Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бөек Җиңү көне белән!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Май 06, 2011 07:21

Кадерле ватандашлар! Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм- 9 Май- Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз. Җир йөзендә беркайчан да сугыш афәте кабатланмасын. Хәзерге вакытта читтән котыртып үз халкы үзара сугышучы Ливиядән гыйбрәт алыйк. Әллә аларга чын күңелдән ярдәм итмәкче булалар дисезме, көнгә ничәшәр тонна бомба ташлап? Юк, нефть кызыктыра шул! Кызганыч, Ирак беркемгә сабак булмады. Миңа калса, руслар белән татарларны да дошманлаштыру өчен байтак тырышалар. Ләкин бирешмик! Безнең начар яшәвебезгә дә, татар телен кысуларына да гади рус халкы гаепле түгел, ә чиновникларның милләте булмый! Бары бердәм булганда гына безнең өчен беркем куркыныч түгел. Бөек Ватан сугышында җиңүебездә дә халыклар дуслыгы бик зур урын алып торгандыр. Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннар! Әйе, безгә акча да җитми, тегесе дә юк, монысы да дибез. Булыр, әле иң мөһиме, азатлык бит. Акчалар да артыр, алла боерса, сайлауларга озак калмады, дуслар!{#emotions_dlg.laughing}

Бәйрәм белән!!!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.