Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Март 10, 2011 10:28

Хөрмәтле кунаклар, сайтыбыз кулланучылары! Бүген безнең сайтыбызга нәкъ 1 яшь. Дөрес мәктәп сайты инде 4 нче елын эшли, әмма менә сез хәзер күргән халәттә, ягьни Joomla сайтлар белән идарә итү системасында эшли башлавына аның нәкъ 1 ел булды. Шушы вакыт эчендә аның сезгә кечкенә генә файдасы тигән булса да, без бик тырышып алга таба эшләр идек. Инде, әйдәгез саннар теле белән сөйләшеп алыйк. Ниләр бар соң безнең сайтта?

Сайтыбызда 213 кулланучы теркәлгән. Татар хәрефләрен санга сукмау сәбәпле кире кагылган 73 кулланучыбызны исәпләсәң, 286 булыр иде.

Мәкаләләр саны- 297

Материалларны 168 мең 910 тапкыр(!!!) карап алганнар.

Материаллар популярлыгы буенча 1 нче өчлек:

1. Класстан тыш чаралар- 8340 карау

2. Җырлар һәм аларга караоке- 4471

3. Визиткабыз- 3713

Сайтыбызда һәркайсында 15-20 фото булган 21 фотогалерея, 42 видеоролик, 120 җыр һәм аларга караоке, 14 программа, "Методик сандык"та укытучыга ярдәм итәрдәй күпсанлы, методик материал урын алган. Сайтның тулаем "авырлыгы" 2,7 ГБ. Димәк, сайттагы бер әйберне дә, бер хәрефне дә калдырмыйча танышып чыгыйм дигән кешегә ким дигәндә 2 көн кирәк булачак. ӘММА ПАРАДОКС: Мишәбаш башлангыч мәктәбе районда сайт белән эшләмәүче мәктәпләр исемлегендә. Ни өченме? Үз юлыбыз, үз иҗатыбыз булганы өчен. Чөнки бездә шундый инде хәлләр, "Впервые в Татарстане", "Впервые в России", "Впервые в мире" статусын алу өчен, бу хакта рапорт биреп, тизрәк танылу сәясәте бара һәм без телибезме, юкмы шуның корбаны булабыз. Мин "Электронное образование" не күздә тотып әйтәм. Әлбәттә проектның уңай яклары күп. Ләкин, эшнең яртысы да эшләнмәгән әле, ә инде укытучыларны моңа чумдырдылар. Уйлап карасаң җитешсезлекләр анда чиктән ашкан. Фото кую мөмкинлеге катгый рамкаларга кертелгән, фотоны зурайтып карау сылтамасы кую мөмкинлеге дә юк хәтта. Фото үлчәмнәре чикләнү буйга озынрак булган фотолар кырыенда кара фон барлыкка китерә. Мәсәлән грамота куям дисәң ул грамотаны беркем укый алмас. Мәктәп турындагы бүлектә мәктәпнең тарихи фотоларын күпме генә куярга теләсәм дә, уңышка ирешә алмадым. Портал авыр ачыла, бер материал куяр өчен 15-20 минут вакыт кирәк, моннан тыш прокси- сервер үзенең чикләүләре белән теңкәгә тия әле, интернетны ачымй. Күп кенә "гонаһсыз" сайтлар прокси- серверның фильтр зонасына эләгә. Кызык , әмма факт, и хыялланабыз инде электрон көндәлек, электрон журналлар дип. Имеш, әти-әниләр баласының билгеләре белән интернет аша гына таныша ала дип, җиңел уйламагыз дуслар, безнең балалар- замана балалары, аларның мең төрле юлы бар. Билге күрсәтмим дисә, электрон көндәлек битен ул антивирусның "кара исемлегенә" кертә дә куя. Иманым камил, әти-әниләрнең зур күпчелеге шушы гади генә әйберне башына да китермәячәк, "монда вирус" икән дип ул аннан уттан курыккан кебек качачак, бүтән белмим кабат кайчан ачар икән ул баласының электрон көндәлек битен. Олылар вирус сүзен спидка тиңләштерәләр , ич!!! Ә мактау алам дисәң, нәкъ менә шунда эшләргә кирәк, ә синең 2, 7 ГБ материалы булган сайтың кемгә хаҗәт соң, аның белән "өстән" мактау сүзләре ишетеп булмый ич!!! Сездән фикерләр көтеп калабыз, дуслар.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Март 13, 2011 02:23
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #6 RE: Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар...Илнур 20.03.2011 16:14
Исәнме, Булат.
Соңгарак калып булса да бу сайтның туган көне белән тәбриклим.
Алда тагын югары үрләргә ирешүеңне телим. Юл ярып баруыңда көч-куәт, түземлек юлдаш булсын. Уңышлар, сәламлек, имин тормыш телим.
Өземтәләргә
 
 
+1 #5 Котлыйм!Камалиева Рәмзия 13.03.2011 17:05
Булат! Туган көнегез белән! Алга таба түгәрәгрәк юбилейларда да очрашырга язсын!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар...Раушания 11.03.2011 06:13
Булат, сайтыгызның туган көне белән котлыйм. Аның киләчәге матур булсын, тагы бик күп кулланучыларны шатландырсын иде. Ә сайтның администраторын а түземлек, күңел төшенкелегенә бирелмәвен телим. Сау-сәламәт булып халыкка,милләтк ә хезмәт итүне дәвам итегез.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар...Булат Шакиров 11.03.2011 00:12
Рәхмәт, рәхмәт Фәния апа, һәм әлбәттә Земфира ханыма да шул ук сүзләр инде
Өземтәләргә
 
 
-1 #2 RE: Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар...Гайсина Фәния Бәдгетдиновна 11.03.2011 00:02
Булат! Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын!Сезнең кебек милләтпәрвәр егетләр булганда яшибез әле,аллаһы боерса. Шундый якташым булганга горурланып утырам әле менә.Афәрин!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Бүген безнең юбилей! Саннар, фактлар...Зимфира Гараева 10.03.2011 16:55
Булат!Бәйрәмеге з белән чын күңелдән котлыйм.Сезнең сайтка еш керәм(керми калган көн бик аз),бик күп кирәкле,кызыклы материаллар белән танышырга мөмкинлек чыгып тора.Шәхсән үзең дә минем бик күп сорауларыма төгәл һәм аңлаешлы(компью терны нык белмәүче кешегә бу бик мөһим)җаваплар белән ярдәм иттең.Эшеңдә,шәхси тормышыңда уңышлар телим.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.