Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Менә сабырлык та бетте! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Май 03, 2011 07:02

Әйтеп тә карадым, үтенеп тә, ләкин берни ярдәм итмәде, хөрмәтле укытучылар, сезгә. Чөнки сайтта укытучы булмаган 6 гына кулланучы бар! Шаклар каттым, гомумән, профессиямнән ояла башладым. Сайтта исем-фамилияләрен ботарлап-сындырып, (мәрхүм бабайлары әйләнеп ята торгандыр), ни русча түгел ул, ни татарча, беренче сыйныфта ук өйрәнелгән "Исем-фамилияләр баш хәрефтән языла",- дигәнне дә санга сукмыйча, теркәлергә азапланучылар игътибарына, бүтән әлеге "бик авыр" эш сезгә янамый. Чөнки сайтның методик сандыгын япмый булдыра алмыйм, мин көнгә ун-унбиш кешегә хат җибәреп утырып, әллә никадәр вакыт сарыф итәм. Методик сандыкка кереп булмагач, теркәлүнең дә хәсияте калмый. Менә шундый изге эш эшлим инде. Бер тапкыр сабак алмаслармы дип эшләп караган идем мин аны, монысында бик-бик озакка бикләнә ул, ачуланмагыз! Нигә куясыз соң алайса, дисезме? Үзем өчен, кирәк әйбер бар да бер җирдә тупланып торсын дип. Син сайт алып барасың дип миңа грамота  биргән кеше дә  юк, хезмәт хакын да аңа карап арттырмыйлар, ничә конкурста җиңеп, белгән кеше дә булмады. Анда материал куяр өчен киткән вакытта төрледән-төрле конкурсларда катнашсам, әллә кайчан Татарстанның атказанган укытучысы булган булыр идем инде!  Актив кулланучылар, сездән гафу үтенәм, кирәк әйберләрегезне сорап электрон почта тартмасына яза аласыз.

Миңа бит сайт алып барган өчен сукыр бер тиен дә түләнми. Их, кызганыч, яхшылыкның кадерен белмәдегез!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Май 03, 2011 07:38
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Менә сабырлык та бетте!Булат Шакиров 05.05.2011 20:19
Гулиябез чыгып та качкан! Ярый инде ояла белгәч тә!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Менә сабырлык та бетте!Булат Шакиров 04.05.2011 06:41
Сәлам, сәлам Гулия Сабирзянова! Бик матур исем! Әле Гулька дисәгез дә була! Бабаңа да гел бер исем йөртү кызык булмагандыр, Сабирзян Сабирҗанга караганда "модныйрак" бит!Оныгы яшәсен! Менә күрәсезме, язып кына бетердем, югыйсә!Кызганыч ,мондый матур исемнәр белән бездә теркәлеп булмый шул.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.