Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Әгәр кирәк дип тапсагыз... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Апрель 28, 2011 07:33

Хөрмәтле кунаклар, үз сайтлары булмаган кулланучыларыбыз! Юк- юкта Ucoz системасында сайтлар төзү буенча да, инде төзелгән сайтлар буенча да сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр барлыгын искә алып, бер идея туды әле. Әллә соң һәр адымын күрсәтеп, сайт эшләү буенча дәресләр тәкъдим итеп караргамы? Иң беренче, нигә кирәк соң ул сайт? Дөрес, мәктәпләрнеке "еду. татар" да бар инде. Ләкин сизгәнсездер, анда иҗатка мөмкинлек юк. Мәктәпләр бер хәл, ә менә шәхси сайтыңны ясау, минемчә бик кирәктер. Нәрсәгәме? Материалларың һәрвакыт бер урынга тупланган, компьютерда берәр нәрсә булса күпме хезмәтең әрәм булырга мөмкин, аннары кайвакыт ниләр белән генә тулмый ул компьютер, һич кирәкле әйберне таба алмыйсың, ә сайттагы материал югалмый, "атом бомбасы" шартламаса инде яки бер суперхакер "ватмаса". Һәр сайтның серверда резерв копиясе саклануын истә тотсак, бу да бик куркыныч түгелдер әле. Сайтның тагын бер...

 

 

өстенлеге: кирәк икән үз хезмәт җимешләреңне кешегә тәкъдим итә аласың, халык фикерен белергә була. Һичюгында кешегә күрсәтәсем килми дигән материалны һәркем күзенә күренми торган итеп тә урнаштыра аласың. Сайтта төрле сылтамалар урнаштырып чит ресурсларга керүне җиңеләйтә аласың. Менә үз шәхси сайтың булуның кайбер өстенлекләрен генә санадым, әле алар тагын бик күп. Менә шушыларны искә алып, сайт төзергә ашкынып торганнарга ярдәм итәргә тырышып карармын дигән идем. Супербелгеч түгел инде мин, шулай да байтак нәрсәләрдә булыша алырмын дип уйлыйм. Сезгә бер генә шарт: үҗәт булуыгыз сорала, сайт ясаганда "психлар" ай-һай күп чыга!!! Соңгы уртак фикергә килү өчен 2 нче майга кадәр сораштыру үткәреп алыйк. Аның нәтиҗәләре бу эшнең кирәк-кирәк түгеллеген күрсәтер. Сораштыру монда , дуслар. Сораштыруда күп җавап бирү мөмкинлеге бирелде. Шуңа берничә җавапны сайлый аласыз. Я, киттекме инде? Теләкләр булса, 3 майдан тотынырбыз, алла боерса!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Апрель 28, 2011 08:07
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Әгәр кирәк дип тапсагыз...Ильфира 11.05.2011 10:34
бик кирэкле эш. Материал куп. урнаштыра белмибез шул, Булат.Минем белэн аралаш эле
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Әгәр кирәк дип тапсагыз...Раушания 29.04.2011 14:54
Шәп идея бу. Мин үзем мондый эшне берәрсе башласын иде дип теләдем. Тиешенчә эшләгән очракта бәлки минем дә сайтымда килеп чыккан кайбер проблемаларым булмый калган булыр иде. Әйдә, Булат, Аллага тапшыр, без дә укучыларың исемлегенә язылабыз.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Әгәр кирәк дип тапсагыз...Гөләндәм 29.04.2011 14:01
Бик яхшы булыр иде!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Әгәр кирәк дип тапсагыз...Лилия Таҗетдинова 28.04.2011 14:56
Бик яхшы булыр иде,Булат.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.