Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сайт нечкәлекләре PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Апрель 04, 2011 05:42

Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары! Хәзер инде күпчелек кулланучыларны "бывший" дип әйтсәң дә була. Сайтның бер бик кызыклы функциясе аркасында 223 кулланучыдан 83 кенә калды. Халык әйтмешли, дустың бер булсын, берәгәйле булсын! Функция дигәннән, ул менә моннан гыйбәрәт: сайтта 6 ай буе активлык күрсәтмәгән кулланучы, әлеге исемлектән автомат сызыла. Минемчә, бик яхшы функция. Сер түгел сайтка килеп керүчеләрне андагы күчермәләү өчен ресурс теркәлергә мәҗбүр итә. Ә инде синең сайтың тормышы , укучылар башкаруында җырлы-биюле видеороликлар, кызыклы фотогалереяләр белән кызыксыну аның башына да кереп карамый. Күп очракта интернеттан теге яки бу материал эзләгәндә очраклы гына безнең сайтка юлыгалар һәм ни уйлыйсыз инде, аларны Мишәбаш башлангыч мәктәбе тормышы кызыксындыра дипме? Көтеп утыр, юк! Тиз генә бушка берәр материал эләктереп чыгып сызу! Бүтән ул безнең "яклар"га борылып та карамый, тагын берәр нәрсә кирәк булганчы. Ә сайт тормышы белән чын күңелдән кызыксынучы кулланучыларыбыз бармак белән генә санарлык. Минем әлеге актив кулланучылар арасыннан Раушания һәм Зимфира ханымнарга зур рәхмәт әйтәсем килә. Менә алар чынлап та сайт тормышының эчендә "кайный". Рәхмәт сезгә! Ә инде профильләре бетерелгән кулланучыларга килгәндә, "на халяву" тагын берәр нәрсә кирәк булса, тагын теркәлергә туры киләчәк. Басым ясап әйтәбез, без кыстамыйбыз, сан артыннан кумыйбыз, безгә сыйфат кирәк. Минем язу стиленә ияләнгәнсездер инде, катырак әйтәм. Шуңа бик "авыр" кичермәссез дип ышанып калам. Хөрмәт белән сайт идарәсе.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 04, 2011 06:05
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #6 RE: Сайт нечкәлекләреАйгөл 04.05.2011 19:15
Мин дә татар җырлары эзләгән җиремнән адашып килеп кердем бит әле сезгә. Тулысынча татарча сайтка юлыкканым булмады моңа кадәр.Фикерләрегез кискен һәм кыю, Булат әфәнде. Бик кызыксынып киттем әле. Түргәрәк узып укып карыйм, булмаса.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Сайт нечкәлекләреГөлшат 15.04.2011 23:42
Хе, дөрес эшлисеңдер, ахры....Иренмисең алай да...
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Сайт нечкәлекләреБулат Шакиров 10.04.2011 19:23
Quoting
Булат!
Беренче битендә Кунак китабы нигә юк?
Сайтның битләрен теркәлгән кулланучылар гына копировать итә ала дигәнсең. Моның өчен теркәлүнең кирәге юк дип саныйм. Файл/Сохаранить как/Веб страница полностью .htm га баскач копировка тулысы белән алына бит.
Интернеттагы бөтен нәрсә дә уртак инде ул!

Рәхмәт! Тулысы белән алынмый торган итәргә тырышырбыз, һәр агуга дару бар. бу вакыт эше генә. Кунак бите бар , өстәге менюга рәхим ит кадерле Шүрәле! Аннары Шүрәле дускай, син башта кереп сохранить как дип алып кара , аннан әйтерсең. Бездә кунак бите дип аталмый ул, кунакханә, башбаштакланып уйлап чыгарганыбыз өчен гафу итә күрегез!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 фикерШүрәле 10.04.2011 19:20
Булат!
Беренче битендә Кунак китабы нигә юк?
Сайтның битләрен теркәлгән кулланучылар гына копировать итә ала дигәнсең. Моның өчен теркәлүнең кирәге юк дип саныйм. Файл/Сохаранить как/Веб страница полностью .htm га баскач копировка тулысы белән алына бит.
Интернеттагы бөтен нәрсә дә уртак инде ул!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Сайт нечкәлекләреБулат Шакиров 05.04.2011 20:59
Барыбыз да ялгышлардан сабак алабыз, бар да яхшы булыр дип ышаныйк!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Сайт нечкәлекләреРаушания 05.04.2011 15:47
Шәүкәт Галиевның шигырендәгечә, рәхмәтеңә рәхмәт инде, Булат. Син кулланучыларны гына алып аткансың, мин озакламый сайтны ук алып атырмын ахырысы. Көннән-көн проблемалар кубрәк килеп чыга.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.