Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сайтта гаделлек торгызылды PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Май 04, 2011 10:49

Хөрмәтле сайтыбызның актив кулланучылары! Сездән кабат гафу үтенәбез. Актив кулланучыларыбыз өчен сайтның теләсә кайсы ресурсын ачу һәм йөкләү хокукы торгызылды. Ләкин бу хокук әлегә 3 кенә кешедә. Алар: Раушания, Зөһрә һәм Зимфиралар. Калганннарга сайт тормышында активрак катнашу теләген телисе генә кала. 20 фикер(!!!) язмыйча, сайтның яшерен бүлегенә керү мөмкин түгел. Ләкин "бик-бик кәттә" фикер берүзе дә мондый хокук бирергә мөмкин! Интернетта бушка ресурслар алу заманы үтеп бара, дуслар! Ияләнә торыгыз, әле сездән беркем дә акча сораганы булмады, бары тик кеше хезмәтен, татар телен, аның алфавитын  ихтирам итүегезне генә үтенгән идек. Анысы да "бик авыр" нәрсә булып чыкты, шул. Димәк, татарчага кырысрак ысуллар белән өйрәтергә мәҗбүр булабыз. Без беркемне дә сайтка ялынып-ялварып теркәтмибез, теркәлергә уйлыйсыз икән, безнең сайт кагыйдәләренә буйсынырга туры килер. Бары шул гына. 312 теркәлергә теләүчедән  татарча мәгълүмат дөрес тутырылмаганы өчен 200 енә рөхсәт бирелмәгән икән, димәк татар теленең мөшкел хәлгә төшүендә укытучыларның шактый гына "саллы" катнашы барлыгы күренә. Димәк, сез сыйныф журналындагы исемлектә Нәҗипованы- Назипова, Минһаҗеваны-Мингазова дип ике дә уйламыйча язып куячаксыз, шулай бит? "Мин татарча сөйләшәм!"- дип елга бер шапырынып алудан гына татар теленең хәлләре яхшырса иде икән, юк  шул, аны укытучыларны тәрбияләүдән башларга кирәк әле!

 

Ә мин нишләп тулы хокуклы кулланучы түгел, сайт тормышының үзәгендә кайныйм бит инде, дип үпкәләүчеләр булса, языгыз фикерләрегезне, ялгышыбызны төзәтербез.

 

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Май 04, 2011 03:34
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #21 Фикер2Венера Гәрәева 08.05.2011 23:23
Хәерле кич, Булат!Сезнең белән аралашу бик кызыклы булып чыкты әле.Уй белән фикернең аермасын күрсәтеп бирүегез үк ни тора.Гәрчә сез яратмаган урыс теленә алар икесе дә "мысль" дип тәрҗемә ителсәләр дә.Һәркемгә мәгълүм "чирен яшергән - үлгән" дигән мәкальне сезнең сүз сөреше буенча "фикерен яшергән - үлгән" дип үзгәртергә дә мөмкин булып чыга (бу кискен итеп әйткәндә, әлбәттә).Тик мин барыбер "кирәкле җирдә үз фикереңне кычкырып әйт, кирәкмәгән җирдә телеңне тый, фикерең үзеңдә калсын" дигән карашта калам.Сез дөрес искәртеп үткәнчә,бар нәрсәгә карата үз фикерләрен әйтеп йөргән кешеләрнең кайберләре бүген исәннәр арасында юк инде, кызганычка каршы.Кем белә, бәлки минем фикерем сезгә бөтенләй ошамас.Ә мин ялагайлана белмим һәм ялагайларны да җенем сөйми.Аңлыйм, хәзерге моментта музыканы куючы - сез.Фикерләрем ошамаса, гафу итәрсез.
Өземтәләргә
 
 
0 #20 Сайтта гаделлек торгызылдыГайсина Фәния Бәдгетдиновна 06.05.2011 21:55
Фоат ага белән искиткеч җылы очрашу булды бүген.Гомумән,олы хөрмәткә лаек кеше ул.Һавалылыкның әсәре дә юк.Авылның чып-чын патриоты.Андый уллары булган татар нишләп бетәргә тиеш ди әле...Синең фикерне җиткерермен,бит араф калмас дип ышанам.
Өземтәләргә
 
 
0 #19 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыБулат Шакиров 06.05.2011 18:09
Өземтәләргә
 
 
0 #18 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыБулат Шакиров 06.05.2011 16:15
И сабыйлар, сабыйлар! Кем сезгә йөкләү өчен куелган файлларга фикер әйтегез, ди. Сез мәкаләләрдә үз фикерегезне белдерегез. Бәлки мин язганнар белән килешмисездер. Өздереп, юк алай түгел ул дип әйтегез, я булмаса үзегез берәр мөһим тема күтәрегез.Валлаһи, сабый балалар кебек кыланасыз!
Өземтәләргә
 
 
0 #17 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыГөлүсә Гыйбадуллина 06.05.2011 15:34
Иснмесез. Мин дә бу сайттан күп маглүматлар ала идем. Хәтта минем исем -фамилиям ничек татарча язылуын да күрсәткәнсез үрнәк итеп(рәхмәт).Яңадан теркәлдем. Мин бик шатмын шундый татар җанны кешеләр булганыгыз өчен. Ә инде фикерләргә килгәндә - нәрсә турында фикер калдырыйк соң , файлларны ачып карамыйча?
Өземтәләргә
 
 
0 #16 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыБулат Шакиров 06.05.2011 06:54
Quoting
Чөнки күп ата-ана "без русча белмәдек,балала р сөйләшә белмичә тилмермәсен" дип фикер йөртә.

Килешәм, русча белмәү үзәккә үтте инде ул,хәзерге заман татары өч телне "отлично" га белергә тиеш - татарча, русча, инглизчә. Ләкин бер телне белү икенчесен кыерсытып түгел. Русчалы татарчалы сөйләшү ул ике телне дә мыскыл итү дип атар идем мин.Һәм ул безнең Татарстанда гына шулайдыр, чөнки авылга гомерләре буе урыс шәһәрләрендә торган кунаклар кайта, ник бер урыс сүзе кыстырсыннар, ичмасам! Ләкин күбесенең балалары татарча белми, менә монысы кызганыч.Аннары мин аңламыйм, нәрсәгә дип урыс балаларына мәҗбүри татар телен укыткан булалардыр, аны татар үзе дә укырга теләми бит! Теге мескеннәре атна саен пикетка чыга. Калдырыгыз аларны, күрәләр бит алар, татар үз туган телен өйрәнмәгәнне, башта 6 млн 600 мең татар үз туган телен өйрәнсен иде, шуннан бәлки руслар да кызыгып куяр .
Өземтәләргә
 
 
0 #15 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыЗакирова Гүзәл 06.05.2011 06:09
Кыю,үз фикерегезне әйтергә курыкмаган өчен сезне хөрмәт итәм.Сайтыгызны да яңалыкларга,мат ериалларга бай булганы өчен яратам.Татар телен күтәрү өстендә армый-талмый эш алып баруыгыз да бары тик соклану тудыра.Татар телен дәүләт күләмендә күтәрү кирәк,минемчә.Шул вакытта ата-ана үз баласын,телнең зарурлыгын аңлап,тәрбияләр иде.Чөнки күп ата-ана "без русча белмәдек,балала р сөйләшә белмичә тилмермәсен" дип фикер йөртә.Алар үзләре дә өйдә дә русча аралаша.(бу күбрәк авылдан китеп шәһәрдә төпләнеп калучыларга кагыла).Аннан соң яшүсмерләр,яшьл әр русча сөйләшүне "модалы"дип саный дип әйтимме?Ике чеп-чи татар баласының бер-берсе белән русчалы-татарчалы сөйләшүе,яки телен бөтенләй белмәве бик кызганыч,әлбәтт ә.
Өземтәләргә
 
 
0 #14 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыБулат Шакиров 06.05.2011 00:11
Менә үзебез генә сөйләшмик Фәния апа! Бирегез сайт адресын Фоат агага. Керсен сайтка, язсын үз фикерен, чөнки алар бер юлдан бара, без икенче юлдан, уртаклык юк. Әйтсен безгә- укытучыларга нинди юнәлештә эш алып барырга соң? Бу рәвешле барса, бик күп булса тагын 50 ел тарта алыр татар теле.
Өземтәләргә
 
 
0 #13 Сайтта гаделлек торгызылдыГайсина Фәния Бәдгетдиновна 05.05.2011 23:53
Без сөйләшәбез,язаб ыз,телебез белән горурланабыз.Аның өчен борчылабыз да.Тик укучыларыбыз турында алай дип әйтеп булмый.Гәрчә чип-чиста татар авылында яшәсәк тә.Эшләмибез дип тә булмый.Әле менә иртәгә Фоат абый Садриев белән очрашабыз.Күптән түгел Флера апа Сөләйманова килде.Нинди күренекле шәхес,югыйсә!Мә җбүри алып кердек концертка балаларны.Әти-әниләрдән шелтә ишеттек.40!!!сумны күпсенәләр.Ә бит алар берсе дә начар яшәмиләр.Нинди рухи байлык турында сүз булырга мөмкин.
Өземтәләргә
 
 
0 #12 RE: Сайтта гаделлек торгызылдыБулат Шакиров 05.05.2011 23:28
Quoting
Фикер калдыруга килгәндә,минем һәрнәрсәгә карата да үз фикерем бар, ләкин аны бөтен кеше дә белсен дигән карашта тормыйм.

Алайса, нишләп әле мин фикеремне әйтергә тиеш ди, сезнең кебек мин дә андый карашта тора алам ич. Барыбыз да яшерик фикерләрне. Кем фикер әйтми, шуның проблемасы булмый. Менә шулай дип, турысын әйтергә кирәк, хөрмәтле Венера Гәрәева. Сезне фикерегезне белдерергә көчләп чакырмыйм мин, т-с-с-с! Кеше ишетсә ни уйлар, Мишәбаш сайтында фикер калдырган дип алып китә күрмәсеннәр тагын сезне, дусларым! Әле эшсез калуыгыз да бик мөмкин, гомумән "мах-мах!" дисәләр, койрык болгап килергә, "пшёл!" дисәләр, койрыкны кыстырып таю ягын карарга кирәк. Мин сезнең белән бик килешәм, тормышта андый яшәү рәвеше җиңелрәк.Эшегезне нидән башларга кирәклек турында да фикер әйтергә куркам инде хәзер, гафу итәрсез. Аннары исегезгә дә соң төшкән, бу турыда материал 28 апрельдә үк урнаштырылган иде. Белмәдем, яңа гына кердем дип аклану кабул ителми, минем инде андый теләк "үлде". Сүз уңаеннан, "фикер"не яшермиләр, ул шуның өчен дә фикер инде, аның белән уртаклашалар, фикерләр әйтешеп, дөреслекне табалар, һәркемнең үз фикерен әйтергә хокукы бар, кешене хәтта хөкем иткәндә дә аңа соң сүз бирелә, ягъни аның фикере тыңланыла. Ә сезнең һәрнәрсәгә үз фикерем бар, ләкин уртаклашмыйм диюегез ул беренчедән, фикер түгел , ә уй, икенчедән , гафу итегез, аларны картаймыш көнеңәчә җыеп, үзең белән "теге дөньяга" алып китүдән ни файда!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.