Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Амнистия PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 08, 2011 10:01

Хөрмәтле актив булмаган кулланучыларыбыз! Җиңү бәйрәме уңаеннан сайтта амнистия игълан итәбез. Сезне хокук бозучылар белән чагыштырган өчен гафу итегез инде! Ләкин сайтка ресурс алу өчен генә теркәлгәнсез икән, бик кызганыч әлбәттә. Сайт иң беренче чиратта эшебездә, тормышыбыздагы проблемаларны күтәрер өчен, аларга бергәләп чишелеш юллары табар өчен, мәктәбебез тормышы белән таныштырып уңай һәм тискәре якларыбызны чагылдырып, җитешсезлекләрне бетерү өчен киңәшләр алу, уңай якларыбызны үрнәк буларак күрсәтү өчен төзелде бит. Ә сез кирәкле ресурсыгызны аласыз да, юкка чыгасыз, шулай гадел буламы инде, ә? Ничек итеп мәкаләләргә битараф кала аласыздыр, аңламыйм. Укытучының һәр нәрсәгә үзенең карашы булырга тиеш, аны уй итеп йөртү бернәрсә, фикер итеп кешегә белдерә белергә дә кирәк әле. Мин бәйрәм ашы, кара-каршы принцибы белән эшләп күрсәттем. Сайтның чикләү мөмкинлекләре җитәрлек, "татып" карагансыздыр, ошадымы? Бүтән мине андый адымга барырга этәрмәгез, килештекме? Адәм көлкесе бит инде, хәтта безнең эшчәнлек белән турыдан-туры бәйле булган сораштырулар бүлегенә кереп , тавыш бирергә дә иренәләр, кереп үзеңә ошаган җавап вариантын сайлап, бер төймәгә басу бик кыен эшмени? Ә үзебез зарланырга булдырабыз, хезмәт хакы түбән, теге, бу дибез. Күтәрегез проблемалы мәсьәләне, сораштыру төзегез (хәтта кунакларга сораштыру төзү мөмкинлеге бирелгән бит). Сораштыру нәтиҗәләрен теләсә кайда дәлил итеп күрсәтергә була ич! Мәкаләләргә дә ничек битараф кала аласыздыр? Менә әлегә шулар! Бәйрәм белән! Әйдәгез, дус яшик!!!

Леопольд әйтмешли: "Давайте жить, дружно!!!"

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 4.25
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.