Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Якынлашып килүче язның беренче бәйрәме белән! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Февраль 24, 2011 11:48

Дуслар! Менә "Әтиләр бәйрәме"н онытып та бетермәдек әле, инде тагын бер гүзәл бәйрәм- 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме якынлаша. Бүләк эзли башладыгызмы инде укучылар? Ә бәлки кулдан ясалган бүләк яхшырактыр, ә? Чөнки аңа күңел җылысы салынган була бит. Менә бу бүләкне карап карагыз әле. "Акча агачы" дип атала. Акча булса, бар да була ди бит, әйеме? Смеётся

1. Акчалы агач ясау өчен безгә чыбык, сәйлән, акриль буяу (краска),буш йогурт савыты, җеп, “Момент” җилеме,пластилин, кайчы һәм тозлы камыр кирәк булачак. Тозлы камырны болай ясыйбыз: 100 г “Экстра” тозы, 100 г он, 50 г су, 5 г куллар өчен диелгән крем. Барысын бергә болгатабыз һәм 2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Шуннан соң аның белән әвәләргә мөмкин.

 

 

2. Камырдан агачыбыз өчен яфраклар әвәлибез. Һәр яфракта тишек ясыйбыз. Аннары яфракларны 1 сәгать дәвамында 50 градуста духовкада, яки батарея янында киптерәбез.

3. Чыбыкны берничә катлам итеп чорныйбыз.

Чыбыктан агач кәүсәсен барлыкка китерәбез. Чыбык очларын аергалап, тармакландырабыз

Яфракларны агачыбызга кидертәбез һәм чыбыкны борып кую юлы белән беркетәбез.

Агачка савыт та ясыйк инде. Моның өчен йогурттан бушаган буш савытны кләй белән сылап чыгабыз, ә кләй өстеннән җеп белән чорныйбыз. Кләй бераз кипшергәч савытны пластилин белән тутырабыз, аңа без соңыннан агачыбызның кәүсәсен  тыгачакбыз.

Агачыбызны савытка беркетәбез. Аннары яфракларны һәм агач кәүсәсен буйыйбыз. Буяу кипкәч, агач астына сәйлән сибәбез. Менә бүләк әзер дә!

Чыганак:

http://www.millionpodarkov.ru/podelki/podelka-iz-provoloki-i-solenogo-testa-denezhnoe-derevo.htm

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Февраль 25, 2011 08:02
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.