Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кайчан бетәр икән бу хәл? PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Май 11, 2011 05:53

Әйе, маңкортлыкның тамырлары тирәнгәрәк киткән ахры, инде. Ишетергә дә теләми халык минем ачыргаланып кычкырганны. Менә тагын бер теркәлергә теләүче тутырган мәгълүмат:

люция ахетшина- Ахметшина булгандыр инде ул, монысы бер, икенчедән баш хәрефләрне кайчан язасын да белми ахры, әлеге укытучы. Балаларга ни дип өйрәтә икән?

Калган мәгълүматын үзегез анализлап карагыз:

Веб-сайт:     -
Тору урыны:     алькеевский район д.бибаево челны
Профессия:     укытучы
Кызыксынулар:     класстан тыш эшчэнлек
Компания:     -
Шәһәр:     -
Регион:     татарстан
Индекс:     -
Ил:     россия
Адрес:     -
Телефон #:     -
Факс #:     -
Сайтта нинди максат белән теркәләсез?:     422876

Ни әйтергә дә белмим инде?!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Кайчан бетәр икән бу хәл?Венера Гәрәева 11.05.2011 23:01
Беркайчан да бетмәячәк бу хәл.Адәм мәсхәрәсенә каласы килмәгәнгә шулай урысча гына чыгыш ясыйлар бит андыйлар.Әле араларында балаларга татарча өйрәтеп маташканнары бар...Теләк булса, бар нәрсәгә өйрәнеп була. Безнең Балтачта шактый гына удмуртлар да яши.Менә шул удмуртлар татар телен кайбер татарлардан яхшырак белә.Үз телләрен дә беләләр, татар телен дә хөрмәт итеп өйрәнәләр.Чөнки алар Татарстанда яши.Ә маңкорт адәмнәр синең татарча соравыңа урысча җавап кайтарып торалар.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 Кайчан бетәр икән бу хәл?Гайсина Фәния Бәдгетдиновна 11.05.2011 21:54
Татар телле маңкортлар бар,
башка төлле асыллар-
тел ул сүздә генә түгел,
тел ул-җан кыйбласында!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Кайчан бетәр икән бу хәл?Лилия Таҗетдинова 11.05.2011 21:17
Татарча язуны, белүне хәзерге яшь укытучылар нигәдер кирәксенмиләр шул.Татар мәктәпләрендә эшлиләр, ә дөрес итеп җөмлә дә төзи белмиләр, татарча чыгыш ясарга кушсаң.алар мең төрле сәбәп таба, татарча гына булмасын...
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.