Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сораштырулар ник кирәк? PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Май 03, 2011 09:25

Сораштырулар ник кирәк дип уйлыйсызмы? Мин дә шулай дип уйлый идем. Ләкин менә соңгы сораштыру мине беркемгә дә кирәкмәгән артык мәшәкатьтән коткарды. Дөресрәге 4 кешегә кирәк ул. 9 тавыш бирелде. (1 кеше 1 җавап, 1 кеше 2 җавап, 2 кеше 3 җавап сайлады) 4 кеше өчен генә тотыну көлке инде, шулай бит?

 

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #9 RE: Сораштырулар ник кирәк?Булат Шакиров 05.05.2011 21:00
Яңа гына миңа әйткән сүзләрегезнең өстенә үзегез үк бастыгыз түгелме соң? Ә сезнең кешенең һәр җөмләсеннән текст асты эзләвегез мине гаҗәпләндерәБу җөмләгезне аңлатыгыз инде хәзер. Текст асты кем эзли? Минем бурыч кына ул фикер саны җиткән кешенең статусын күтәрү. Әллә мин сез статус өчен көрәшәсез дидемме?
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: Сораштырулар ник кирәк?Камалиева Рәмзия 05.05.2011 20:56
Мин статус өчен көрәшмәдем. Коллегалар буларак, үз фикеремне генә әйттем.
Өземтәләргә
 
 
0 #7 RE: Сораштырулар ник кирәк?Булат Шакиров 05.05.2011 20:48
Рәмзия ханым!Сез сайтыбызның актив кулланучысы статусы алдыгыз. Моннан соң безнең сайтта сезнең өчен чикләүләр юк! Ә менә сез залда ике кеше утырганда концерт куеп карагыз! Кешегә рухи азык биргәндә дә кеше саны мөһим түгел бит!
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Сораштырулар ник кирәк?Камалиева Рәмзия 05.05.2011 20:44
Булат! Минем сезгә карата бернинди дә начар уем юк иде. Мин бары тик сораштыруда катнаша алмавым өчен үкенеч кенә белдергән идем. Чөнки бу мәсьәлә мине бик кызыксындыра. Ә сезнең кешенең һәр җөмләсеннән текст асты эзләвегез мине гаҗәпләндерә. Кешегә яхшылык эшләү өчен кеше саны кирәк түгелдер дип уйлыйм мин.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Сораштырулар ник кирәк?Булат Шакиров 05.05.2011 18:50
Рәхмәт инде Рәмзия миңа шундый зур ышаныч күрсәтүегезгә. Кара әле, 5 нче кеше итеп өстәргә рөхсәт бирелде ич! Сез ни әйткәнегезне чамалагыз инде. Әллә сез түгәрәкләргә 15 бала җыя - җыя тәмам шундыйга әйләндегезме? Мин ялынып-ялварып, әйдә өйрәтим инде дип артыгыздан йөрергә тиештер, бәлки. Бик тә кызык җөмлә булды әле бу!Килер бер көн, теләүчеләр күп булыр, ә өйрәтүчеләр булмас! Ә менә 15 бала булган мәктәпне ябу бик сәер тоелды. Бездә хәтта 1 балалыны да япмаска дигән карар чыгардылар бугай, әлбәттә инде шартлар яхшы булган очракта. Җитәкчеләргә мәдхия җырлау минем стиль түгел, әмма бу очракта Саба районы җитәкчеләренә: "Афәрин!",- диясе генә кала.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Сораштырулар ник кирәк?Камалиева Рәмзия 05.05.2011 16:15
Бишенче кеше итеп мне өсти аласыз. Соңгы көннәрдә сайтыгыздагы яңалыклар белән танышырга мөмкинлегем булмады. Шуның өчен сораштыруда катнаша алмадым. Алдагы елларда сайтлар конструкторы ярдәмендә мәктәбебезнең сайтын эшләгән идем. Бик кызыксынып эләдем. Иҗади эш. Ләкин ucoz белән эшләүне аңлап бетермәдем. Хәзер инде кызыксынуның кирәге дә калмый бугай. 15 балалы башлангыч мәктәбебезне ябып куймакчы булалар. Шәхси сайт эшләсәң генә инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Сораштырулар ник кирәк?Лилия Тәҗетдинова 04.05.2011 20:08
Сезнең бөтен этапны яхшылап аңлатып, күрсәтеп бирәчәгегезгә ышанган идем дә инде мин. Сезне гаепләмим ,булышам дип торасыз рәхмәт кенә. Ә менә сайт ясарга теләүчеләр әз булуга мин бик аптырыйм, чөнки моны заман (безнең һөнәребез ) таләп итә бит.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Сораштырулар ник кирәк?Булат Шакиров 04.05.2011 19:59
Сайтка көнгә әз дигәндә 120-130 кеше керүне искә алсаң, шулар арасыннан 4 кешене генә сайт ясау кызыксындырганд а сез алыныр идегезме соң ул эшкә, мин бит сезнең белән нульдән башлап, сез ясыйсы һәр адымны күрсәтеп барырга җыенган идем. Дөресрәге чәйнәп биреп. йотарга гына калдырмакчы идем, ләкин теләүче булмагач, мин гаеплеме?Сайт ясыйсыгыз чыннан да килә икән шәхси әрҗәгә языгыз, бик теләп булышырмын 5-6 көндә шәхси сайтыгыз да барлыкка килер.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Сораштырулар ник кирәк?Лилия Тәҗетдинова 04.05.2011 19:36
Ялгыш уйлыйсыз,Булат. Нишләп кирәкмәгән эш белән шөгыльләнәсез ди инде, бик тә кирәкле эш.Күпме файдалы программаларыгы з бар.Сайт ясарга 3 майдан керешәбез дип ышандыргач, сөенүләремне белсәгез,бала-чага бәйрәм көткән кебек мин дә бу көнне көттем. Бу көнне сайтка керим дисәм, сайт 10 көнгә ябылган дип язу чыга.Бүген кереп карасам, сайт ясауны өйрәтүне кирәк түгел дип тапкансыз. Мин сезгә зур өметләр баглап, бу көнне көткән идем.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.