Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Дөрес аңламыйсыз ахры?! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Май 09, 2011 08:33

Венера Гәрәева исемле кулланучыбызның фикере әлеге мәкаләне язарга этәрде әле . Өземтә китерәм: "сез яратмаган урыс теленә". Мин урыс телен яратмыйм дип беркайчан да әйткәнем булмады, минем рус теленә карата бернинди дә нәфрәтем юк, шулай ук русларны да начар халыкка санамыйм. Сүз татарлар турында бара, кызганычка каршы. Әгәр мин "урыслашып" килүче бер генә татарда булса да, милли горурлык уята алам икән, мәсәлән теркәлгәндә ул оялып урыслы-татарлы язган мәгълүматын татарчага төзәтә ала икән, бу инде зур уңыш. Ә менә без- укытучылар шундыйларны һәрҗирдә оялтырга тиеш тә инде. Оятларыннан җир тишекләренә кереп китәрлек дәрәҗәгә җиткереп. Татар теле бөек дигәнем дә юк Венера , мин андый нәрсәгә тешем-тырнагым белән каршы. Һәр милләт кешесенә үз теле бөек кебектер инде. Ультрамилләтчелекнең бик начар күренеш икәнен дә яхшы беләм. 1941 елда бер милләтнең үзен бөек, иң саф, иң затлы итеп күрсәтергә тырышуы җимешләрен кешелек дөньясы татыды инде. Менә бу өземтәгезгә җавап шулар, минем девиз: "Татарча сөйләшәсең икән, саф татарча сөйләш, русча сөйләшсәң, саф русча". Сез яратмаган урыс теле дип әйтүегез дөрес түгел, сез яратмаган маңкортлар диегез. Татар сайтында русча сөйләшүчеләрне кем диярсез икән тагын?

Икенче өземтә: "Уй белән фикернең аермасын күрсәтеп бирүегез үк ни тора, урыс теленә алар икесе дә "мысль" дип тәрҗемә ителсәләр дә." Сез үзегез тәрҗемә иттегезме, әллә берәрсе булыштымы? Мин, уй- мысль, ә фикер- мнение  дип йөри идем тагын.

Өченче өземтә: "бар нәрсәгә карата үз фикерләрен әйтеп йөргән кешеләрнең кайберләре бүген исәннәр арасында юк инде" алайса барыбыз да җанны саклыйк инде, кар кара дисәләр, әйе- кара диик, ак дисәң бәреп үтерүләре мөмкин ич! Әйе, яхшы тәрбия бирәсез кебек укучыларга. Нишләп ватанны саклап, көрәшеп ятарга ди, мәсәлән, кулыңны күтәр дә пленга төш, исән каласың. Муса Җәлилләр, Абдулла Алишлар, гафу итегез, бер дә дөрес эшләмәгәннәр инде, фикерләрен яшереп, дошман яклы булсалар, әле дә исән булып безгә матур-матур әсәрләр иҗат иткән булырлар иде, шулаймы, Венера?Тик шунысы бар, аларның әсәрләрен кем укыр иде икән? Я булмаса, армиядә "карт солдат"ның оекбашын юаргадыр? Юмасаң кыен ашыйсың, ә менә сезнеңчә фикер йөртеп юасың икән, тимиләр, ич!!!Смеётся

Соңгы өземтә: "Аңлыйм, хәзерге моментта музыканы куючы - сез.Фикерләрем ошамаса, гафу итәрсез." Музыка куючы булып мин нишләдем әле, берәр фикерегезне бастырмыйча калдырдыммы? Аннары фикерләрегез кемгә дә булса ошарга мөмкин, кемгәдер юк, шуның өчен ул фикер. Фикерне ошарга тырышыр өчен әйтмиләр, ә теге яки бу вакыйгага үз карашыңны белдерү өчен әйтәләр.

 

Менә мин үз фикеремне әйттем, ул да бәлки сезгә ошамас. Ләкин ул фикер, закон яки берәр аксиома түгел

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Май 09, 2011 04:00
 

Агымдагы рейтингы: 3
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Дөрес аңламыйсыз ахры?!Раушания 10.05.2011 14:12
Татарча сөйләшсәләр, шул җиткән дип санаучылар бер Венераларда гына түгел, бөтен җирдә дә бардыр, мөгаен. Аны кайберләре урам чатына җиткәнче генә кирәк, дип тә куялар әле. Имеш, авылны чыгуга татар теленең кирәге бөтенләй калмый. Мондыйлар тиз урыслаша, нәкъ менә шуларны инде без манкорт дип атыйбыз да инде. Телен югалткан кешедән ни көтәргә була. Озакламый диненнән дә баш тартуы бар. Мондый денсезләр турында күп сүз куертырга булыр иде. Ә без милләтне саклап калу, телне саклау турында кайгыртыйк. Минемчә, бу юнәлештә Булат инде беренче адымнарын эшләде. Ләкин киртәләр күп, авырлыклар чат саен сагалап торганны ул үзе белә дә, язмаларын укып баручылар гына беләдер. Иң мөһиме - туктап калмаска, ахырына кадәр җиткерергә. Шулай дәвам ит, Булат. АФӘРИН!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Дөрес аңламыйсыз ахры?!Булат Шакиров 09.05.2011 19:56
Рәхмәт Венера! Сезне дә бәйрәмнәр белән! Мин үз фикеремне җиткердем, сез үзегезнекен, кемнеке дөрес икәнен бер ходай гына белә! Мине иң гаҗәпләндергәне нәкъ менә чеп-чи татар районнарында шундый хәл башлануында да инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 Фикер3Венера Гәрәева 09.05.2011 18:36
Хәерле кич,Булат!Бәйрә м белән сезне!Минем фикергә карата игътибарыгыз өчен рәхмәт.Бу сүзләрне тәрҗемә иткәндә мин кулланган китап:"Татарча-русча сүзлек"(профессор Ф.А.Ганиев редакциясендә).Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1988.Сез мине аңлап бетермәгәнсез кебек. Ярый, бу тема мәңге бетми торган бәхәс кузгатачак, калдырыйк.
Мин сезнең татар телендә дөрес сөйләшик дигән фикерегез белән тулысынча килешәм.Дөрес яза белү дә мөһим.Минемчә, туган телеңне белмәү (яки белергә дә теләмәү)зур кимчелек кебек кабул ителергә тиеш адәм баласы тарафыннан.Тик күп кенә әти-әниләр (һәм балалары да, аңлашыладыр) пошынмыйлар моңа.Татар теленә мәктәптәге укытучы гына өйрәтә алмый.Ул гаиләдән башлана.Мин үземнең 2 кызымны да татар сыйныфына укырга бирдем.Тик быел ул татар сыйныфларын оптимальләштерү кысаларында ябачаклар.Урта мәктәптә бер генә татар сыйныфы да калмаячак.Татар теленең язмышын дәүләт күләмендә БДИ аркылы хәл иттеләр.Хәзер әти-әниләр балаларының татар сыйныфында укуын теләмиләр.Өйдә татарча сөйләшсәләр, шул җиткән дип саныйлар. Татар теле кухня теленә әйләнеп бара.Әле бу чеп-чи татар районындагы хәл. Башка районнарда, әйтик Сабада, Арчада ничегрәк татар теленә, татарча укытуга караш?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.