Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ә сез беләсезме? PDF Бастыру E-mail
җомга, Апрель 08, 2011 12:33

Мәктәпләрдә бердәм форма белән йөрү, сүз дә юк, матур инде. Аннары укучылар арасында социаль аерманы да ул аз булса да каплый. Укытучылар да җиңелрәк сулап куйдылар. Алайса аларның киеме, укучыларныкы белән чагыштырганда, яшелчә бакчасына куелган карачкы чалбары сымаграк күренә башлаган иде. Нишлисең бит, укытучы 10 мең ала, укучысының әтисенең ике сәгатьлек хезмәт хакы да булуы мөмкин ич ул 10 мең дигәне!!!

Кызык, һәр мәктәпкә ботинка бавын да билгеле бер төрдә бәйләтсәң үтә кызык булыр иде!  Ботинкасына гына карыйсың да , шалт әйтеп бирәсең кайсы мәктәп укучысы икәнен! Ярый, мин шаярттым гына , ләкин сез беләсезме соң, ботинка бавын бәйләүнең (6 пар тишекле ботинкаларны күздә тотам) математика 2 триллион (1,961,990,553,600!!!) ысулы бар, ди. Без шуның 38 ысулын гына тәкъдим итәбез. Эшләп карагыз, укучыларга өйрәтсәң дә комачауламас. Белүнең беркайчан да артык булганы юк әле! Роликның аскы уң як өлешендәге як-якка киткән укка басыгыз да, "тычкан" белән ни теләсәгез, шуны кыланыгыз.

 

Әйе, дуслар! 2 триллионын да белсәң?!

 

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Апрель 08, 2011 01:15
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.