Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бәйрәм белән, кадерле әниләр!!! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Март 05, 2011 06:39

Бәйрәм уңаеннан без әниләребезгә  концерт оештырдык. Бу чарада барыбыз да бик теләп катнашты. Һәркемнең әнисенә үз талантын күрсәтәсе килде. Шуңа күрә алдан ук бик ныгытып бу чарага әзерләндек. Үз кулларыбыз белән аларга бүләкләр ясарга да онытмадык. Менә бәйрәм башланып китте. Әниләребез һәр чыгышыбызны көчле алкышларга күмде. Барысы да безнең талантыбызга сокланып һәм горурланып утырды. Әниләребезне сәхнәдән сикереп төшеп биетеп тә алдык. Күңелле концерттан соң бәйрәмебезне чәй табынында дәвам иттек. Әниләребез гел шулай шат елмаюлы булып, әтиләребез һәм безнең белән тигезлектә, бәхеттә гомер итсеннәр иде! Бәйрәм концертыннан видео һәм фотоматериал әлегә әзерләнә, тиздән без аны сезнең хозурга тапшырырбыз. Җир йөзендәге барлык әниләрне язның беренче бәйрәме- 8 март белән котлап укучылар башкаруында хор тәкъдим итәбез: "Җырлыйм әнием турында"


Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Март 05, 2011 09:06
 

Агымдагы рейтингы: 4.67
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.