Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
6 яшьлек кыз мине әсир итте! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Апрель 20, 2011 07:20

Әлеге роликны кат-кат карап чыктым. Әйе, бар бит дөньяда самими, эчкерсез, шул ук вакытта бик тере һәм талантлы балалар! Ни кызганыч, әйләнә-тирәбез явызлык, мәрхәмәтсезлек белән тулы шул. Үсеп җитеп, әлеге кыз шушы мохитта югалып калмасмы? Аның "Әбием турында" исемле шигырендәге сүзләргә игътибар итегез әле. Никадәр тирән мәгънә ята бит аларда!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Апрель 21, 2011 07:45
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #8 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Рәйханә Рәис кызы 25.02.2013 18:59
Искиткеч!
Өземтәләргә
 
 
0 #7 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Венера Гәрәева 05.05.2011 23:39
Сокланмаслык түгел шул!Бу кыз урынында татар баласы булса,үзен аның кадәр иркен тота алыр идеме?Сәхнәдә үзен иркен тота алган һәм бик оста шигырь сөйли белә торган бер малайны беләм мин: ул алдарак хәбәр язып җибәргән Сафина Гөлүсәнең улы Рүзәл. Гөлүсәгә минем тәкъдимем бар:улының шигырь сөйләгән видеоролигын җибәрсен бу сайтка.Карасыннар, соклансыннар, татар баласы да булдыра бит дип!Шулаймы,авы лдаш?
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Камалиева Рәмзия 05.05.2011 15:45
Сүз юк, искиткеч!!!
Өземтәләргә
 
 
+1 #5 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Зимфира Гараева 22.04.2011 19:14
Кызчыкның үз-үзен тотышына бер соклансак,аның сөйләвенә һәм ничек сөйләвенә тагын сокландык бит һәммәбез дә.Монда бер нәрсә дә артык түгел минемчә.Тамашачы күзендәге яшь тамчылары безнең күзебездә дә күренгән икән,димәк әле без яшибез!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Булат Шакиров 22.04.2011 18:41
Раушания, бу очракта аны әлеге капма-каршы темага жюри этәрә бит! Ләкин әлеге сөйләшү булмаса, без әлеге кызның тапкыр, үз-үзен иркен тотуы, кыенсынмавы турында белмәгән дә булыр идек. Шигырьне матур сөйләүчеләр әз түгел, нәкъ менә жюрида һәм тамашачыда мәхәббәт уятучылар азрак. Безнең татар балаларында бу бигрәк тә сизелә, чөнки без аңа тегеләй дип әйтә күрмә, болай дип әйтә күрмә тагын дип чыгарабыз сәхнәгә, ул анда селкенергә дә куркып, сакта торган солдат кебек укып чыга инде шигырен.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Раушания 22.04.2011 18:34
Шигырьнең эчтәлеге , чыннан да, бик матур, тетрәндерә. Укучы бала да бик тә сәләтле, башкару осталыгы турында сүз әйтерлек түгел. Минемчә, шигырьгә кадәр сөйләү моменты булмаган булса, аның тәэсир итү көче тагы да зуррак булган булыр иде. Миңа ничектер шигырь эчтәлеге белән алдагы сөйләшү бер-берсенә капма-каршы торган кебек, сөйләү осталыгын киметә кебек. Сүз дә юк, анысы да үз урынында кызыклы, көлкеле, ләкин икесе бергә тәңгәл килми.
Өземтәләргә
 
 
-1 #2 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Булат Шакиров 22.04.2011 16:32
Хөрмәтле кулланучылар! Әйдәгез, татар хәрефләрен бозып язмыйк! Теркәлгәндә татарча яздыгыз бит, димәк татарча яза аласыз!
Өземтәләргә
 
 
-1 #1 RE: 6 яшьлек кыз мине әсир итте!Сафина Гѳлүсә Солтан кызы 22.04.2011 16:26
Мин дэ бу роликны карадам. Хезмэттэшлэремэ дэ тэкъдим иттем. Каян карадыгыз дисезме - бер укучы баланын контакытыннан. Димэк, балалар да бу шигырьгэ карата игътибарсыз калмаганнар.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.