Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ялгыз гына утырмыйк! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Май 12, 2011 09:27

Беркемгә дә сер түгел, дуслар, без-укытучылар өйдә бар кеше йоклап беткәч тә, иртәгесе көн өчен дәрескә компьютерда материал әзерлибез. Кайчак шундый күңелсез була, ә менә файдалы программалар циклыннан менә бу программаны урнаштырсагыз, үзегезне ялгыз итеп тоймассыз. Эш өстәлендәге песи, көчек, куян һәм лемурны урнаштырдым да,  сез дә укытучымы әллә, дип сөйләнә-сөйләнә эшлим хәзер. Үзләре шундый матурлар, тотып гел иркәлисе килеп тора. Сез дә урнаштырып карагыз, программа бушка, теркәлергә дигәненнән курыкмагыз, әйе мин беренче тапкыр диегез дә, ул үзе сезне теркәр. Интернетыгыз кушылган булуы кирәк! Моңарчы мин сезгә программа урнаштырганда интернетны аерып торыгыз дисәм, монысында киресенчә. Күңелләрегез күтәренке булсын!!!

Программа: монда

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 12, 2011 09:39
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #6 RE: Ялгыз гына утырмыйк!Зимфира Гараева 16.05.2011 18:35
Сабый бала шикелле сокланып утырам әле менә.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Ялгыз гына утырмыйк!Гөлфия 14.05.2011 21:51
Сайтыгыз бик эчтәлеле. Булдыргансыз! Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Ялгыз гына утырмыйк!Раушания 14.05.2011 13:13
Ниһаять, җитешеп бу программаны мин дә йөкләдем. Булат, син безгә боегырга гел урын калдырмыйсың, әледән әле төрле программалар урнаштырып, кәефләребезне күтәреп торуыңа рәхмәт. Ләкин миндә дә теге лемур күрсәтми шул. Настройкида ул көйләнгән, башкача ничек көйләп була икән.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Ялгыз гына утырмыйк!Булат Шакиров 14.05.2011 08:31
Эш өстәлендә аста, сәгать янында аның ярлыгы чыга, шунда көйләнмәләрендә нәрсәләр күрсәтергә икәнен сайлап була, бәлки сезнең лемур сайланмагандыр?!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 Ялгыз гына утырмыйк!Венера Гәрәева 13.05.2011 21:50
Хәерле кич, Булат!Программа балаларга бик ошады, рәхмәт.Тик анда лемур чыкмый. Нилектән икән?
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 Ялгыз гына утырмыйк!Зөһрә Төхвәтшина 12.05.2011 18:41
Хәерле кич, Булат! Зур рәхмәт программа өчен. Кәефләр күтәрелеп китте!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.