Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Болай да булгалый... PDF Бастыру E-mail
җомга, Апрель 08, 2011 07:10

Бүген кибеттә бер күңелсезлеккә тап булдым әле. Анда берничә кеше бар иде. Исәнләштем, кесә ягымны капшый башладым. Шул вакыт олы гына абзый мине түбән культуралыкта гаепләп ташламасынмы: “Син ник олы кеше белән кул биреп исәнләшмисең, үзең укытучы кеше җитмәсә, -дип әйтеп салмасынмы? Күрешү этикеты буенча беренче булып олы кеше кул бирергә тиешлеген белә идем. Аңа шул хакта аңлатырга тырыштым. Юк инде, аның үз туксаны туксан! Шулай итеп, мин әдәпсез, түбән культуралы укытучы исеме алдым. Укучыларым белән дә бу турыда сөйләштергәлибез. Ләкин 5-6 класска җитү белән, очрашуга, Брюс Ли ның каратэ сугышындагы осталыгы тизлегендә, кисәк төрткән кулларына имәнеп китәм. Тизрәк кулыңны сузмыйча мөмкин түгел. Аларны аңларга да була инде, урыс әйтмешли, “Что син, без үстек бит инде, 5 тә, 6 да укыйбыз, сез хәзер безнең укытучы түгел инде,”-дип үзләрен олыларча хис итү психологияседер, анысы. Менә шундый хәлләр...

Түбәндә мин интернет челтәреннән алынган кул бирешү этикеты турында берничә җөмлә тәкъдим итәм:

Кул бирешү – ул исәнләшүнең байтак кына таралган төре. Элекке заманнарда кешенең кул бирүе аның яхшы ниятен белдерүе, кулында корал булмавы турында искәртүе дип саналган. Безнең көннәрдә кул бирешү- исәнләшүнең мәҗбүри элементы дип каралмый. Шулай булса да, әлеге чара еш кулланыла.

Ир кеше белән хатын-кыз очрашканда кул бирешү турында карарны хатын-кыз кабул итә һәм ул беренче булып кулын да суза. Кайбер Европа илләрендә моны ир кеше эшләсә дә, "зур гөнаһ" саналмый.

Әгәр инде төрле яшьтәге кешеләр очрашса, кул бирү инициативасы олырак кеше тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Нинди очракта да, әгәр сезгә кул бирелсә , кешенең кулын "һавада асылындырып калдыру" - аны кимсетү буларак кабул ителәчәк. Димәк, кул биргәнгә каршы кулыңны сузарга кирәк дип аңларга кирәк

Кул бирешүнне сәламләү сүзе белән төгәллиләр, яки сәлам сүзләреннән соң кул бирешәләр. Күрешәм дип коридор буе кулыңны сузып бару да әдәпсезлек билгесе булып санала.

Әлеге ритуалны башкарганда төп роль уң кулга тапшырыла, ә инде җитди сәбәпләр аркасында уң кул белән күрешеп булмаганда (кул авырту яки уң кулда нидер булган очракта) сул кул белән дә күрешергә мөмкин. Тик бу вакытта күрешәсе кешеңнән гафу үтенү зарур.

 

Ә сездә, нинди хәлләр, дусларым! 

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Апрель 08, 2011 07:43
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Болай да булгалый...Венера Гәрәева 08.06.2011 22:19
Дөреслек сезнең якта бит, Булат, моңа борчыласы да юк.Кул биреп күрешү этикетын тәкъдим итеп дөрес эшләгәнсез. Белмәгәннәр-өйрәнсеннәр, белгәннәр- күңелдәгесен барласыннар.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Болай да булгалый...Зимфира Гараева 10.04.2011 19:11
Шулай кирәк шул!Алайса эте дә ,бете дә акыл сата башлады.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Болай да булгалый...Булат Шакиров 09.04.2011 21:39
Минем тире калын Зимфира, ул кадәр исем китмәде, кирәк вакытта үз-үземне яклый алам мин, махы биреп тормадым әле.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Болай да булгалый...Зимфира Гараева 09.04.2011 13:24
Мондый хәлләр булгалый.Өйрәнгәннәр укытучыны үрнәк булырга тиеш дип.Өлкән кеше бөтенебездән дә үрнәгерәк булырга тиеш бит югыйсә.Бу кеше , я бик "акыллы",я исерек булган инде.Күңелеңә якын алып нервыңны бетереп тә торма.Нервы бетерүчеләр аннан башка да җитәрлек!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.