Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
8 мартка сценарий PDF Бастыру E-mail
җомга, Февраль 25, 2011 09:15

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Сезне бәй­рәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч йөзле, сау- сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 нче укучы.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә — якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 нче укучы.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

 

{gcontent}3 нче укучы.

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4 нче укучы.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Барысы бергә.

Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

5 нче укучы.

Язның беренче бәйрәмен

«8 Март», диләр.

Барысы бергә.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар, апа-җиңгиләр!

Хор «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнашева сүзләре) җырын башкара.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге бәйрәмне без бәйге-уен рәвешендә үткәрәбез. Бәйгедә «Шатлык» һәм «Гүзәллек» командалары катнаша. (Укучылар ике командага бүленеп баса­лар.) Хәзер командалар бер-берсен сәламли.

«Шатлык» командасы.

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга.

Уңганмы без, зирәкме без —

Сыналырбыз җыр-моңда.

«Гүзәллек» командасы.

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер-фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.

Алып баручы. Бәйгенең беренче бүлеге шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исе­мен, авторын әйтәсез.

1. «Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында, ...»

(Җ. Тәрҗеманов. «Иң матур җыр»)

2. «Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең әйдә бер гадәт: ...»

(Г.Нәбиуллин. «Әти белән бергәләп»)

3. «И туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!» ...

(Г.Тукай. «Туган тел»)

4.  « — Син яраткан иң матур сүз

нинди сүз, әйт, бәбкәем?» ...

(Н.Исәнбәт. «Иң матур сүз»)

5. «Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган. ...»

(Г.Латыйп. «Минем әби»)

6. «Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен ...»

(Р.Миңнуллин. «Әни кирәк»)

Алып баручы. Бәйгебезнең икенче бүлеге — «Тапкырлар бәй-, гесе» дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы команда җавапларны күбрәк әйтер икән? (Табышмаклар әйтелә.)

  1. Һәркемдә дә бар. (Исем)
  1. Күңелсезгә — юаныч, күңеллегә куаныч. (Ж^<р)
  1. Ялгыз гына ашалмый,

Аннан башка эш бармый. (Тоз)

  1. Үзе су, үзе каты. (Боз)

Алып баручы. Алдагы бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы команда өч иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән? «Шатлык» командасы өчен исемдәге икенче иҗек «-ли-», ә «Гүзәллек» ко­мандасы өчен бу иҗек «-фи-» булсын.

(Мәсәлән: Га-ли-я, Ха-ли-дә, Гө-ли-я яки Гөл-фи-я, Зөл-фи-рә, Әл-фи-я һ. б.)

Алып баручы. Ә хәзер капитаннар өчен «Рәссамнар» бәйгесе. Сезгә, күзләрне бәйләгән килеш, тактада вазадагы чәчәкләр рәсе­мен ясарга кирәк. Кайсыгызныкы матуррак булыр икән? (Бу эш билгеләнгән вакыт эчендә үткәрелә.)

Алып баручы. Чираттагы бәйге «Кем тизрәк?» дип атала. Би­релгән кисмә иҗекләрдән кайсы команда тизрәк җөмлә төзи алыр икән?

  1. 1 нче җөмлә. «Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре — хатын- кызлар».
  1. 2 нче җөмлә. «Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш». (А.П.Чехов)

Алып баручы. Бәйгенең бу өлеше «матурлык» сүзенә бәйле. Бирелгән вакыт эчендә, әлеге сүздәге хәрефләрне кулланып, кай­сы команда күбрәк сүз төзи алыр? (Мәсәлән: мал, урак, тамыр һ.б.)

Алып баручы. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йола- ларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Кайсы команда татар ха­лык ашларын күбрәк белер икән? (Бу биремне бирелгән вакыт эчендә телдән яки язма рәвештә үтәргә мөмкин.)

Алып баручы. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә тошерик әле. Кайсы команда чәчәк исемнә­рен күбрәк әйтә?

Алып баручы. Без сезне дә, кадерле әниләребез һәм әбилә­ребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз.

Әкрен генә көй ишетелә. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла. Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче укучы.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә —

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

2 нче укучы.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

1 нче укучы.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

2 нче укучы.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Барысы бергә.

Менә без — нәниләрдән!

Балалар әниләргә, әбиләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшы­ралар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам иттерелә.

Чыганак: "Балачак илендә" китабы. (М.А. Вәлиуллин)

Сценарий авторы: Н. Шаһабиева, Кукмара районы.

2 нче сценарий

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

“Ана шәфкать диңгезе”

(Әниләр көненә багышланган кичә)

Мальвина. Ой, никадәр кеше җыелган. Исәнмесез! Сездә әллә бәйрәмме?

Буратино. (йөгереп керә) Соңга кала яздым бит, ник мине көтеп тормадың, Мальвина? Ә-ә-ә… Исәнмесез!

Мальвина. Син беләсеңме, монда балалар һәм кунаклар бәйрәмгә дип җыелганнар, әниләр бәйрәме диләр.

Буратино. Әниләр бәйрәме… Әни…әти диген. Минем Карло әти бәйрәмемени? Мин тагын белми торам.

Мальвина. Юк инде. Әниләр бәйрәме. Менә тыңлап кара әле син балаларны,хәзер белерсең.

1а.б. Бүген- әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

2а.б. Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

1а.б.  - Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Без дә бүген шушы якты, матур залга әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип  җыелдык.

2а.б.  – Сөекле әниләребез! Сезне чын күңелдән Аналар бәйрәме белән котлыйбыз!  Без әниләргә гомеребез белән бурычлы, чөнки ана белән баланы дөньяда тиңе булмаган һәм булмаячак җылы хисләр бәйли. Әни турындагы уйлар бөтен авырлыкны җиңәргә, иң кыен хәлләрдән дә чыгарга ярдәм итә.

1у. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

2у. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3у. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

4у. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Бергә: Тормыш яме- Әнкәй, хатын кыз!

5у. Күмәкләшеп, бырыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр башкарыла: “Кояш гомере”Ф. Әхмәдиев көе, Г. Зәйнашева сүзләре.

Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп,

Өйрәткән энесенә.

Кушымта:

Кояш, кояш мәңге балкый

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар,

Матур көйгә салганнар

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа, матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай,

Озын гомерле булсын

1а.б. Әниләр турында сөйли башлаганда, иң элек туып- үскән йорт, чәчәкле- чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы күз алдына килә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул- берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат.

6у. Иң сөйкемле күзләр- әниемнеке,

Йомшак, җылы куллар- әниемнеке.

Иң- иң татлы сүзләр- әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар- әниемнеке.

7у. Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

8у. Олыга да, кечегә дә

Әни иң кирәк кеше!

Аның күңеле изгелектә,

Шуңа үрнәк һәр эше.

9у. Әниләргә Алла ярдәм бирсен

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

10у. Йоклап китсәм ялгыш кына

Телевизор алдында,

Кемдер назлап- сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм!

Шулай назлый әнием генә бары.

11у. Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

Йә боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу?

Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

12у. Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам,- дип

Озатып кала сөеп?

Йә, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

13у. Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы, балам?- диеп

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

2а.б. Тормышыбызга ямь бирүче  иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез- әниләр. Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә! дип ачылган. Әйдәгез, бер генә минутка сабый чагыбызга кайтыйк әле, әниләребезнең бишек җырын тагын бер кабат тыңлыйк әле. (бер әни башкаруында бишек җыры, артта бер бала бишек белән)

Мальвина: Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык, һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Буратино: Ләкин “Әти” сүзе дә бит өч хәрефтән тора, ул да иң кадерле, сөйкемле кеше, ул да безнең өчен кайгырып тора.

Мальвина. Димәк әле син аңлап бетермәгәнсең. Балаларны тыңлап карыйк әле.

1а.б. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуыбыз, үзебезне тотуыбыз, эшкә өйрәнеп үсүебез белән шатландырырга кирәк.

14у. Күземнең төсләрен

Тәүге кат күрүче,

Өзелеп яратып

Тәүге кат үбүче-

Син генә әнием!

15у. Тәүге кат сүземне

Ул гына ишеткән,

Рухыма, хисемә

Җылылык, нур сипкән

Син генә әнием!

16у. Йөрәгем тибешен

Тәүге кат тоючы,

Җаныма, күңелемә

Канатлар куючы-

Син генә әнием!

17у. Егылып еласам,

Абынып тормасам,

Кулыңны сузучы

Син генә әнием!

18у. Гомерем буена

Бурычлы мин аңа,

Көчле син, изге син,

Бөек син, әнием!

19 у. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

20у. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

21у. Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез.

Буратино: Мин аңладым, аңладым!!!

Син әйтәсең әни күз нуры дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Мальвина: Без дә әниләребезне сөендереп алыйк әле, мин алар өчен латореялар әзерләдем. Ләкин бу гади генә лотереялар түгел, анда кадерле әниләребез сезнең киләчәгегез язылган. (рәсемнәр) Сезне лотереялар алырга чакырам.

Тәгәрмәч- әгәр дә лотерея сатып алсагыз, машина отарсыз.

Монета- бик бай кеше булырсыз.

Конфета- сезне бик баллы тормыш көтә.

Чәчәк- тагын да матуррак һәм ягымлырак булырсыз.

Йөрәк- яратырсыз һәм сезне дә яратырлар.

Төймә- иптәшегез бик зиннәтле кием алып бирер.

Расскраска- тормышыгызны үзегезгә төрле төсләргә буярга туры килер.

Линейка- гомерегез озын һәм бәхетле булыр.

Ракушка- диңгез буенда ял итәрсез.

Буратино: Рәхмәт сезгә кадерле әниләребез!

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

1а.б. Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле.

2а.б. Әниләребезнең үз балаларын, ә аннары оныкларын тәрбияләүгә куйган рухи көчне, күпме генә кайгыртучанлык күрсәтсәк тә, без түләп бетерә алмабыз. Балалары белән аралашу шатлыгы- алар өчен иң яхшы бүләк. Әйдәгез, аларга яратуыбыз турында ешрак әйтик, әниләребезнең тормышын яктырак, җиңелрәк һәм тынычрак итәргә тырышыйк.

1а.б. Бүген һәрберебез дә үз әниебезгә:”Сөекле әнием, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Озак яшә! Авырулар, кайгы- хәсрәтләр, бәла- казалар барысы да сине читләп узсын! Мин һәрвакыт синең белән. Бәйрәмең белән, кадерлем!” дигән сүзләрне әйтик.

2а.б. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын- кызга да балалары белән горурланып һәм аларның кадер-хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

22у. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек- саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк ходам!

Җыр: “Әни”

Бу дөньяда якын кешеләр бар

Бердәнберем иң якыным газиз әни

Иң беренче аваз салганда да,

Иң беренче тәпи  басканда да

Таянычыбыз, ул син бит әни

Җир анабыз белән тәңгәл куеп

Баш иябез синең алда газиз әни

Бу галәмнең барлык серләрен дә,

Кирәкле, назлы сүзләрен дә

Өйрәтүче безгә ул син бит әни.

Үсеп китеп очып киткәчтен дә

Көч алырга җыелырбыз сиңа әни

Бу галәмнең барлык серләрен дә,

Кирәкле назлы сүзләрен дә

Өйрәтүче безгә ул син бит әни.

Иң беренче аваз салганда да,

Иң беренче тәпи  басканда да

Таянычыбыз, ул син бит әни.

Тагын бер сценарий:

http://meshabash.ru/images/stories/doc/anilarkone.doc{/gcontent}

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 02, 2011 09:53
 

Агымдагы рейтингы: 4.7Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 27

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+4 #1 RE: 8 мартка сценарийӘлфинур 02.10.2011 09:48
Бик ошады
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.