• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мәктәбе ябылган авыл укытучысы зары PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Март 15, 2011 09:56

Күп укыттык мәктәптә без,

Черәшкәнбез гел тәккә без.

Исем булды— укытучы

«Берле» белән куркытучы.

Чистарсын дип шакшы дөнья,

Нинди хәлгә кермәдек без.

Пакьләнмәде, әмма җиһан,

Тик үзебез керләндек без.

Имансыз ил төзеттеләр,

Мәчет ябып— мәктәп ачып.

Тик Алланы ташламадык,

Укыдык без, намаз качып.

Кушкач нишлик, ач халыктан

«Урааа!» әйтеп жыйдык заем.

Акчасы юк—сорап алдык

Йон, йомырка, итен, маен.

Сөйләттеләр: «Безнең ил ул—

Дөньяның иң шәп иле!»—диеп,

Хәзер бездән бар да көлә;

«Укытучы шыр тиле!»—дип.

Ял көнендә, ферма өчен

Ылыс, күмер, миннек җыйдык.

Семинарга әзерлек дип

Б..ка баткан сыер юдык.

Жәй башыннан— чөгендергә,

Ахырында—амбар эше!

Ничек инде эшләмисең,

Укытучы- аңлы кеше!

Бәйрәм саен доклад укып,

Җырла, бие, концертын куй...

«Монсын эшлә, ансын эшлә!»—

Тынычлык юк мәңге бакый.

Ял көнендә ярминкәдә...


Сөт, май, күкәй, саттырдылар.

Түрә килсә, рәхмәт әйтеп,

Озаклап кул чаптырдылар.

Тамак өчен төн йокламый,

Кайттык салам бурлыгыннан.

Иртәгесен дәрес бирдек

Читкә карап хурлыгыннан.

Әнә шулай түбән төшеп

Терәлдек без мескенлеккә.

Ә мескеннең тәрбиясе

Булмый аның өч көнлек тә.

Мескеннән тик мескен туа!

Шуны дәүләт аңламыймы?

Шуңа микән әллә безне

Укучы да санламыймы?

Ник санласын, бер хокукы

Булмаган без мәхлук җанны?

Кемнәр генә мыскыл итми,

Кемнәр генә сүкми аны?

Безне сүгә түрәсе дә,

һич югында бер эшсез дә.

Без күптәннән йөрәксез дә,

Без телсез дә, без тешсез дә!

«Укытучы елы» имеш,

Нинди хөрмәт? Нинди зурлау?

Узса узсын! Булмагандыр

Бу елгыдай безне хурлау?

Шулмы «ел», ә?

Бер тиенгә арттыралма

Хезмәт хакын!

Шул булдымы зурлау аның

«Укытучы» дигән атын?

Ел башыннан азаккача

Тикшерү дә, тикшерүче!

Бетәр микән эшләмичә,

Гаеп эзләп тик йөрүче?

Безнең өстән гаеп эзли

Районның бар эте-бете.

Йә мәгариф бүлекчәсе,

Йә башкарма комитеты.

Прокурор да, милиция,

Йә эпидем станция,

Электригы, пожарнигы,

Башка бик күп инстанция.

Ин яманы— Департамент!

Килсә җанны алып китә.

Әйтерсен без ил талаучы!

Зур штраф салып китә.

Без гаепле сыйныфларда

Бала саны тулмаса да.

Ир йә хатын кысырлыктан,

Балалары булмаса да...

Без гаепле килешмичә,

Гаиләләр таркалса да.

Кызлар кияү тапмаса да,

Ир-егетләр тол калса да.

Без гаепле җинаять һәм

Үлем-китем артуга да.

Кем әйтмешли, Исландия

Вулканнары атуга да.

Бу илдәге бар бардакны

Кирәктер бит сылтар кеше.

Кем гаепле? Укытучы!

Бу бары тик аның эше!

Шуңа аннан ирләр китте.

Укытучы— гел хатын-кыз.

Тиздән шырпы яндырып та

Табалмассыз ир затын сез.

Яңача дип, җан башына

Карап түләү керттерделәр.

Болай да аз хезмәт хакын

Ваклап-бүлеп бетерделәр.

Хезмәт хакы гына җитсен,

Табалар бит талар юлын,

Күтәртәләр бездән район

«Яна елын», «Сабантуен».

Акча җыю— «хәйрия» дип,

"Укытучы елы»дип тә.

Безнең өстә икән әле,

Өч тиенлек бар гәҗит тә.

Акча жыя профсоюз да,

Кире кайта азы гына.

Күп өлеше түрәләрнең

Әйләнә буш азыгына.

Кемнәр генә яшәп ятмый

Мөгаллимнең киң сыртында.

Безнең өстән күтәртәләр

Салаватның концертын да.

Укытырга вакыт калмый,

Отчет белән— утырталар,

Бар нәрсәне портфолио,

Ноутбукка тутырталар.

Алгарышка зур этәргеч,

Имеш, бушлай ноутбук та.

Яңалыктан ни файда сон?!

Мәгариф бит нокаутта!

Биш ел саен башка бәла—

Аттестатка сынау бирү.

Инфарктка житәр-җитмәс

Дер калтырап чабып йөрү...

Инде менә мәктәп ябып,

Калдыралар эшсез безне.

Телне тешләп түздек әле!

Түзик кысып тешебезне...                          

Дуслар, шигырь авторы мин түгел, ул "Казан утлары" журналыннан алынды. Әмма ачы дөреслекне ачып салуы һәм мин әлеге иҗат җимешендәге бар мәгълумат белән тулысынча килешүем аркасында, аны сайтта урнаштырырга булдым. Бер генә әйбер белән килешә алмыйм. Беркемнең дә бездән "Сабантуй", һәм яңа елны үткәрү өчен акча җыйганы юк. Бәлки әлеге бәхетсез укытучы яшәгән якта шулайдыр. Сездән фикерләр көтеп калам.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 16, 2011 07:40
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Мәктәбе ябылган авыл укытучысы зарыРамзия Файзиева 12.04.2011 13:38
Булат! Сайтың бик шәп килеп чыккан. Материалларың актуаль, кулланырга уңайлы. Уңышлар телим сиңа. Шигырьдә язылганнарга килгәндә бар да дөрес. Бездә дә шул ук хәл. Киләчәктә мәктәптә укытырга кемнәр генә теләр икән?
Өземтәләргә
 
 
+1 #4 RE: Мәктәбе ябылган авыл укытучысы зарыФәйрүзә Гайнетдинова 08.04.2011 19:41
Башлангыч мәктәпләрне күпләп ябалар.Бүтән районнарда ничек?
Өземтәләргә
 
 
+1 #3 Мәктәбе ябылган укытучы зарыВӘРӘШБАШ 28.03.2011 23:05
Бездә гомергә шул...Башта эшлиләр,аннары уйлыйлар.Балалар бакчаларын да бетергәннәр иде,хәзер "Бәләкәч"программасы кирәк булды.Мәктәпләр белән дә шулай ук булачак, иманым камил...
Өземтәләргә
 
 
+1 #2 RE: Мәктәбе ябылган авыл укытучысы зарыЛилия Таҗетдинова 18.03.2011 21:16
Шәп шигырь. Язылганнар бар да дөрес."Сабантуй" һәм яңа елга акча җыю дигән сүзләр астында язучы башка акцияләргә акча җыюны күздә тоткандыр.Мәсәлән "Яңарыш" фонды һ.б шундыйлар. Бездә алар өчен акча җыйдылар.
Өземтәләргә
 
 
+2 #1 RE: Мәктәбе ябылган авыл укытучысы зарыРаушания 16.03.2011 10:01
Булат, язылганнар бар да дөрес. Шәп шигырь тапкансың. Әле менә бу проблема минем үземне дә борчый иде. Ник дисәң, укытучыны тагы өй буенча йөреп мал саны алуга тарталар. Сарыгың ничә, сыерың күпме кебек сорауларны бирерлек башка кеше юктыр инде, мөгаен. Сайлау да, җанисәп алу да һ.б. да бездән башка үтми шул. Менә шундый "дәрәҗәле" инде без. Нишләтәсең???
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү