Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Апрель 19, 2011 05:08

Мишәбаш башлангыч мәктәбе сайты кулланучылары хокукларын яклау буенча (кунакларга кагылмый!) түбәндәгеләрне боерам:

Сайттагы һәр кулланучы алтын бәясе булырга тиеш.

1 нче маддә. Кулланучы һәрвакыт хаклы!

2 нче маддә. Кулланучы хаклы булмаган очракта, 1 нче матдәне кара!

/Интернет сайтлар идарәсе/

Менә шушы законны ишетүгә, дуслар, ( Улыбкашаярдым гына инде, нинди закон чыксын ди! Улыбка)тиз генә сезнең хокукларыгызны яклау максатыннан сайтта ремонт ясап аттым әле. Бу "Методик сандык" бүлегендәге "Җырлар һәм аларга караокелар" га кагыла. Моңарчы кирәксә, кирәкмәсә башта җырны йөклисе, аннары гына тыңлыйсы иде бит. Хәзер башта тыңлагыз, анннан ошаса гына күчермәли аласыз. Шәп бит, ә? Җырларны бер-берсенә тыгылмасын дип бераз аергач, 6 биткә сузылды, ләкин хәзер иркенрәк. 2 нче маддә дә өметсез!Плачет

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 20, 2011 07:24
 

Агымдагы рейтингы: 1
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!!Гүзәл Закирова 24.04.2011 11:32
Чыннан да,җырны тыңлап карамыйча гына йөкләсәң,бөтенл әй син эзләгән җыр булмаска мөмкин.Ә хәзер җайлы.Хуплыйм!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!!Раушания 23.04.2011 17:23
Хөрмәтле кунаклар. Мин әлеге сайтта стажлы кулланучы дисәм дә була. Аның алданрак нинди материалларны үз эченә алганын да беләм. Шуңа күрә бу көннәрдә татарча караоке кирәк булып, тагы сайтка керергә туры килде. Алмаз Хәмзин җырларыннан башка җырларны күрмәгәч, гаҗәпкә калдым. Алдан урнаштырылган җырлар кая китте икән дип, баш ваттым. Баксаң, аның өчен "җырлар һәм аларга караоке" дигән өлешенә басарга кирәк икән. Минем кебек ялгышучылар булса, шулай эшләп карагыз әле. Файдасы тияр дип уйлыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!!Булат Шакиров 20.04.2011 18:39
5 нче биткә берничәсен куйдым мин аның вакыт булган саен өстәрмен
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!!Зимфира Гараева 20.04.2011 18:33
Булат!Бик зур рәхмәт,укытучы өчен зур ярдәм бит бу.Тагын бер рәхмәт баш биттәге матур рәсемнәр өчен.Тагын бик матур җырларны Зөлфия Минһаҗева башкаруында да табарга була.Кызганыч кассетасын югалттым,ә дискада сирәген генә очратып була.Бәлки сиңа очырар.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.