган әңгәмәдән соң күп нәрсәләргә төшендем булса кирәк. Шуны аңладым әле: мин артык оппозициягә бирелеп киттем ахры. Дөрес җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсе төшүен ул да инкарь итми, абруебызны күтәрү үзебездән торуы хакында искәртүе дә урынлы кебек. Аның менә бу сүзләре әлбәттә күңелгә сары май булып ятты: "Кайсы замана, кайсы вакыт булмасын, укытучы һәрвакыт ихтирамга лаек. Ә инде нинди дә булса экзамен, тест-фәлән алуларны укытучыны түбәнсетү дип кабул итмәсәк иде, бу бары тик проблемаларны барлау, кайсы өлкәдә укытучыга белемен күтәрергә кирәклеге, кайсы өлкәдә аңа ярдәм кирәклеген ачыклау өчен генә башкарыла",- ди ул. Моны ул тулысы белән үзенең нигезле мисаллар китереп аңлатуы белән раслады. Тулысынча инаныр өчен провокацияле сорау бирергә дә батырчылык иттем әле.

- Ә мәктәпләрдәге чыршы бәйрәмнәрен 1 гыйнвардан соң үткәрү турындагы карарны аңлатып китмәссезме?(Сер түгел бит инде, күбебез, шул исәптән мин дә, моны укытучыларны кимсетү өчен эшләнде дип кабул итте.)

- Әлеге карар уйлап, бөтен яклап тикшерелеп кабул ителде. Шулай яхшырак икәненә тамчы да шигем юк. Яңалык шулай авырдан үтеп керә инде ул. Әлбәттә каршы килүчеләр бихисаптыр. Ләкин бу баштагы чорда гына шулай булачак. Нинди отышлы яклары бар соң әлеге карарның? Яшерен- батырын түгел, барыбыз да 30-31 декабрьләрдә ашык-пошык әлеге бәйрәмнәрне уздырып куябыз. Кайвакыт әллә ничәшәр сменада. Балаларның әти-әниләре, эш көннәре булу сәбәпле, чараларда катнаша алмый кала. Мәктәп- әти-әни- укучы чылбырының ныгуында бер мөмкинлек булып торучы мероприятиедә чылбырның бер буыны катнашмый кала. Ә инде 1-10 гыйнвар көннәрендә бернинди бәйрәмнәр күзәтелми. Югыйсә, бу вакытта әти-әнинең баласы өчен вакыты беркайчан да булмаганча күп бит.

Менә дуслар, кыска гына әмма аңлаешлы. Мин бер каршы сүз әйтә алмадым, чөнки дөрес сүзгә җавап юк. Тагын бер нәрсә дә аңлашылды кебек. Нишләп без, мәсәлән башлангыч сыйныф укытучылары, ниндидер бер оешма төзеп, килеп чыккан четерекле проблемаларны уртага салып сөйләшеп, карар чыгарып, шул карар нигезендә Район мәгариф бүлегенә, аның рөхсәте белән (әлеге кысаларда гына хәл итеп булмаса)администрациягә чыгып, чишелеш юлларын табарга теләмибез. Аккош, чуртан , кысла кебек төрле якта, һәркем үзенчә яшибез, проблемаларны эчтән мыгырдыйбыз-мыгырдыйбыз да, бернинди чишелеш юлы эзләп карамыйбыз. Мин, мәсәлән сайлап куясыз икән, әлеге оешма члены булырга риза.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Февраль 04, 2011 10:00
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 фикерләрНабиуллина 02.02.2011 21:11
Булат,хөрмәтлем .Мин сезнең сайтыгыздагы язмалар белән даими танышып барам.Кайбер фикерләрегез белән бик үк килешеп бетмәсәм дә.гомумән алганда.мин сезнең фикердәш дип әйтергә була.Хәзерге заман укытучысы һәркөн,һәркем алдында җавап бирүче "бер мескен" хәлендә.Аңа иҗади,үзе теләгәнчә эшләргә мөмкинлек тә калмый бит.Көн туса,телефоннан " данныйлар"биреп,килгән хатларга җавап язып,мәктәпнең бетмәс -төкәнмәс проблемаларын чишү өчен юлдан кайтып керми.Кирәгеннән артык нагрузка,тикшер үләр.Дөрестән дә, безгә уртак проблемаларны ачыктан-ачык бергә киңәшләшеп,кыюр ак булып ,бергәләп чишәргәдер?!Ләкин бу эшкә теләп алынучы гына булырмы икән?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.