Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Укытучыга ярдәмгә... PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Февраль 01, 2011 07:17

1-4 сыйныфлар өчен математикадан мәсьәләләр, мисаллар , тигезләмәләр, рус теленнән төрле кагыйдәләргә кагылышлы биремнәр чишү өчен программа тәкъдим итәбез. Биремнәрне чишү белән укучыга тиешле билге куела. Моннан тыш программада шаблоннар кулланып биремнәр катлаулылыгын үзгәртергә мөмкин. Мәсьәләләр редакторы, булган мәсьәләләр текстын үзгәртү яки үзеңә башка мәсьәлә төзү мөмкинлеге бирә. Бер генә кимчелеге бар- татар хәрефләрен танымый. Җиңел урнаштырыла, бушлай. Димәк теркәлү коды да сорамый. Һәр укучы программа үткәрә торган рейтингта катнашып иң яхшы белүче исемен ала ала. Моннан тыш программада “Һава шарында математик узышу” уены кертелгән.

Көйләнмәләрендә түбәндәге биремнәр төре сайларга була:

-        10 эчендә кушу , алу;

-        Дистә аркылы чыкмыйча кушу һәм алу;

-        Дистә аркылы чыгып кушу һәм алу;

-        100 эчендә кушу ;

-        Таблицалы тапкырлау һәм бүлү;

-        Таблицадан тыш тапкырлау һәм бүлү;

-        Гамәлләр тәртибенә мисаллар;

-        3 урынлы саннарны кушу һәм алу;

-Күбурынлы саннарны кушу һәм алу;

-        Икеурынлы санга тапкырлау һәм бүлү;

-        Өчурынлы санга тапкырлау һәм бүлү.

Сез шулай ук биремнәрне үзегез теләгәнчә дә төзи аласыз.
Тигезләмәләр чишү бүлеге берничә төр биремнәрдән тора:

-Билгесез кимүче, киметүчене, кушылучыларны табу ;

- Билгесез бүлүче, бүленүчене, тапкырлаучыны табу;

- Катлаулы тигезләмәләр
Программада 25 төр мәсьәлә бар.
Задания по русскому языку основываются на 13 видах упражнений:
— Сочетания: ЖИ-ШИ, ЧА-ЩА, ЧУ-ЩУ
— Сочетания: ЧК, ЧН, ЧТ, НЧ, РЩ, ЩН, НЩ и Ь
— Проверяемые безударные гласные в корне слова
— Парные согласные в слабой позиции
— Словарные слова
— Написание слов с мягким и твердым знаком
— Написание слов с удвоенными согласными
— Написание приставок и предлогов
— Непроизносимые согласные и сочетания СН-ЗН
— Мягкий знак после шипящих
— О и Е в окончаниях имен существительных после шипящих и Ц
— НЕ с глаголами
— Правописание сложных слов

 

Программаны моннан алыгыз. Аның белән эшләгәндә кыенлыклар туса, тартынмагыз сорагыз, ярдәм итми калмабыз!!!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Февраль 01, 2011 08:09
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Укытучыга ярдәмгә...Булат Шакиров 25.02.2011 13:50
Дә-ү-ү-ү үсегез!!! :-)
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 РәхмәтЛәйлә Гыймранова 25.02.2011 13:43
Булат программагыз шуның кадәр уңайлы, бик зур рәхмәт Сезгә.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.